Светлана Гөлтәева

Светлана Гөлтәева - тәрҗемәче, 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Гөлтәева (Гыйльметдинова) Cветлана Җәләл кызы 1937 елның 30 мартында Татарстанның Нурлат районы Нурлат авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Җәйге ялда студентлар отряды белән Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә барып кайта.

1958-1962 елларда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемә бүлегендә белем ала. Аннары Горький (Түбән Новгород) шәһәренә китә. 1962 елда Ш.Маннурның «Яңа җыр килде» китабын рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Аннары тагын дистәләгән тәрҗемә әсәрләре дөнья күрә.

1963–1964 елларда Хезмәт гигиенасы һәм профавырулар Фәнни-тикшеренү институтында редактор эшен алып бара.

19641967 елларда Идел-Нократ китап нәшриятының балалар әдәбияты һәм поэзия редакциясендә, 1967–1974 елларда Горький телевидениесенең балалар тапшыруы редакциясендә хезмәт куя.

19741978 елларда «Горьковская правда» нәшриятында, 1978 елда Воркута телевидениесендә өлкән редактор була.

Бүләкләре

Төп тәрҗемә китаплары

  • Маннур Ш. Песня новая пришла. (1962)
  • Айдар А. Легенда гор. (1964)
  • Веселый муравей: проза для детей. (1968)
  • Сказка про спички: проза для детей. – Горький: Волго-Вятское кн. изд-во. 1969
  • Татарские народные сказки. (1974)
  • Насыри К. Абу-али-Сина.(1977)
  • Еникеев Ш. Судьба Солтангарея. (1978)

Чыганак

  • Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Шамси С. Впервые на русском языке // Горьковская правда. – 1978. – 11 янв.