Фәннәр Академиясе
Файл:Pontifical Academy of Sciences, Vatican - entrance.jpg
Ватикан фәннәр академиясе капкалары
.
Фәннәр академиясе - фәннәргә багышланган милли академия яки башка гыйльми җәмәгать. Беренче фәнни академияләр XVII гасырда Европа илләрендә барлыкка килә. Бүгенге көндә дөньяның күп илләрдәге милли фәнни академияләр (АКШ, Бөекбритания, Италия, Кытай, Франция һәм б.) фәнни ассоциацияләр, клублар һәм берлекләр мәсләгенә нигезләнеп оештырылган,[1] фән өлкәсендә хезмәттәшлекләре аркылы дипломатиядә зур роль уйныйлар.[2]
Төрләр
- дәүләт катнашлыгы буенча: дәүләтнеке һәм дәүләткә карамаганнары
- эшчәнлек территориясе буенча: халыкара, региональ, милли (аерым ил), субмилли, локаль
- эшчәнлек тармагы буенча: күп яки аерым тармаклы
- вәкиллек буенча: шәхси, коллектив, катнаш
- әгъзалык буенча: сайлаулы, түләүле, катнаш
Үрнәкләр
- Россия - Россия фәннәр академиясе (дәүләтнеке, илкүләм, күп тармаклы, катнаш вәкиллек, сайлаулы әгъзалык)
- Татарстан - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе (дәүләтнеке, төбәкнеке, күп тармаклы, катнаш вәкиллек, сайлаулы әгъзалык)
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Академия наук // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Казахская энциклопедия, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7. [CC BY-SA 3.0]
- ↑ (10 March 2015) «Academies of Science as Key Instruments of Science Diplomacy». Science & Diplomacy 4 (1).