Фәрит Сәйфелмөлеков

Файл:Ф.М.Сәйфелмөлеков.jpeg
Ф.М. Сәйфелмөлеков (1930-2016)

Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, рус. Сейфуль-Мулюков Фарид Мустафьевич (1930, Ташкент2016, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).

Тәрҗемәи хәле

1930 елның 19 ноябрендә Ташкент шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улы[2], әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.
Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп телен һәм француз телен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.

«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган.

2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Людмила Петровна, радиомөһәндис

  • Кызлары Мәрьям, икътисадчы; Наталья, журналист

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации
  2. Әтисе 1938 елда репрессиягә эләгеп, һәлак ителгән
  3. «Корольләр кылычы» ярты гасыр узгач 2016 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
  4. Указ Президента РФ от 04.11.2010