Никон (Васюков)
Митрополит Никон, тугач бирелгән исеме Николай Николай улы Васюков (рус. Никола́й Никола́евич Васюко́в; 1950 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, Тамбов өлкәсе, Сампур районы, Марьевка) — Рус православие чиркәве эшлеклесе (епископ), Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты, Башкортстан митрополиясе башлыгы. Уфа районының мактаулы гражданы (2022).
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 1 октябрендә Тамбов өлкәсе Сампур районы Марьевка авылында туган. 1963 елда гаиләсе белән Красноярскига күченгән. Анда Троица храмына йөри башлаган, клироста һәм дини йолалар үтәүдә катнашкан.
Красноярскида урта мәктәп (1968), медицина институтын (1974) тәмамлаган. Красноярск шәһәре поликлиникасында участок табибы—терапевт булып эшли башлаган. Ике ел хәрби хезмәттә полкның өлкән табибы булып хезмәт иткән.
1977—1983 елларда Ленинград өлкәсендә поликлиника мөдире булып эшләгән.
1983 елның 26 июнендә Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә диакон, шул ук елның 21 сентябрендә пресвитер дәрәҗәләрен алган. Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвендә хезмәт иткән.
1984 елның 16 мартында Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә изге игумен Никон Радонежский хөрмәтенә Никон исеме алып, монахлык кабул иткән.
1985 елның 16 сентябрендә Сембернең Аллаһ Анасының «Неопалимая Купина» иконасы хөрмәтенә чиркәвенә настоятель һәм Сембер өлкәсенең благочинные итеп билгеләнгән.
1989 елның 1 октябреннән — Сембер епархия идарәсенең секретаре.
1987 елда Ленинград руханилар семинариясен, 1990 елда Ленинград руханилар академиясен тәмамлаган.
Әрхәрәйлек
1990 елның 26 июнендә Изге Синод карары белән Уфа һәм Стәрлетамак епискобы итеп билгеләнгән.
2001 елның 23 февралендә архиепископ дәрәҗәсе бирелгән.
Уфа епархиясен Никон җитәкләгән 15 ел эчендә православие дине приходларының саны 7 мәртәбәгә арткан: 1990 елдагы 30 урынына 200гә җиткән.
2011 елның 27 декабрендә Изге Синод карары белән Башкортстан митрополиясе башлыгы һәм Салават епрхиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнә[1], 2012 елның 8 гыйнварында патриарх Кирилл тарафыннан митрополит дәрәҗәсенә күтәрелгән[2].
2017 һәм 2018 елларда кыска вакыт аралыгында Бөре епархиясенең вакытлы идарәчесе булып торган[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Дөньяви:
- 2011 — Почет ордены (РФ)
- 2000 — Дуслык ордены (РФ)
- 2022 ― Уфа районының мактаулы гражданы[5]
Искәрмәләр
- ↑ Журналы заседания Священного Синода от 27—28 декабря 2011 года
- ↑ В неделю по Рождестве Христовом Предстоятель Русской Церкви совершил Божественную литургию в Успенском соборе Московского Кремля
- ↑ Епископ Бирский и Белорецкий Илия (Илия, иеромонах (Казанцев Альберт Валерьевич))
- ↑ Бирская епархия. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано из оригинала 18 апрель 2019 года.
- ↑ Ляйсан Закирова. Митрополит Никон стал почетным гражданином Уфимского района. ИА Башинформ, 7.10.2022