Стивен Һокиң

Стивен Уильям Һокинг (ингл. Stephen William Hawking, 8 гыйнвар 1942, Оксфорд, Бөекбритания — 14 март 2018, Кембриҗ, Бөекбритания) — инглиз нәзарый физигы һәм фәнне популярлаштыручы. Дөньяның Зур Шартлау нигезендә барлыкка килүе турында тәгълиматы һәм кара тишекләр теориясен өйрәнгән. Кече массалы кара тишекләр, үзләренең вакыйгалар офыгында Һокинг нурланышын чыгарып, энергияләрен югалталар һәм, ахыр чиктә, «үләләр» дигән гипотезаны әйткән[12][13][14].

Тәрҗемәи хәле

Балачак һәм гаилә

Стивен Һокинг 1942 елның 8 гыйнварында Оксфордта туа, монда аның әти-әнисе алман авиациясенең бомбага тотуыннан куркып, Лондоннан күчеп килгән була[15].

Әтисе — Фрәңк Һокинг Хампстедта медицина үзәгендә тикшеренүче булган. Әнисе, Изабель Һокинг, шунда ук сәркатип булып эшләгән. Стивенның ике сеңлесе (Филиппа һәм Мэри) һәм үги абыйсы, уллыкка алынган Эдвард булган[16].

Белем алу

1962 елда Стивен Оксфорд университетын тәмамлый (сәнгать бакалавры дәрәҗәсе белән), ә 1966 елда Кембриҗ университетының Тринити-холл көллиятендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала («Киңәя торган галәмнәрнең сыйфатлары» дигән диссертация яза)[17].

1965 елдан Һокинг Кембриҗ университетында Гонвил һәм Киз көллиятендә тикшеренүче булып эшләгән, ә 19681972 елларда — Нәзарый астрономия институтында, 19721973 елларда — Астрономия институтында, 19731975 елларда — гамәли математика һәм теоретик физика кафедрасында эшләгән, 19751977 елларда гравитация теориясен укыткан, 19771979 елларда — гравитацион физика профессоры булган, 1979 елдан — математика профессоры.

Танылу

1974 елда Һокинг Лондонның патша җәмгыяте әгъзасы була, ә 1979 елда Кембриҗ университетының Лукас профессоры вазифасын ала. 2009 елга кадәр бу вазифада була[18]

Авыру

1960-еллар башында ук Һокингта ян як амиотрофия склерозы билгеләре чагыла башлый, ахыр чиктә, бу авыру аркасында анда паралич була[19]. 1963 елда анда бу авыру барлыгы раслана, ул чакта табиблар аңа ике ел ярым гомер калган дип әйтәләр. Ләкин авыру чынлыкта акрынрак үсеш кичерә, шуңа күрә Стивен 1960-еллар ахырында гына коляскага утыра[20].

1985 елда Һокинг каты авырый башлый, анда пневмония табыла. Операцияләрдән соң Һокинг сөйләшә алмый башлый[21]. Ул сөйләм синтезаторын кулланырга мәҗбүр була. Баштарак аның уң кулындагы шәһадәт бармагы гына хәрәкәтләнгән, соңрак ул да хәрәкәтләнми башлый. Ахыр чиктә, аның битендә мимика мускулы гына хәрәкәтләнергә сәләтле булып кала, шуның ярдәмендә ул санак белән идарә иткән һәм кешеләр белән аралашкан.

undefined

Каты авырса да, ул актив тормыш алып бара. 2007 елда махсус очкычта авырсызлыкта оча[22], ә 2009 елда хәтта галәмгә очарга тиеш була[23][24], ләкин бу план чынга ашмый кала.

Шәхси тормыш

1965 елда Джейн Уайлдка өйләнә, аларның улы Роберт (1967), кызы Люси (1970) һәм улы Тимоти (1979) туа. Тора-бара Стивен белән Джейнның мөнәсәбәтләре начарлана, 1990 елдан алар аерым яши башлый[25]. 1995 елда Һокинг Элайн Мэйсонга өйләнә һәм аның белән 11 ел яшәп, 2006 елда аерыла[26].

Үлем

Һокинг 2018 елның 14 мартында Кембриҗ шәһәрендә, үзенең йортында вафат булды. Аңа 76 яшь иде[27][28]. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.

Карашлары

Стивен Һокинг дәһри (атеист) иде[29][30][31]. Британия сәясәте өлкәсендә исә ул лейбористлар яклы булды. 1968 елның мартында ул Вьетнам сугышына каршы маршта катнашкан[32].

Атом-төш коралыннан баш тартуны, гомуми сәламәтлек саклауны һәм климат үзгәрешләренә каршы көрәшне хуплаган; 2003 елгы Гыйрак сугышын «сугыш җинаяте» дип атаган, шулай ук, Исраилнең Фәләстыйнга карата сәясәте белән килешмәве аркасында Исраилдәге конференцияне бойкотлаган[33].

Фәнни эшчәнлек

Хәзерге заманның иң йогынтылы[34] һәм киң җәмәгатьчелеккә танылган физиков-теоретикларның берсе, квант космологиясенә нигез салучыларның берсе[35].

Һокингның төп тикшеренү өлкәсе — космология һәм квант гравитациясе. Аның төп казанышлары:

Моннан тыш, 1971 елда Зур шартлау теориясе кысаларында Һокинг микроскопик кара упкыннар төшенчәсен тәкъдим иткән. Мондый кара упкыннарның массасы миллиардлаган тонна булса да, күләмнәре протон күләменә тигез булыр иде. Әлеге объектлар чагыштырмалылык теориясе (бик зур масса һәм гравитация аркасында) белән квант механикасы (зурлыклары аркасында) арасында тора.

Фильмография

  • «A Brief History of Time» (1991), режиссеры Эррол Моррис
  • «Stephen Hawking's Universe» (1997)
  • «Хокинг» (2004), BBC
  • «Horizon: The Hawking Paradox» (2005)
  • «Masters of Science Fiction» (2007) — продюсер буларак
  • «Stephen Hawking and the Theory of Everything» (2007)
  • «Stephen Hawking: Master of the Universe» (2008)
  • «Into the Universe with Stephen Hawking» (2010)
  • «Brave New World with Stephen Hawking» (2011)
  • «Stephen Hawking's Grand Design» (2012)
  • «Stephen Hawking: A Brief History Of Mine» (2013), BBC
  • «Һәрнәрсәнең теориясе» (2014), режиссеры Джеймс Марш.
  • «Гений, Стивен Һокинг белән тапшыру» (ингл. Genius By Stephen Hawking, 2016), National Geographic Channel

Искәрмәләр

  1. Мактьютор матиматика тарихы әрхибе
  2. Stephen Hawking // Internet Speculative Fiction Database (ингл.) — 1995.
  3. Prajavani (каннада)
  4. Stephen HAWKING // NooSFere (фр.) — 1999.
  5. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118761285 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  6. https://web.archive.org/web/20170324032948/http://jeugdliteratuur.org/auteurs/stephen-hawking
  7. 1 2 3 4 Hawking, Stephen, 1942-2018 // Чешская национальная авторитетная база данных
  8. 1 2 Professor Stephen HawkingКембриҗ университеты.
  9. Physicist Stephen Hawking accepts post at Waterloo instituteТоронто Стар, 2008.
  10. Hawking S. Properties of expanding universes (ингл.) — 1966. — 117 p. — doi:10.17863/CAM.11283
  11. Mathematics Genealogy Project (ингл.) — 1997.
  12. Хокинг. Научно-технический энциклопедический словарь. dic.academic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  13. Астрономы: Биографический справочник, 1986
  14. Храмов Ю. А. Хокинг Стивен Уильям // Физики: Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и дополн. — М.: Наука, 1983. — С. 290—291. — 400 с. — 200 000 экз.
  15. Brief Biography (ингл.). Stephen Hawking homepage. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  16. Larsen, 2005, XIII бит.
  17. Калып:Cite thesis
  18. Stephen Hawking (ингл.). Lucasian Chair. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2018. Архивировано 26 май 2012 года.
  19. Stephen W. Hawking. Britannica. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2018. Архивировано 21 март 2013 года.
  20. WhiteGribbin2002, 2002, 117 битләр.
  21. Ferguson, 2011, 132–36 битләр.
  22. Hawking takes zero-gravity flight (ингл.). BBC News (27 апрель 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  23. Астрофизик Стивен Хокинг собрался в космос. Lenta.ru (8 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  24. Roger Highfield. Stephen Hawking plans to see space (ингл.). The Daily Telegraph (8 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  25. Larsen, 2005, XVII бит.
  26. David Sapsted. Hawking and second wife agree to divorce. The Telegraph (20 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  27. Физик Стивен Хокинг умер, прожив с боковым амиотрофическим склерозом более 50 лет, SFGate. 14 март 2018 тикшерелде.
  28. A. B. C. News. Стивен Хокинг, автор "Краткой история времени" умирает в возрасте 76 лет (ингл.). ABC News (14 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2018.
  29. Stephen Hawking comes out: ‘I’m an atheist’ because science is ‘more convincing’ than God. Raw Story (24 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2014. Архивировано 3 октябрь 2014 года.
  30. Stephen Hawking: 'No hay ningún dios. Soy ateo'. El Mundo (24 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2018. Архивировано 14 март 2018 года.
  31. Стивен Хокинг заявил, что бога нет. Русская служба Би-би-си (2 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 декабрь 2014.
  32. Photographs by Lewis Morley, The Guardian (7 September 2013). 21 гыйнвар 2015 тикшерелде.
  33. Harriet Sherwood and Matthew Kalman in Jerusalem. Stephen Hawking joins academic boycott of Israel, The Guardian (8 May 2013). 8 май 2013 тикшерелде.
  34. Most influential people (ингл.). USA Today (2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 февраль 2015.
  35. Главы | Сталкивающиеся вселенные Волновая функция Вселенной