Әмир Чаныш

Әмир Чаныш(псевдоним, тулы исеме Әмир Идрис улы Чанышев, баш. Әмир Чаныш, Әмир Иҙрис улы Чанышев) – язучы, әдәбият галиме, татар.[1]

Тәрҗемәи хәле

1909 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Бреды районы) Павловский бистәсендә туган. Яшьли ятим калып, Орск шәһәре балалар йортында тәрбияләнә. Уфада В.И. Ленин исемендәге интернат-мәктәпне, педагогия институтын (1932), Мәскәүдә Тел гыйлеме институты аспирантурасын (1939) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1949) диссертациясен яклый. 1932 елдан Уфада [[Тарих, тел һәм әдәбият институты|милли мәдәният гыйльми-тикшеренү институтында]] (1932 — директор, 1933 — директор урынбасары; директор – Габдулла Амантай) эшли.

Сәяси репрессия

БАССР язучылар берлегендә әгъза була, ләкин 1936 елның 8 июлендә «әдәби тәнкыйть өлкәсенә Бухаринның зыянлы күрсәтмәләрен сөйрәп керткән өчен» берлектән чыгарыла.[2]

Бөек Ватан сугышында

1942 елдан алып сугышта рядовой солдат булып катнаша. Курск өчен сугышларда, Польша, Чехословакия, Маҗарстан, Алмания җирләрендә яу кырында тупчы була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң

Уфада дәүләт университетында (1945-1954), Бөре педагогия институтында (1954-1955), Төрекмәнстанның Чарджоу (хәзерге Төрекмәнабат) шәһәре педагогия институтында (1955-1957) укыта. 1957 елдан Уфада дәүләт университетында (1957-1977) эшли.[3]

Иҗаты

undefined

ХХ гасырның утызынчы елларыннан ук тәнкыйтьче, прозаик буларак таныла. «Юлда» (1930), «Әйтүк» (1935), «Кавказ хикәяләре» (1940), «Хикәяләр» (1948) китаплары чыга. 1970 еллардан иҗаты активлаша. «Әрем чәчкәсе» (1978), «Бер йотым су» (1986) исемле хикәяләр җыентыгы чыгара. «Күңел түрендә» (1983) автобиографик повестен яза. «Чаңк-чаңк итә Ирәндек бөркете» (1976) романында, «Күк күкрәтеп, җир тетрәтеп» (1982) повестенда сугыш һәм тыл каһарманнары тасвирлана.

Фәнни хезмәтләре

Фәнни хезмәтләре Мәҗит Гафури, Мостай Кәрим, Рәшит Нигъмәти иҗатларын өйрәнүгә багышланган. «Башкорт совет әдәбияты тарихы»ның (2 томда, 1963-1966) автордашы. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслекләр төзүдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1936 елда чыгарыла; 1979 елдан исәпләнә)

Чыганаклар

1. Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар