Фәттахов Ленар Равил улы
Ленар Равил улы Фәттахов (рус. Фаттахов Ленар Равилевич, 12 май 2003) – «Рубин» ФК футболчысы (ярымсакчы позициясендә). Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы (2019). Командада 56 нчы номер астында уйный.
Тормыш юлы
2003 елның 12 маенда Казанда туган. 1 нче сыйныфтан Казанда «Рубин» фубол клубы академиясендә укый башлый. Мәктәптә укыган елларында Рубинның яшьләр командасында уйный. Мәктәпне тәмамлагач, төп командага ике атна шөгыльләнергә (кастингка) чакырыла. Үзен яхшы яктан күрсәтә, «Рубин»ның төп командасына алына. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты.
2016 елдан яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә катнаша.
2019 елның сентябрендә Татарстан чемпионатында Рубин-2 өчен 3 матчта катнаша[1].
2020-2021 еллар сезоныннан башлап, Россиянең яшьләр беренчелегендә катнаша. Шул ук сезонда Яшүсмерләр футбол лигасында (ЮФЛ-1) катнашып, 4 матчта уйный, 2 гол кертә[2].
2022 елның 20 мартында Россия Премьер-лигасында дебют ясый: ЦСКА белән матчта (1:6) 70 нче минутта алмашка чыга һәм сары карточкага дучар була.
2023/24 сезонда аренда хокукында «Кубань» командасында[3].
2024 елда «Рубин-2» икенче лигасының «Б» дивизионы командасы уенчысы. Шулай ук Илкүләм студентлар футбол лигасында Идел буе спорт һәм туризм академиясе командасы өчен берничә матч уйный[4].
Хыялы – «Реал Мадрид» командасы составында уйнау[5].
Искәрмәләр
- ↑ Фаттахов Ленар - игрок (рус.). ffrt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Статистика игрока Фаттахов Ленар Равилевич, Юношеская футбольная лига. Официальный сайт (рус.). yflrussia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Полузащитник Рубина Ленар Фаттахов официально перешёл в Кубань. football.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Караденизу некого тренировать: сразу девять игроков «Рубина-2» вызвали в вуз – зачем? (рус.). sport.business-gazeta.ru (24 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 сентябрь 2025.
- ↑ Айгөл Фәттахова. Ленар Фәттахов: «Футбол миндә ныклы холык тәрбияләде» // Ялкын : журнал. — 2022. — Апрель (№ 4). — С. 12-13.
Әдәбият
- Айгөл Фәттахова. Ленар Фәттахов: «Футбол миндә ныклы холык тәрбияләде» // Ялкын : журнал. — 2022. — Апрель (№ 4). — С. 12-13.
Сылтамалар
- «ВКонтакте» социаль челтәрендә Ленар Фәттаховның шәхси бите
- 100 бомбардиров. Чемпионат России. Ленар Фаттахов
- «Попал Хвиче в голеностоп, и Слуцкий больше не ставил справа». Воспитанник «Рубина» теперь в «Кубани». Интервью Ленара Фаттахова // Бизнес Онлайн, 08.08.2023.