Сергей Вонсовский
Биографиясе
Ташкентта София Ивановна Вонсовская һәм аның икенче ире Василий Семенович Вонсовский гаиләсендә туган.[2]
Ленинград университетын (1932) теоретик физика белгечлеге буенча тәмамлай. 1932 елның октябреннән ул Свердловск шәһәрендә яши, анда йүнәлтмә (бүлү) буенча җибәрелә. 1932-1939 елларда Урал физика һәм техник институтында ( Свердловск ) эшли, 1939 елдан — металл физикасы институтында бүлек мөдире. Ул үз инициативасы белән булдырылган магнит нейтронография лабораториясен җитәкләй. Аннары ул Россия Фәннәр академиясе президиумы киңәшчесе була. «Физика металлов и металловедение» журналының баш мөхәррире иде.
1971 елдан 1985 елга кадәр — СССР Фәннәр академиясенең Урал фәнни үзәге президиумы рәисе. 1947 елдан Урал Университеты (физика факультеты) профессоры, 1993 елдан Екатеринбургтагы Гуманитар Университет ректоры. 1992-1994 елларда ул математика һәм механика факультетында, аның тәкъдиме буенча оешкан физ-мат төркемдә укыта.
Каты есем теориясе һәм магнит күренешләре физикасы буенча Урал фәнни мәктәбенә нигез салучы. Хезмәтләре каты есемнең квант теориясе, металл һәм ярымүткәргечләрнең күп электрон теориясе, ферро — һәм антиферромагнетизм, үтә үткәрүчәнлек теориясе өлкәсендә. 1934-1936 елларда С.П.Шубин белән берлектә, ул кристаллик каты есемнәрнең поляр һәм s-d-алмашу модельләрен төзи. Күчмә металлар, сплавлар һәм сирәк җирле тоташмаларның, бу төркем матдәләренең магнит һәм электр үзенчәлекләре бәйләнешен исәпкә алучы теориясен булдыра. Ул эретмәләрнең ферромагнитизм теориясенә нигез сала, магнитлы анизотропия һәм магнитострикция күренешләре теориясен үстерә. Шактый эшләр циклы күчмә металл һәм сплаваларда үтә үткәрүчәнлек теориясе, аларда ферромагнетизм һәм үтә үткәрүчәнлектең бер үк вакытта яшәү проблемасына карый.
Ул, 1973 елда галимнәрнең "Правда" газетасына «академик А. Д. Сахаровның тәртибен» хөкем иткән хатка кул куйган ССРБ Фәннәр академиясе академикларының берсе. Хатта Сахаров «Советлар Союзының дәүләт королошын, тышкы һәм эчке сәясәтен кимсетүче берничә белдерү ясауда» гаепләнә, һәм академиклар аның кеше хокукларын яклау эшчәнлеген «совет галименең дәрәҗәсен һәм абруен фасикълау» дип бәяләделәр [3]. Ул 1989 елгы СССР халык депутатларын сайлаулар барышында, МДУ бинасында, Андрей Дмитриевичтан Фәннәр академиясе исеменнән рәсми рәвештә гафу үтенә[чыганак күрсәтелмәгән 2770 көннәр].
Сергей Вонсовский 1998 елда вафат була, Широкореченское зиратында күмелә[4]. Екатеринбургның торак районындагы элеккеге Институтская урамы академик Вонсовский исеме белән атала.
Басмалары
- Вонсовский С. В., Шур Я. С. Ферромагнетизм. — М. — Л., 1948.
- Вонсовский С. В. Магнетизм. Магнитные свойства диа-, пара-, ферро-, антиферро- и ферримагнетиков. — М., 1971. — 1032 с.
- Вонсовский С. В. Магнетизм микрочастиц. — М., 1973. — 280 с.
- Вонсовский С. В., Кацнельсон М. И. Квантовая физика твёрдого тела. — М., 1983.
- Вонсовский С. В. Магнетизм. М., 1984.
- S. V. Vonsovsky, M. I. Katsnelson. Quantum Solid State Physics, Springer, N.Y., 1989.
Ул Физик энциклопедиядә редколлегия әгъзасы һәм берничә мәкалә авторы (1-5 том, 1988-1999).
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (1969) [5]
- 3 Ленин ордены (03/13/1969; 09/17/1975; 09/01/1980)
- 2 Кызыл Байрак Хезмәт ордены (09/10/1960; 08/30/1985)
- Кызыл Йолдыз ордены (06/10/1945)
- «Хезмәт батырлыгы өчен» медале (19.09.1953)
- башка медальләр
- ССРБ Дәүләт премиясе (1975) — "Магнитизм" (1971) һәм «Магнетизм микрочастиц» монографияләре өчен (1973)
- 1982 ел фән һәм техника өлкәсендә ССРБ дәүләт премиясе ( 28 октябрь, 1982 ел ) — ексез ярымүткәргечләрне һәм экситон фазаларны алдан фаразлау, табу һәм тикшерү буенча эшләр циклы өчен
- С. И. Вавилов исемендаге Алтын медаль
- Демидов премиясе
- Польша Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы
- Германия Фәннәр академиясенең чит ил корреспондент әгъзасы
- Свердловскның мактаулы гражданины (1984)
Искәрмәләр
- ↑ Вонсовский Сергей Васильевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ ВОНСОВСКАЯ Софья Ивановна
- ↑ Письмо членов Академии наук СССР // «Правда», 29.08.1973.
- ↑ Могила С. В. Вонсовского на Широкореченском кладбище
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР от 13 марта 1969 г. в Высокая оценка достижений советской науки // Вестник АН СССР, 1969, № 4
Сылтамалар
Антон Бочаров. Сергей Васильевич Вонсовский (рус.). Сайт «Герои страны». Дата обращения 13 февраля 2015.
- Профиль Сергея Васильевича Вонсовского на официальном сайте РАН
- Воспоминания М. И. Кацнельсона о С. В. Вонсовском
- Воспоминания В. Ю. Ирхина о С. В. Вонсовском
- Научное наследие академика С. В. Вонсовского 2017 елның 15 август көнендә архивланган.
- С. В. Вонсовский в журнале «Успехи физических наук»
- Храмов, Ю. А. Вонсовский Сергей Васильевич // Физики : Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — М. : Наука, 1983. — С. 68. — 400 с. — 200 000 экз. — ББК 22.3гя2. — УДК 53(G).