Равил Айдаров

Равил Сәйяр улы Айдаров (рус. Равиль Сайярович Айдаров; 9 август 1950, Арча, Татарстан АССР) — СССР һәм Россия архитекторы, рәссам-акварельче, архитектура кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) график модельләштерү кафедрасы профессоры[1]. Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы (2024)[2]. Россия һәм Татарстан архитекторлар берлекләре, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган архитекторы (2005), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2021)[3].

Тормыш юлы

Равил Айдаров 1950 елның 9 августында Арчада туа.

1967 елда Казан инженерлык-төзелеш институтының архитектура факультетына укырга керә, 1972 елда аны архитектура белгечлеге буенча тәмамлый[4].

Һөнәри эшчәнлеге

1973—1986 елларда Казанның Вахитов районы баш архитекторы, 1986—1990 елларда Казанның баш рәссамы булып эшли. 1990—1991 елларда Казанның Дәүләт архитектура-төзелеш контроле идарәсен җитәкли. 1991—2004 елларда «АРТЭП» иҗат остаханәсе директоры вазифасын башкара[5].

«XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башында Казанның агач төзелешен архитектур-киңлек ягыннан оештыру» темасына диссертация яклап, архитектура кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Гыйльми җитәкчесе — Е. И. Прокофьев[5].

2004 елдан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының сынлы сәнгать кафедрасында доцент булып эшли. 2015 елдан — университетның Архитектура һәм дизайн институты график модельләштерү кафедрасы профессоры. «Академик нәкыш», «Рәсем», «Нәкыш», «Нәкыш практикасы» фәннәрен укыта[1]. 2022 елда профессор гыйльми исемен ала[6].

Иҗаты

Равил Айдаров иҗатында Казан һәм Татарстанның агач архитектурасы төп темаларның берсе булып тора. Ул Казанның агач йортларын фотога төшереп архив туплый, сакланмаган корылмаларны иске фоторәсемнәр һәм открыткалар нигезендә графика һәм акварельдә торгыза. Хатыны, архитектура тарихчысы Галина Айдарова белән бергә Казан, Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары агач архитектурасына багышланган китап-альбомнар әзерли. Җиде томнан торган әлеге сериягә 800 дән артык автор аквареле кергән[7].

Архитектурага багышланган акварель китаплары өчен 2016 һәм 2023 елларда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[8]. Ул — «Печән базары мәчете», «Кельн соборы (Алмания)», «Парктагы өрәңге аллеясы», «Идел өстендә яшен» һәм башка картиналар авторы[9].

Сәфәрләре вакытында Испания, Италия, Болгария, Франция, Германия, АКШ, Греция, Төркия һәм Мисыр шәһәрләрен, аларның архитектура ансамбльләрен, гыйбадәтханәләрен, урамнарын һәм тарихи һәйкәлләрен акварельдә сурәтли[10]. Пейзажларында Кара, Кызыл, Урта һәм Эгей диңгезләрен, Һинд океанын, Идел киңлекләрен, Казан тирәсендәге урманнарны тасвирлый[11]. Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Казанда аның шәхси күргәзмәләре үткәрелә[11][7].

2023 елда Әскар Сабиров белән берлектә «Акварельдә сакланган кала» мәкаләсен бастыра[1]. 2024 елның сентябрендә Казанның агач архитектурасына багышланган, Юрий Гвоздь төшергән «Хәтер төсләре» (рус. Краски памяти) документаль фильмында катнаша[12].

Иҗтимагый эшчәнлеге

1980 елдан — Россия Архитекторлар берлеге, Татарстан Архитекторлар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы[11][4]. 2024 елда Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы итеп сайлана[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

  • Әтисе — Сәйяр Айдаров, архитектор (1928—2014);
  • әнисе — Люция Хөсәен кызы Кәримова (1928 елгы), Казан медицина институтында укыта, уку-укыту бүлеге мөдире, 1989 елдан чит ил студентларын укыту бүлеге җитәкчесе булып эшли[15];
  • әтисе ягыннан бабасы — Ситдыйк Айдаров, татар театр сәнгате эшлеклесе, опера җырчысы (баритон; 1895—1938), әбисе — Галия Кайбицкая, актриса һәм җырчы(1905—1993);
  • энесе — Ильяс Айдаров (1956 елгы), рәссам, Россия сәнгать академиясе әгъзасы, Тукай премиясе лауреаты (2013)[15];
  • хатыны — Галина Николаевна (Волкова, 1947), архитектура докторы (1997), профессор, 2004―2021 елларда КДАТУның архитектура теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире. Ул булачак ире белән архитектура факультетында бер төркемдә укый (1972 елда өйләнешкәннәр);
  • улы — Руслан Айдаров (1973), архитектор, Мәскәүдә эшли;
  • оныклары: Арина, Артур.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Айдаров Равиль Сайярович. Казанский государственный архитектурно-строительный университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. [рус.]
  2. ↑ 1 2 Ravil Sayarovich Aidarov (ингл.). The Russian Academy of Arts. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  3. ↑ Айдаров Равиль Сайярович (рус.). ayaris.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  4. ↑ 1 2 Айдаров Равиль Сайярович. «Аярис» биографик интервьюлар фонды (2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. [рус.]
  5. ↑ 1 2 Выставка акварельных работ Р. С. Айдарова «Старая Казань». Archi.ru (18 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. [рус.]
  6. ↑ Приказ Минобрнауки России от 11 ноября 2022 г. № 1467/нк «О присвоении ученых званий профессора и доцента и выдаче аттестатов о присвоении ученых званий профессора и доцента». Министерство науки и высшего образования Российской Федерации (15 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. Архивировано 13 июнь 2025 года. [рус.]
  7. ↑ 1 2 Ханифа Надырова. Архитектурные акварели Равиля Айдарова. «Республика Татарстан» газетасы (6 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. [рус.]
  8. ↑ Стали известны кандидаты на Тукаевскую премию. «Бизнес Online» (14 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. Архивировано 8 август 2024 года. [рус.]
  9. ↑ (2004-05) «Выставки работ наших преподавателей». Молодой строитель (3 (953)). Проверено 2026-09-11. [рус.]
  10. ↑ Алина Ершова. Архитектурные путешествия Равиля Айдарова. «Мир искусств» порталы (24 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. Архивировано 11 декабрь 2024 года. [рус.]
  11. ↑ 1 2 3 Айдарова, 2012
  12. ↑ Радиф Кашапов. Что представили на фестивале «Алтын минбар — 2024» в национальном конкурсе. «Реальное время» (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026. Архивировано 23 июнь 2025 года. [рус.]
  13. ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.07.2021 № 434 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  14. ↑ Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы № 6 16.01.2023
  15. ↑ 1 2 Евгения Чеснокова. Архитекторлар династиясе — Айдаровлар 36—37. «Татарстан» журналы (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.

Әдәбият

Мәкаләләр

Сылтамалар