Фәяз Фәрәҗов
Тәрҗемәи хәле
Фәрәҗов Фәяз Гасым улы 1921 елда, Азәрбайҗан ССР-ы, Ленкоран өязенең Гасымлы авылында туган. 1941 елда Масаллы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафына чакырыла. Ростов өлкәсенең Прохладный шәһәрендә урнашкан хәрби часта хезмәт итә башлый. 1941 елда Кырымны азат итүдә катнаша. 1942 елда Харьков янында Изюм шәһәре өчен алышларда башы каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сталино һәм Штранс шәһәрләрендәге лагерларда була. Аларда 4-5 ай тотылганнан соң Италиягә озатыла. 1944 елның 14 ноябрендә СССР Хөкүмәтенең 10нчы карарына ярашлы, Инглиз командованиесе тарафыннан илгә кайтарыла һәм 21 ноябрдә Ерак Көнчыгышка эшкә җибәрелә. Анда 1947 елның апреленә кадәр эшли. Соңыннан туган авылына кайтып дин буенча укыта башлый, Коръән дәресләре бирә. Азәрбайҗан, рус һәм гарәп телләрен яхшы белә. Озак авырудан соң 1998 елның 19 маенда Азәрбайҗан Республикасы, Масаллы районы, Гасымлы авылында вафат була. Авыл зыяратында җирләнгән.[2],[3],
Наградалары
Фоторәсемнәр
Искәрмәләр
- ↑ Фараджев Фаяз Касым-оглы
- ↑ “Almanlar öz ordusunun sirrini satan sovet əsgərlərini güllələyirdi”, archived from the original on 2019-05-27, retrieved 2019-06-10
- ↑ “Masallı. Qasımlı kəndindən olan Fəyyaz Fərəcov əsirlikdən sonra necə orden aldı?”, archived from the original on 2022-12-19, retrieved 2022-06-10
- ↑ Məmmədağa Şiriyev. «Masallıdan qələbəyədək». Masallı 2018. 147—148 səh.
- ↑ II Dünya müharibəsindən 80 il ötür...