Михаил Куприянов
Михаил Куприянов (рус. Михаил Васильевич Куприянов) — рәссам, сынлы сәнгать остасы, карикатурачы, график. ССРБ халык рәссамы (1958). Социалистик Хезмәт Герое (1973). ССРБ сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы (1947). Ленин премиясе (1965), биш Сталин премиясе (1942, 1947, 1949, 1950, 1951), ССРБ дәүләт премиясе (1975) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Файл:М.В.Куприянов 1.jpg
Яшь чагы (уртада)
Файл:М.В.Куприянов 2.jpg
Карикатура
Файл:М.В.Куприянов 4.jpg
«Фашистларның Новгородтан качуы». 1944
1903 елның 8 (23) октябренда Казан губернасы Тәтеш шәһәрендә туган. Ташкәнтта Үзәк сәнгать остаханәләрендә (1920-1921), Мәскәүдә Югары сәнгать-техник остаханәләрендә (ВХУТЕМАС, соңыннан ВХУТЕИН) графика факультетында (проф. Н.Н. Купреянов, П.В. Митурич, П. Львов сыйныфы) (1921-1929) укый.
Кукрыникслар
1925 елда өч рәссам (М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов) иҗат төркеме оештыра һәм «Кукрыникслар» псевдонимы астында иҗат итә башлый. Төркем 1991 елга кадәр саклана.
Иҗаты
- 1925-1991 «Кукрыникслар» төркемендә эшли.
- 1929 В.В. Маяковскийның феерияләре өчен Мейерхольд театрында сәхнә киемнәре, декорацияләр ясый.
- 1932-1981 М. Горький, Д. Бедный, М.Е. Салтыков-Щедрин, Н.В. Гоголь, Н.С. Лесков, Сервантес, М.А. Шолохов, Ильф һәм Петров әсәрләренә сурәтләр ясый. «Правда» газетасы, «Крокодил» журналы өчен карикатуралар иҗат итә. Сәнгать әһелләренә дусларча шаржлар ясап, аерым китап итеп бастыра.
Бөек Ватан сугышы елларында
Сугыштан соң
«Кукрыникслар» төркемендә эшләүдән тыш, рәссам аерым шәхси иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Сынлы сәнгать, графика әсәрләре, шаржлар иҗат итә. Пейзаж остасы буларак билгеле[3]. Азак диңгезе буендагы Геническ, Кырымдагы Коктебель шәһәрләре табигатен, Европа (Рум, Венеция, Париж) табигатен, Мәскәү, Ленинград урамнарын зур мәхәббәт белән ясый.
Әсәрләре күпсанлы бөтенсоюз һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә күрсәтелә.
Кайбер картиналары ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
Кызыклы факт
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1919 үзешчән рәссамнар күргәзмәсендә акварель белән ясалган табигать күренеше өчен I премия.
- 1942 I дәрәҗә Сталин премиясе — сәяси плакатлар һәм карикатуралар шәлкеме өчен.
- 1947 I дәрәҗә Сталин премиясе — А.П. Чехов әсәрләрен сурәтләгән өчен.
- 1949 I дәрәҗә Сталин премиясе — «Бетү» (Конец) картинасы өчен (1947-1948).
- 1950 II дәрәҗә Сталин премиясе — сәяси карикатуралары һәм М. Горькийның «Фома Гордеев» әсәренә ясаган рәсемнәре өчен.
- 1951 I дәрәҗә Сталин премиясе — «Сугыш уты кабызучылар» сәяси плакатлар шәлкеме, М. Горькийның «Ана» (Мать) романына ясаган сурәтләре өчен.
- 1958 ССРБ халык рәссамы.
- 1965 Ленин премиясе — «Правда» газетасы һәм «Крокодил» журналында басылган сәяси карикатуралары өчен.
- 1973 Социалистик Хезмәт Герое.
- 1973 Ленин ордены.
- 1975 ССРБ дәүләт премиясе — Н.С. Лесковның «Сулагай» («Левша») китабын бизәгән сурәтләре өчен.
- 1982 РСФСР дәүләт премиясе — М.Е. Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы» әсәренә ясаган сурәтләре өчен.
- I Ватан сугышы ордены
Әдәбият
- «Куприянов Михаил Васильевич». Каталог выставки произведений живописи и графики, посвященной 105-летию со дня рождения художника. Галерея Форма, М., 2008.
- Искусство Советского Союза (альбом). Л.: Аврора, 1982.
Шулай ук карагыз
- Пейзаж рәсемнәре 2013 елның 3 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- ↑ Mikhail Vasilievich Kupriyanov // RKDartists (нидерл.)
- ↑ Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ «Блог художника» сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-29
- ↑ «Новгород» газетасында(үле сылтама)