Николай Миронов (1924)

Миронов Николай Павлович (1924―1993) ― Бөек Ватан сугышы ветераны.

Тормыш һәм сугышчан юлы

Миронов Николай Павлович 1924 елның 30 гыйнварында ТАССР ның Апас (хәзерге Татарстан республикасы Кайбыч) районы Соравыл (Ян-Суринск) авылында Павел Миронович һәм Матрёна Васильевна гаиләсендә туган. Керәшен татары. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбендә укый. 1942 елның августында Эшче Крестьян Кызыл Армия сафларына алына. Маршал Г.К.Жуков җитәкчелек иткән 1 Белорус фронтында( 89 укчы корпусы 23 укчы дивизия составындагы 225 укчы полкы ) Кече лейтенант Миронов Николай Павлович взвод командиры була. Сталинград сугышында, “Курск дуга”сы операциясендә, Брест шәһәрен, Украина, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Германия башкаласы Берлинны штурмлый. Рейхстаг стенасына “Миронов”дип үз фамилиясен язган. 1945 елда Висла-Одер стратегик һөҗүм итү операциясе вакытында үзенең взводы белән 30 немец солдатын һәм офицерын юк итә, үзе бик каты яралана. Әлеге батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бөек Җиңү көнен Германиядә рейхстаг янында каршылый. Сугыштан соң да тагын 1 ел Германия территориясендә хезмәт итә.

1946 елда туган авылына кайта, Иске Тәрбит урта мәктәбендә военрук булып эшли. Шушы ук елның августында сугыштан кайткан Морякова Елизавета Платоновна (ул да милләте буенча керәшен татары) белән гаилә корып яши башлыйлар. Елизавета Петровна Мәлки һәм Соравыл авылларында кибетче булып эшли. Бер бер артлы 8 бала туа: Виталий, Юрий, Геннадий, Роза, Анатолий, Володя, Марина и Римма. Кызганычка каршы, Геннадий бик яшьләй үлә, 5 яшьлек Роза белән 2 яшьлек Анатолий янгында һәлак була.Николай Павлович белән Елизавета Петровна балаларын милли рухта тәрбиялиләр, керәшен татарларының гореф-гадәт-йолалары, тел үзенчәлекләренә аеруча игътибар бирәләр.

1976 елда Мироновлар гаиләсе Волчанск шәһәренә күчеп китә. Ләкин алар туган якны онытмый. Ел саен туган якларына кайтып торалар. Николай Павлович биредә дә 31нче мәктәптә военрук булып эшли.

1979 елдан башлап 1990 нчы елга кадәр “Волчанскуголь” киселешендә хезмәт куя. 1993 елда үлә.

Фронтка чакырылу урыны һәм вакыты

Тат.АССР , Казан шәһәре Ленин районы хәрби комиссариаты, 08.01.1942

Хәрби исеме

Кече лейтенант

Бүләкләре

Чыганаклар

Моны да карагыз

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр