Этнохороним

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Этнохороним я Этникон (грек телендә ἔθνος- «халык» + χῶρος - «җир» + όνυμα - «исем») — географик объект исеме белән бәйле шушы җирдә торучы халык исеме.

Татар телендә -лы, -ле кушымчасы ярдәмедә формалаша.

Мәсәлән: Казан - казанлы, Мәскәү - мәскәүле, Арча - арчалы, Псков - псковлы, Бөгелмә - бөгелмәле, Нурлат - Нурлатлы, Кычытканлы - кычытканлылы.

Шулай ук карагыз

  • Татар теленең орфографиясе