Рәисә Нуриева
Рәисә Сәлмән кызы Нуриева (5 март 1940, Ташкент — 10 декабрь 1999, Казан) — Совет опера җырчысы (меццо-сопрано), А. Нәваи исемендәге Үзбәк опера һәм балет театры (1960—1969) һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры (1969 елдан) солисты, вокал буенча педагог, Татарстан АССР атказанган артисты[3].
Тормыш юлы
Рәисә Сәлмән кызы Нуриева 1940 елның 5 мартында Урта Азиядә, Ташкент шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Үзбәк опера студиясендә белем ала[3].
1960 елдан 1969 елга кадәр Ташкентта А. Нәваи исемендәге Үзбәк дәүләт академия опера һәм балет театрында (үзб. Alisher Navoiy nomidagi davlat akademik katta teatri) солист-җырчы булып эшли; анда меццо-сопрано партияләрен башкара[3].
1967 елда Ташкентка гастрольләр белән килгән Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Мөнирә Булатова Р. Нуриеваның чыгышын күреп, аны Казанга эшкә чакыра[3]. 1969 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрына солист булып урнаша. Казан сәхнәсендә беренче адымнарын дирижер Фоат Мансуров җитәкчелегендә ясый. Театрда барган опера, оперетта, музыкаль комедияләрдә, балалар өчен спектакльләрдә меццо-сопрано партияләрендә чыгыш ясый. Ул чорда театр труппасында 7 меццо-сопрано тавышлы җырчы булу сәбәпле, Р. Нуриевага төп партияләр һәрвакыт бирелми, спектакльләрдә күбесенчә икенче составта чыгыш ясарга туры килә[3]. Театрның татарча спектакльләрендә теләп катнаша. Ташкентта театрда үзбәк телендә җырлап үскәнгә күрә, Казанга килгәч туган телен камил белмәсә дә, үз өстендә тырышып эшләгән, тиз арада татар композиторлары белән иҗади дуслык урнаштыра[3]. Рөстәм Яхин аның тавышы өчен махсус «Туган ягым» җырын (Рамазан Байтимеров сүзләренә) яза. Сара Садыйкова аның өчен берничә җыр иҗат иткән, җырчы композиторның «Кияүләр», «Мәхәббәт җыры» музыкаль комедияләрендә катнашкан[3].
Сәхнә карьерасын тәмамлагач, Рәисә Нуриева А. Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда (Казан шәһәре балалар иҗат сарае), ә соңрак И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсендә балаларны һәм яшьләрне һөнәри җырчы булырга өйрәтә[3]. Казан шәһәрендә 1999 елның 10 декабрендә вафат була[3].
Кайбер партияләре
Театрда уйнаган партияләре арасында түбәндәгеләр билгеле[3]:
- Азучена — «Трубадур», Д. Верди
- Сузуки — «Мадам Баттерфляй», Җ. Пуччини
- Лотта — «Ярканат» («Летучая мышь»), И. Штраус
- Любаша, Дуняша — «Патша кәләше», Н. Римский-Корсаков
- Розина — «Монастырьда язылышу» («Обручение в монастыре»), С. Прокофьев
- Тугъзак — «Алтынчәч», Нәҗип Җиһанов
- Хәят — «Җәлил», Нәҗип Җиһанов
- Хәмидә — «Кара йөзләр», Бату Мулюков
- Гыйльми — «Башмагым», Җәүдәт Фәйзи
- Миңниса — «Җиһангир», Рәшит Гобәйдуллин
Гаиләсе
Ире — Рудольф Субботин, геолог; хатынының җырчы карьерасы өчен гаиләсе белән бергә Казанга күчеп килгән. Балалары: улы — Сергей, кызы — Катя (Хәдичә)[3].
Хәтер
2025 елның 5 мартында җырчының тууына 85 ел тулу уңаеннан Татарстанның мәдәни-мәгълүмати басмаларында аның тормыш һәм иҗат юлы турында язмалар дөнья күрә[3].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Р. И. Такташ. Счастливый дар Раисы Нуриевой. // «Казань» журналы, 2016, декабрь, 70―71 б.
- К. С. Тазиева. Я петь могу, я петь хочу, я буду петь всегда. // «Казань» журналы, 2016, декабрь, 72―74 б.
Сылтамалар
- 85 лет назад родилась оперная певица Раиса Нуриева — «Татары» мәгълүмати-порталындагы мәкалә (рус.)