Мирей Матьё

Мирей Матьё, Мирей Матйө (фр. Mireille Mathieu, 1946 елның 22 июле, Франция, Воклюз департаменты, Авиньон) — дөньякүләм билгеле француз җырчысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә: Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәренә йөзләрчә балалар йортларына бүләкләр җибәрә, инвалид балалар өчен берничә приют тота.

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 22 июлендә Франциянең Воклюз департаменты Авиньон шәһәрендә ундүрт балалы ярлы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Әтисе Роже Матьё, ташчы, әнисе Марсель-Софи Пуарье (19212016). Унөч яшендә фабрикага эшкә урнаша. Унтугыз яшендә шәһәрдә узган җыр конкурсында беренче урынны ала. Авиньон хакимияте җырчы кызны Парижга, «Теле-Диманш» телеканалындагы «Фортуна уены» тапшыруында катнашырга җибәрә. 1965 елның 21 ноябрендә беренче тапкыр телевидениедә «Jezebel» (тат. Начар хатын-кыз) җыры белән чыгыш ясап, ил буенча фурор (соклану) тудыра. Икенче көнне үк танылган продюсер Җонни Старк Мирейның әтисе Роже Матьё белән контракт төзи. Шул көннән башлап, һөнәри җырчы карьерасы башлана. Беренче яздырган дискы ук Франциядә 1 миллион тираж белән сатыла.

Күпләр аның җыр башкару манерасын күренекле француз җырчысы Эдит Пиафка (1915-1963) ошата.

Мирей Матьёны гомере буена үзгәрмәс сәхнә образы да күп илләрдәге тамашачылары алдында таныта.

Файл:Johynny Stark et Mireille Mathieu (dossier Ariola JS).jpg
Продюсер Җонни Старк белән. 1971

Репертуар

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Мирей Матйө бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, балалары юк. Үз балалары булмаганга, балалар арасында хәйриячелек белән шөгыльләнүен әйтә: сәләтле балаларга ярдәм итә, Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәрендә йөзләрчә балалар йортларына бүләкләр җибәрә, инвалид балалар өчен берничә приют тота. Католик динен тота, католик бәйрәмнәрендә дини йолаларны тулысынча үти. Шарль де Голль тарафдары булуын, сәясәт белән кызыксынмавын белдерә.

Әдәбият

  1. Июль аенда кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2016 ел, июль, 63нче бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр