Мидхәт Газыймов

Мидхәт Газыймов, Мидхәт Гариф улы Газыймов (рус. Мидхат Гарифович Газымов; 1942 елның 2 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Зирекле авылы2022 елның 11 октябре, шунда ук) — укытучы, һәвәскәр тарихчы, туган якны өйрәнүче, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Халык иҗаты һәм көнкүреше музеен нигезләүче һәм беренче директоры (1992―2017)[1].

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 2 гыйнварында[2] Татарстан АССР, Яңа Чишмә районы, Зирекле авылында гаиләдә бишенче бала булып туа. Әтисен бер тапкыр да күрә алмый: сугышка киткән Гариф Газыйм улы (1907 елда туа) 1943 елның 11 февралендә фронтта һәлак була һәм Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәре янындагы Беседино авылында туганнар каберлегендә җирләнә. Әнисе Рәсилә Нурулла кызы (1911—1990) дүрт бала тәрбияли (бер кызы яшьли вафат була). Өч бертуган югары белем ала[3]. Балачагы турында истәлекләрендә сугыш чоры, сугыштан соңгы кыенлыкларны ул бер җөмлә белән: «1949 елда мәктәпкә бара алмадым, кияремә кием юк иде…», — ди. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә, хәрби хезмәттә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач (1961—1964, 1962 елның октябрь аенда Кариб кризисына эләгә), тарих бүлегенә күчеп, укуын тәмамлый (читтән торып, 1969).

Хезмәт юлы

Зирекле урта мәктәбен тәмамлагач (1959), Яңа Чишмә РТСында йөк төяүче, мәктәптә электромонтер, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Озак еллар укытучы булып эшли, үз авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән, шулай ук рәсем, сызым, география фәннәрен укыта.

1986 — КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый[4].

undefined

Авыл мәктәбе укытучысы буларак, 1979 елның 1 гыйнварында "Мәктәпне тәмамлаучылар музее"н оештыра, 1982 елның 1 сентябрендә музей ачыла, ул мәктәп укучыларын һәм район халкын музей эшенә актив җәлеп итә. 4 меңгә якын экспонат туплана. 1992 елда Халык иҗаты һәм көнкүреше музее республиканың музей челтәренә мөстәкыйль музей учреждениесе буларак кертелә.

1992—2017 — музей директоры, 2017—2019 — музейның гыйльми хезмәткәре.

Музейны бина, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, музей экспозициясен төзү буенча зур оештыру эше башкарыла. Музейда халык иҗаты һәм көнкүреше әйберләреннән уникаль коллекция формалаштырыла. Хәзерге вакытта музейда 2655 төп һәм 325 фонд экспонатлары саклана: чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар, кашага, мендәр тышлары, намазлыклар коллекцияләре, архив материаллары. Үз китапханәсе бар, аның фондларында 5 меңгә якын китап бар.

Мидхәт Гасыймов күп еллар авыл һәм район тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Архив материалларына нигезләнгән, Зирекле авылы, «Кичү» (Кичуй) колхозы, мәктәп, музей, авылдагы төрле учреждениеләр тарихларына багышланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган сугышында катнашучылар (1979—1989 еллар) турында дистәләгән документаль китаплар авторы: «Зиреклем зирәкләре» (2009), «Мәктәбем, син — үскән бишегем» (2009), «Сугыш өткән еллар» (2010), ""Яңа тормыш"та — яңача" (2012), «Зиреклем тамырлары» (2015) һ. б. 2001 елдан 2016 елга кадәр 624 бәетне үз эченә алган 6 бәет китабы җыела һәм чыгарыла. Авторның 70 еллыгына үзе язган, 92 бәетне үз эченә алган «Тормыш чоңгыллары» исемле китабы, музей тарафыннан 16 китабы, автордаш булып 20 китабы басылып чыга. Матбугат битләрендә берничә меңнән артык язмалары дөнья күрә[5].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

Ике тапкыр Зирекле авыл советы (1994—2004) һәм Яңа Чишмә район советы (2000—2005) депутаты итеп сайлана.

2013 елдан Татарстан музейлары ассоциациясендә, идарә әгъзасы булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Намуслы хезмәте һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен 100 дән артык бүләге бар. Чистай районының (1963―1983 елларда Зирекле Чистай районы составында [6]) Мактау китабына һәм Мактау тактасына, 2010 елда «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә.

Гаиләсе

Хатыны — Зәйтүнә Гафур кызы, педагог. Биш балалалары бар, барысы да югары белемле. Кызлары — Алсу, Чулпан, Ландыш, уллары — Булат, Алмаз. Алсуның улы Дамир (1996) — танылган хоккейчы, «Авангард» командасы капитаны.

Хәтер

  • Зирекле музее хезмәткәрләре һәм гаиләсе тарафыннан «Мидхәт Газыймов» китабы әзерләнә һәм басылып чыга.
  • Зирекле музеенда аның эшчәнлегенә багышланган экспозиция ачыла.
  • Зирекле музее аның исемен йөртә[7].
  • Мидхәт Гасыйм улына музей бинасы диварында мемориаль такта куела.

Искәрмәләр

Әдәбият

Мәкалә