Франгизә Илбәкова

Франгизә Финан кызы Илбәкова (рус. Франгиза Финановна Ильбакова; 15 сентябрь 1965, Юлай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — совет һәм Россия актрисасы, режиссёр, җырлар авторы, тележурналист. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2023).

Тормыш юлы

1965 елның 15 сентябрендә Башкорт АССРның Салават районы Юлай авылында туган[1].

1983 елда авыл советы үзәге Әлкәдә урта мәктәп тәмамлый.

1983—1987 елларда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетының актёр һөнәре бүлегендә педагог һәм режиссёр Рифкать Исрафилов классында укый.

1987—1992 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Ядкәр» ансамблендә сөйләм жанры артисты булып эшли. Ансамбль составында илнең күп төбәкләрендә гастрольләрдә була, халыкара фестивальләрдә катнаша.

1992—1996 елларда Мәскәүдә Телевидение хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтының «Сәнгатьле телевизион режиссура» бүлегендә укый.

1996—2007 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамаша» иҗади төркемендә эшли. Беренче тапшырулары — «Куласа», «Дәрман» һәм «Җомга» программалары. Әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре — Зәйнәп Биишева, Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев, Яныбай Хамматов, Шәһит Ходайбирдин, Гайсә Хөсәенов, Илшат Йомаголов, Тәлгать Шәриповның иҗади портретларын әзерли. Шагыйрь Рәми Гарипов, Равил Бикбаев, Кәтибә Кинҗәбулатова, Җомабикә Ильясова, Булат Рафиков, Кәзим Аралбай, Тамара Ганиева һәм башка язучы-шагыйрьләр турында телевизион фильмнарын зәңгәр экранга чыгара. «Мәхәббәтнең дүрт фасылы» дигән поэтик фильмы «Җир һәм кешеләр» төбәк фестиваль-конкурсында Гран-при белән билгеләнә.

«Манара» дини тапшыруы, «Айгөл иле» телевизион журналы, «Ак тирәк — күк тирәк» интерактив программасы, «Аркаим» интеллектуаль клубы, «Инсан» тапшырулар цикллары кебек проектларның куючы-режиссёры. Шулай ук иртә вафат булган яшь әдипләр истәлегенә багышланган «Нәзер» телетапшырулар циклын әзерләүче. Клипмейкер һөнәре телевидениедә яңа юнәлеш дип исәпләнгән чорда режиссёр күп санда клиплар төшерә.

«Фирангиза» псевдонимы белән язылган күп җырлар авторы. Композиторлар Салават Низаметдинов, Ришат Сәгыйтов, Артур Туктаголов, Галинур Юламанов, Юрий Шитов, тормыш иптәше Ишморат Илбәков һәм кызы Зөлхиҗә Илбәкова белән хезмәттәшлек итеп, күп җырлар иҗат итә[2].

2013 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең Телевидение-радио сәнгате мәктәп-студиясендә эшли. 2016 елдан — «Башкортстан» ДТРКсының әдәби программалар бүлегендә үз хәбәрче, автор һәм режиссёр буларак тапшырулар оештыра[3].

Әдәби иҗаты

2015 елда Франгизә Илбәкованың 50 яшьлек юбилее уңаеннан шигырьләр һәм җырлар җыентыгы, шулай ук клипларыннан торган дискы чыга[3].

undefined

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Гаиләсе

Искәрмәләр

  1. Энциклопедия Салаватского района Республики Башкортостан / К. К. Галеева. — Уфа: АКИРУС, 2024. — С. 690—691. — 800 с.
  2. 1 2 Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. Земля салаватская, земля батыра. — Уфа: АН РБ «Гилем», 2010. — 400 с.
  3. 1 2 В Уфе пройдет творческий вечер режиссера и автора песен Франгизы Ильбаковой (рус.). Башинформ (24 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
  4. Указ Главы Республики Башкортостан от 9 октября 2023 г. N УГ-896 «О присвоении почетных званий Республики Башкортостан» (рус.). ЭПС Система ГАРАНТ –. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.
  5. Глава Администрации Кировского района встретился с победительницей IV Республиканского конкурса «Женщина – мать нации» Франгизой Ильбаковой (рус.). News (6 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2026.

Әдәбият