Тирсә мәчете

Викибирелмәләрдә элемент юк

Тирсә мәчетеXIX йөзнең I чирегендә (I яртысында) Вятка губернасы Сарапул өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Тирсә авылында төзелгән мәчет. 1991 елда шартлатып, җимертелгән. Үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып торган.

Тарих

Мәчетнең төзелү вакыты төгәл билгеле түгел. Аның төзелүе турында берничә фараз исәпкә алына:

Үзенчәлекле архитектурага ия булган: мәчет бинасы портик һәм колонналары белән чиркәүгә охшап тора. Өч яруслы манарасының озынлыгы — 41 метр.

Тирсә авылында 1815 елда мәдрәсә ачылган[2].

Бөек Ватан сугышыннан соң мәчеттә сөт–май комбинаты урнаша һәм 1983 елларга хәтле эшли.

Тирсәнең тарихи мәчетенең бинасы 1991 елда шартлатып җимертелә.

1999 елда авылда яңа мәчет ачылган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев. Әгерҗе төбәге тарихы. К.: «Тамга» нәшрияты, 2003 ел, 120-121нче бит. ISBN 5-94868-001-0
  2. Вахит Имамов. Тирсә авылы. «Мәйдан-Чаллы», 2008 ел, № 6.
  3. Чыңгыз Мусин. Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр. К.: «Сүз» нәшрияты, 2008.
  4. Тирсә авылы тарихы эзләреннән(үле сылтама)

Сылтамалар