Садыйк Әбелханов
Садыйк Фәхретдин улы Әбелханов (рус. Садык Фахретдинович Абельханов; 2 (15) март 1915, Семочки (Түбән Новгород өлкәсе), Кызыл Октябрь районы — 27 сентябрь 1943, Солёное районы[d]) — Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, Советлар Союзы Герое (1944), сержант[1].
Тормыш юлы
1915 елның 2 [15] маенда Түбән Новгород губернасы Семочки авылында (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы) тимер юл эшчесе гаиләсендә туа (бүләкләү кәгазьләрендә 1909 ел дип күрсәтелгән[2]). Милләте — татар[3].
Колхозда эшли, аннан әтисе янына Ленинградка күченә, анда Клара Цеткин исемендәге тәмәке фабрикасында слесарь булып, ССРБ Элемтә министрлыгының хәрбиләштерелгән сак отрядында бүлек командиры булып эшли[4]. 1936 елда өйләнә[1].
1938 елдан армия сафларында хезмәт итә. Совет-фин сугышында катнаша. «Маннергейм линиясе»н кичә. Демобилизациядән соң Ленинградта яши, Киров заводында эшли[1].
Бөек Ватан сугышы вакытында кабат Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь хәрби комиссариаты тарафыннан 1942 елның сентябрендә алына[5].
Фронтта 1942 елның октябреннән, Сталинградтан Днепрга кадәр сугыш юл уза.
1943 елның 27 сентябренә каршы төндә БКР 1248 танкка каршы истребительләр артиллериясе полкының (12 армия, III Украина фронты) туп төбәүчесе сержант Әбелханов кичүне бомбага тоткан немец самолетларына беренче булып ут ача, шуның өчен полк командирыннан рәхмәт ала[1].
Запорожье өлкәсенең Губенское авылы янында Днепрны кичкәндә беренчеләрдән булып уң ярга чыга. Янучы катерга ташлана, авыр яралы мотористны коткара һәм өч десантчы белән бергә янгынны сүндерә, ике тупны һәм сугыш кирәк-яракларын саклап кала[6]. Дошманның 13 контрһөҗүмен кире кагуда катнаша. Кул сугышында дошманның өч солдатын юк итә. Туп командиры сафтан чыккач, расчет белән командирлыкны үз өстенә ала. Шушы сугышта һәлак була.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 март Указы белән, командованиенең сугышчан боерыкларын үрнәк төстә үтәгәне, күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, сержант Садыйк Фәхретдин улы Әбелхановка үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә[2].
УССРның Днепропетровск өлкәсе, Солонянское районына кергән Войсковое авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән[1].
Бүләкләре
- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз» медале (19.03.1944, үлеменнән соң);
- Ленин ордены (19.03.1944, үлеменнән соң).
Исемен мәңгеләштерү
- Түбән Новгород өлкәсе Краснооктябрьский муниципаль округы Семочки авылындагы урамга һәм урта мәктәпкә Герой исеме бирелә[4];
- С. Ф. Әбелхановның исеме Түбән Новгород кремелендәге Дан аллеясендә Советлар Союзы Геройлары исемлегенә беренче булып языла[7];
- 2025 елның 7 маенда Түбән Новгородта С. Ф. Әбелханов батырлыгына багышланган арт-объект (граффити) ачыла. Чара «Җиңү образы» проекты кысаларында шәһәр администрациясе һәм Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә тормышка ашырыла[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Ракипов Ш. З. В боях за Днепр / Пер. с татарского С. Гильмутдиновой // Хранить вечно. — Казань: Татарское книжное изд-во, 1980. — С. 32—42.
- ↑ 1 2 Абельханов Садык Фахретдинович, Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). Память народа. Министерство обороны РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Әбелханов Садыйк Фәхретдин улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Абельханов Садык Фахретдинович (рус.). Нижегородская биографическая энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Абельханов Садык Фахретдинович (рус.). Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (12 гыйнвар 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ Абельханов Садык Фахретдинович (рус.). Бессмертный полк. Официальный сайт (28 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Арт-объект, посвященный Герою Советского Союза Садыку Абельханову создан при поддержке Марии Самоделкиной (рус.). Дума Нижнего Новгорода (8 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
Сылтамалар
- Уфаркин, Н. В. Абельханов Садык Фахретдинович (рус.). Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- Абельханов Садык Фахретдинович, Герой Советского Союза (Орден Ленина и медаль «Золотая звезда») (рус.). Память народа. Министерство обороны РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- Наградной лист в электронном банке документов «Подвиг народа» (рус.). Подвиг народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- Газета «Медина аль-Ислам» (рус.). Архивная версия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.
- Информация из документов, уточняющих потери (рус.). ОБД Мемориал. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2026.