Тулпар (ат)
Тулпар (Тулпар ат баш. Толпар, каз. Тұлпар, кырг. Тулпар, ком. Тулпар, рус. Тулпар) — төрки мифологиядә (кыпчак: башкорт, казакъ, татар, кыргыз һ.б.) канатлы ат яисә күк аты.
Тулпар-төрки мифологиядә грек Пегасына охшаш канатлы яисә күк аты. Тулпарның килеп чыгышы Үзәк Азия халыкларының аучылык традицияләре белән бәйле, алар атларны ау кошлары белән бергә кулланганнар. Тора-бара бу ике хайван, кеше күзаллавында кушылып, Тулпар дип йөртелә торган канатлы ат барлыкка китергәннәр.
Тулпарның канатлары очу өчен генә түгел, ә аның тиңдәшсез тизлеген символлаштыра. Бу мифик ат төрле мәдәни символларда мәңгеләштерелә. Мәсәлән, Казакъстан гербы үз эченә ике алтын тулпарны, тирмәнең өске өлешен һәм зәңгәр фондагы кояш нурларын ала, ул тулпарлар чабып барган күк йөзен символлаштыра. Тулпар — төрки, үзбәк, татар, башкорт, казакъ һәм кыргызларны да кертеп, төрки телле халыкларның мәдәни мирасына тирән тамыр җәйгән образ. Төрки мифологиядә Тулпар аты тизлекне, көязлекне, азатлыкны һәм көчнегәүдәләндерә һәм тирән мәдәни әһәмияткә ия[1].
Мифологик чыгышы
Борынгы ышанулар буенча, Күк аты, яки Тулпар, аллалар тарафыннан яратылган илаһи зат була. Аны канатлы ат дип саныйлар, ләкин җиргә басканда аның канатлары күренми башлый, һәм бу аны гади атка охшатып калдыра, имеш. Риваятьләр табигать гүзәллеге булган Евразия далаларында Күк аты үрчетүне тасвирлый: илаһи ат җирле бияләр белән парлаша һәм эре, матур төзелешле, тизлеге һәм чыдамлыгы белән билгеле айгырлар бирә.
Мәдәни мөһимлеге
Ат төрки халык авыз иҗатында аерым урын алып тора. Тулпар — канатлы ат, төрки фольклорның төп мотивларының берсе. Төркиләр аңында космос мифик җан ияләре белән тулган була, шуларның берсе —Тулпар. Тулпар — күк атының күмәк образы. Аның, кош кебек, канатлары бар, һәм ул шунда ук теләсә кайсы башка урынга күчә ала.
Борынгы күчмә халыклар сәнгатендә, Алтай сакларының металл бизәкләрендә, атаклы Каргалы диадемасында, Ысык курганының Алтын Кешесе баш киемендә һәм Скиф тәлинкәләрендә сурәтләнгән канатлы атлар Хәзер Казакъстан Республикасы гербының бер билгесе булып тора. Игътибарга лаек артефакт, басып торган атны сурәтләгән тантаналы алтын белән йөгертелгән бронза түбә саклар культурасына ишарәли. Бу артефакт күк аты Тулпарның нәфис сыйфатларын чагылдыра, шул чорның мәдәни синкретизмын ассызыклый.
Мифик Тулпар тизлек, купшылык һәм мәдәни тирәнлек идеалларын символлаштыра. Ул физик көчне генә түгел, ә тарихны формалаштырган кеше күзаллауларының һәм мәдәни мирасның бай тукымасыннан да гыйбарәт. Тулпар тизлекне, көчне һәм тирән мәдәни элемтәне гәүдәләндерә.
Төрки халыклар мифологиясендә Тулпар
Тулпар тцрки фолклорда батырның албастыларны җиңәргә булыша торган киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып тора; баһадирны һавага күтәрә, ул күтәрелгәндә күк күкри, яшен чаткылары биешә, канатлары давыл чыгара, кешнәве белән җирне селкетә. Тояклары белән тибеп, Тулпар чишмәләр чыгара, соңгыларының суларгы чичәннәргә (җырчы-хикәятчеләргә) илһам бирә.
Башкорт халык иҗатында тулпар протагонист хокукларында «Урал-батыр» һәм «Акбүзат» эпосларында чыгылыш таба.
«Тылсымлы атларның башка тибы — баһадирлар турындагы әкиятләрдә һәм риваятьләрдә иң күп кулланыла торган канатлы тулпарлар чагыштырмача кечкенә буйлы. Алар, кагыйдә буларак, күренмәс кыяфәтле кырыкмышлар, батырлар ат сайлаганда, йөгән тавышына беренче булып җавап бирәләр... Батырлар, аларны иярләп, юлга чыгуга, алар баһадир атларга әвереләләр. Кайвакыт тулпарлар диңгез төбеннән яисә коедан чыгалар, яисә әкият геройлары аларны күл һәм елга ярында тоталар...
Башкортларның борынгы карашлары буенча, беркем дә, шул исәптән хуҗа да, тулпарның канатларын күрергә тиеш түгел, югыйсә ул үләргә мөмкин...
Тулпарлар кешечә сөйләшә, уйлый, төш күрә, ачулана, үч ала алалар. Алар тугры һәм ышанычлы юлдашлар, геройларның акыллы киңәшчеләре. Батыр белән вакытлыча аерылышканда ат аңа ялыннан яки койрыгыннан өч төк йолкып алырга куша; каһарманга аларны яндыру да җитә — тулпар аның каршында булачак... Тулпарлар — җир (сирәгрәк-су) чыгышлы, күк, югары дөнья белән бәйләнмәгән әкияти атлар. Алар мифларда әкият геройларының тылсымлы ярдәмчеләре һәм яклаучылары буларак яшиләр...»— А. Илимбетова. Башкортларда ат культы
Тулпар образы бүген
Тулпар образы хәзерге вакытта да актив кулланылышта. «Тулпар» сүзе күп кенә оешма һәм фирма, газет-журнал исемнәрендә, сурәте эмблемаларда очрый: Монголия дәүләт гербы, Казакъстан дәүләт гербы, Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы гербы, Златоуст шәһәре гербы — әнә шуның ачык мисалы. КАМАЗ-4308 автомобиленең үзләштерелмәгән рәсми исеме дә шушы образга бәйле.
Татар мәдәниятендә дә бу образга яратып мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Бөтенроссия авыл Сабан туйларының символы, шулай ук, Тулпар ат[2][3]. 2025 елда Бөтенрәсәй авыл Сабан туе Киров өлкәсендә узыр дип көтелә. 2024 елның 15 июньдә, XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туен ачу тантанасында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка Бөтенрәсәй авыл Сабан туеның «Тулпар ат» символын тапшыра[4].
Элеккеге Казан ипподромында «Татарстан суверенитеты» тарихи көнендә иҗат ителгән һәм урнаштырылган «Тулпар» композициясе дә (1993) татар халкы сәнгатендә характерлы формаларның яңгырашы юнәлешенә ачык мисал булып тора. Югарыга омтылган җайдак һәм лачынлы композиция якты киләчәккә омтылу теләген җанландыра[5].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Тулпар. www.kasmuzey.ru (30 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
- ↑ Логотип Всероссийского Сабантуя - 2009. www.ja-grazhdanin.ulgov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
- ↑ Всероссийский сельский Сабантуй в 2024 году пройдет в Пермском крае. www.tatar-congress.org (27 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
- ↑ Символ Всероссийского сельского Сабантуя “Тулпар-ат” был вручен Кировской области. www.tatar-congress.org (15 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
- ↑ Тулпар. www.irek.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2024.
Әдәбият
- Нагева Р., Ерохина Д. Мифические существа татар. - М.: Миф. 2024. С. 41-42.
Сылтамалар
- Тулпар (ат) // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- Тулпар // Башкортостан: краткая энциклопедия
- А. Илимбетова. Культ коня у башкир