Руслан Савденов

Руслан Савденов (Руслан Мохтар улы Савденов, каз. Ry'slan Muhtaruly Sa'u'denov, Руслан Мұхтарұлы Сәуденов) – балет артисты, Татарстанның атказанган артисты (2011).

Тәрҗемәи хәле

Алматы шәһәрендә туган. Алматыда хореография укуханәсен (У. Мирсәетов һәм С. Косманов сыйныфы) (2000) тәмамлаган.

Иҗаты

undefined
Файл:Р.Савденов 3.jpg
«Баядерка»да алтын сын

Татар опера һәм балет театры белән Европа илләрендә гастрольләрдә була. 1998 елдан ЮНЕСКО патронажлыгы белән үтүче «Яшь Европа балеты» халыкара проектында Россиянең яшь балеты исеменнән чыгыш ясый (Александра Суродеева белән).[1]

Репертуар

  • Красс — «Спартак»
  • Шаһрияр, Нуридәнең яраткан колы — «Мең дә бер кичә» (Тысяча и одна ночь)
  • Шамакай, pas de trois — «Аккош күле» (Лебединое озеро)
  • Кол Али — «Корсар»
  • Скарабея — «Йосыф турында риваять» (Сказание о Йусуфе)
  • Шүрәле — «Шүрәле»
  • Шаһзадә, Карга, Гном — «Ак кар бөртеге һәм 7 гном» (Белоснежка и семь гномов)
  • Солор, Алтын сын — «Баядерка»
  • Пан — «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
  • Җайдак — «Кыпчак биюе» (Половецкие пляски)
  • Чардаш — «Коппелия»
  • Зәңгәр кош — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица)
  • Арман — «Камелия тоткан ханым» (Дама с камелиями)
  • Базиль — «Дон Кихот»
  • Ромео — «Ромео һәм Джульетта»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстанның атказанган артисты (2011)
  • 2010 — ТЮРКСОЙ илләре мәдәният министрлары шурасы премиясе
  • 2006 — «Арабески» балет артистлары конкурсы (Пермь) — II премия
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Алматы) — лауреат
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Мәскәү) — лауреат
  • 2001 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Һелсинки) — диплом
  • 2002 — балет биючеләренең халыкара конкурсы (Варна, Болгария) — диплом, махсус приз
  • 2012 — «Тантана» театр премиясе («музыка театрының иң яхшы актёры» номинациясендә) — лауреат[2]
  • 2014Пермь краеның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе — лауреат

Сылтамалар

Пермь опера театры сайты 2016 елның 31 октябрь көнендә архивланган.

Шулай ук карагыз

Фотолар 2011 елның 8 декабрь көнендә архивланган.

Искәрмәләр

  1. Татар дөньясы, archived from the original on 2012-01-11, retrieved 2015-01-29 
  2. Актёрлар йорты сайтында, archived from the original on 2012-08-08, retrieved 2015-01-29