Әнүр Вахитов

Әнүр Вахитов (Әнүр Хисмәт улы Вахитов, баш.  Әнүр Хисмәт улы Вахитов) — язучы, филология фәннәре кандидаты, Җәлил Киекбаев исемендәге премия лауреаты (2002, вафатыннан соң), ССРБ (БАССР) язучылар берлеге әгъзасы (1965).

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 20 декабрендә БАССР Красноусольский районы (1940 елдан Гафури районы) Тугай авылында туган. Сәетбаба урта мәктәбен (1951), А.К. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының (1958 елдан Башкорт дәүләт университеты) тел һәм әдәбият факультетын (1958), ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантураны (1964) тәмамлаган. «Хәзерге башкорт романы» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1965). «Башкорт совет прозасының жанр һәм стиль үсеше закончалыклары» (Закономерности жанрово-стилевого развития башкирской советской прозы) темасына докторлык диссертациясе әзерләп бетергән (монографиясе 1982 елда, авторефераты 1984 елда Алматыда басыла)[1].

Хезмәт юлы

Иҗаты

«Үрләү» исемле беренче шигыре 1955 елда «Ленинсы» газетасында басыла. Аннан соңгы хикәяләре, шигырьләре БАССР газета-журналларында һәм «Яшь көчләр» альманахында урын ала. «Салават күпере» исемле хикәятләр җыентыгы, «Каен чуклары» исемле лирик хикәяләр җыентыгы нәшер ителә.
Мифтахетдин Акмулланың юлда йөрүләрен тасвирлаган «Самавыр рәтләүче» хикәясен (1960) яза [2]
Әдәбият белгече, тәнкыйтьче буларак та билгеле. «Эпик киңлекләрдә», «Талантның асылы», «Иҗади портретлар» китапларында проза жанры , башкорт романы, башкорт повесте үсеше мәсьәләләрен күтәрә.
Салават турындагы халык җырларын темаларга аера[3].
Казакъ язучыларының хикәяләреннән төзелгән «Абай җире» китабын (1977) төзүдә тәрҗемәче буларак катнаша [4].

Китаплары

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Шигыреннән өзек

« Народам всем в душе найду я место,
Но в сердце сердца, ты, родной народ !
»

Әдәбият

  1. Әхияр Хәкимов. Әнүр Вахитовның тәүге китабы. Ағиҙел, 1964 ел, август саны.
  2. Фәрит Исәнгулов. Каен чуклары. Ағиҙел, 1967 ел, февраль саны.

Чыганаклар

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988  [башк.]

Сылтамалар

Шулай ук карагыз