Сәләм Галимов
Сәләм Галимов (тәхәллүсе Ғ. Сәләм, тулы исеме Сәләм Галим улы Галимов) – публицист, новатор шагыйрь. 1967 елда Башкортстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Г. Сәләм исемендәге республика комсомол премиясе булдырылды.
Тәрҗемәи хәле
1911 елның 5(18) гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсенең Сосновка районы) Тәгеш (урысча Большое Таскино) авылында туган.1939 елның 19 июнендә вафат.
- Аргаяш мәктәбен, Башкортстан дәүләт педагогия институтын (1937 ел) тәмамлый, ССРБ Фәннәр академиясенең Ленинградтагы бүлегендә аспирантурада (1938-1939) укый.
- Ибраһим, Галикәй авылы мәктәпләрендә укыта, комсомол оешмасы сәркатибе, авыл хәбәрчесе булып эшли, күмәк хуҗалык оештыруда катнаша.
- 1930 елдан Уфада «Башкортстан» гәҗитендә эшли.
- Мәҗит Гафури исемендәге Тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында халык иҗатын җыю, бастыру, фәнни өйрәнү эшләре белән шөгыльләнә (мәсәлән, «Бәбсәк һәм Күсәк» эпосын язып ала).
- 1939 елда Ленинградта каты авырудан соң вафат була, шунда җирләнә.
Иҗаты
Г. Сәләм шигърияткә яңа тема, яңа каһарманнар, яңа шигъри төрләр һәм алымнар алып керә. Г. Сәләмнең шигырьләре 1929 елда «Башкортостан», «Башкортстан яшьләре» гәҗитләрендә күренә башлый. Беренче китабы «Тревога» 1932 елда чыга. «Җыр, җыр кирәк!» шигырендә (1931) хезмәт темасын кыю күтәреп, бишьеллыкның алдынгы эшчеләрен данларга, шигырьнең формаларын төрләндерергә, оптимистчыл рухта язарга өнди.
«Шоңкар», «Бала», «Өч җыр», «Туачак еллар» (кереш) поэмаларын язды. Баллада һәм ода төрләрен дә куллана.
Башкорт теленә А.С. Пушкинның «Чегәннәр», М. Светловның «Гренада»сын тәрҗемә итте.
«Куныр буга» эпосы вариантын язып алган.
Китаплары
Әдәбият
- Ә. Чаныш. Зур шагыйрь, гүзәл кеше. Октябрь, 1939 ел, 7-8 саннар.
- С.Сафуанов. Г.Сәләм – прозаик һәм публицист. «Әдәби Башкортстан», 1959 ел, 6 сан.
- С. Кулибай. Утро республики./ Родник. Уфа, 1968 ел.
- Ә. Вахитов. Әдәбият шоңкары. Уфа, 1984 ел.
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Галимов Салям Галимович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.