Муса Гәрәев

Муса Гайсә улы Гәрәев (рус. Муса Гайсинович Гареевич; 9 июнь 1922, Иләкшиде, Уфа губернасы17 сентябрь 1987, Уфа) — Совет хәрби очучысы, полковник, Бөек Ватан сугышында катнашучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое[3].

Тәрҗемәи хәле

1922 елның 9 июнендә Башкорт АССРның Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Илеш районы), Иләкшиде авылында крестьян гаиләсендә туа. Атасы Гайсә Әхмәтгәрәев — тумышы белән Иләкшиде авылыннан, әнисе Гөлнафисә — Имәнлекул авылыннан, чыгышы белән — башкорт. 1929 елда Гәрәевләр гаиләсе Ташчишмә авылына күченә. 1937 елда ул Бишкурай авылы мәктәбен тәмамлый.

1940 елда Эдемтә юллары халык комиссариатының Уфа тимер юл техникумын[4] һәм, укуыннан аерылмыйча, Башкортстан ОСОАВИАХИМЫның Өфө аэроклубын тәмамлый[5].

1940 елның 15 декабрендә Башкорт АССРның Уфа шәһәре Жданов район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырыла[6].

1942 елның 25 сентябрендә, Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлагаx, фронтка җибәрелә.

1942 елның 25 сентябреннән — хәрәкәттәге армия сафларында, 944 нче полкта сержант дәрәҗәсендә очучы.

1942 елның 25 сентябреннән ул, сержант дәрәҗәсендә, 944 нче полк[7] составында хәрәкәттәге армиядә очучы булып хезмәт итә башлый[6].

1944 елда Гәрәев III Белоруссия фронтының 1 нче һава армиясе составындагы 1 нче гвардия штурм авиация дивизиясенең 76 нчы гвардия штурм авиация полкы эскадрильясы командиры итеп билгеләнә[6].

Күрсәткән батырлыклары өчен гвардия капитаны Муса Гәрәевкә ССРБ Югары Советы Президиумының 1945 елның 23 февралендәге Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шул ук елның 19 апрелендә икенче бүләкләү турындагы Указ имзалана.

1 Май бәйрәме тантанасында Беренче һава армиясе сәргаскәре, авиация генерал-полковнигы Тимофей Хрюкин аңа Геройның ике «Алтын Йолдыз» медален берьюлы тапшыра[8].

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Муса Гәрәев барлыгы 250 гә якын хәрби очыш ясый. Сугышны майор дәрәҗәсендә, полк штурманы булып тәмамлый. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнашкан.

Сугыштан соң авиация полкы җитәчесе була. 1951 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 1959 елда ССРБ Кораллы Көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен тәмамлый. 1956 елда аңа «полковник» хәрби дәрәҗәсе бирелә.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1964 елда запаска чыга. Уфада яши һәм эшли. 1965—1977 елларда ДОСААФның Башкортстан республикасы комитеты рәисе вазифасын башкара.

ССРБ Югары Советының II—IV чакырылышлары (1946—1958), Башкорт АССР Югары Советының VII—IX чакырылышлары депутаты була[6].

1973 елда «Штурмовики идут на цель» исемле автобиографик китабын бастырып чыгара.

1987 елның 17 сентябрендә, 65 яшендә, озакка сузылган авырудан соң вафат була. Уфа шәһәренең Җиңү паркында җирләнгән[9].

Гаиләсе

Хатыны — Галина Гәрәева (кыз фамилиясе — Мигунова; 1924—2016 елның 19 августы). Уллары — Валерий (1944 елгы) һәм Евгений. Евгений — биология фәннәре кандидаты, Бөтенроссия күз һәм пластик хирургиясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.

Мактаулы исемнәре

  • Уфа шәһәренең мактаулы гражданины[10].

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Югары Яркәй авылында 1991 елда музей һәм истәлекле такта ачыла;
  • Илеш районы Ташчишмә авылында музей-йорты ачыла;
  • Геройның бронза бюсты 1948 елда үзенең туган авылы Иләкшидә куела, ә 1960 елда Уфа шәһәренә күчерелеп, Дан бульварына урнаштырыла;
  • Уфа шәһәренең Ходайбирдин урамындагы 4 нче йорт диварына Герой истәлегенә мемориаль такта эленә[11];
  • Уфаның Җиңү паркында мемориаль плитә һәм бюст урнаштырыла.
  • Уфа шәһәренең Дан бульварындагы 6 нчы йортта урнашкан Башкортстан РОСТО (ДОСААФ) Советы бинасы фасадына мемориаль такта эленә;
  • Скульптор Н. В. Томский тарафыннан 1947 елда базальттан иҗат ителгән Муса Гәрәев портретының бер варианты Третьяков галереясендә саклана;
  • Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Ишембай **шәһәрләрендә** һәм Башкортстанның башка торак пунктларында Муса Гәрәев урамы бар;
  • Муса Гайсә улы хөрмәтенә теплоходка «Муса Гәрәев» исеме бирелә;
  • Уфа шәһәрендәге башлангыч очу әзерлеге кадет корпусы Муса Гәрәев исеме белән атала.
  • 2022 елның маенда Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында батыр очучының хатирәләренә таянып язылган «Батыр йолдызы» спектакле куела (пьеса авторы ― Фәрит Әхмәдиев, режиссёр — Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина)[12];
  • 2022 елның 8 июлендә Югары Яркәй авылы музее территориясендә батырга һәйкәл ачыла (скульптор ― Сергей Ёлкин, Магнитогорск шәһәреннән). Һәйкәл ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёв, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин һәм башкалар катнаша[13].

Искәрмәләр

  1. Гареев Муса Гайсинович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 1 2 Musa Gaisinovich Gareyev // TracesOfWar
  3. Тимур Рахматуллин. Сегодня — 90 лет со дня рождения Героя Советского Союза Мусы Гареева. Башинформ.рф (9 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. Архивировано 13 ноябрь 2018 года.
  4. 19 апреля 2010 года: 65 лет назад Муса Гареев стал дважды Героем Советского Союза. Башинформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. Архивировано 4 март 2016 года.
  5. Рашит Аюпов. Пятый океан Мусы Гареева. Вечерняя Уфа (10 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2024. Архивировано 13 ноябрь 2018 года.
  6. 1 2 3 4 19 апреля 2010 года: 65 лет назад Муса Гареев стал дважды Героем Советского Союза. Башинформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. Архивировано 4 март 2016 года.
  7. Гареев М.Г. Штурмовики идут на цель. — Уфа: Башкирское кн. изд-во, 1977. — 336 с. — 15 000 экз.
  8. «Над полем боя проявляет храбрость и мужество...» Жизнь легендарного летчика Мусы Гареева. Реальное время (26 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2024.
  9. Могила Гареева в Парке Победы города Уфы Архивная копия от 11 март 2005 на Wayback Machine [Тикшерелгән 22 февраль 2009]
  10. 19 апреля 2010 года: 65 лет назад Муса Гареев стал дважды Героем Советского Союза. Башинформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2026. Архивировано 4 март 2016 года.
  11. Фотография мемориальной доски Архивная копия от 28 февраль 2013 на Wayback Machine
  12. Ләйлә Аралбаева. Өфөлә ике тапҡыр Советтар Союзы Геройы Муса Гәрәев тураһында спектаклдең премьераһы була. Башинформ МА, 5.05.2022 [башк.]
  13. В Башкирии памятник дважды Героя Советского Союза Мусы Гареева открылся на его малой родине. ИА Башинформ, 8.07.2022

Әдәбият

Сылтамалар

Төркемнәр