Яков Гиршман
Яков Моисеевич Гиршман (25 сентябрь 1913, Чита, Чита өязе[d], Байкал арты өлкәсе[d], Россия империясе — 17 ноябрь 1990, Казан, РСФСР) — совет музыка белгече, педагог, Казан консерваториясе профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты (1963)[1]. Казанда музыка белеменә нигез салучы[2]. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984)[1][3].
Тормыш юлы
1913 елның 25 сентябрендә Чита шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган[3]. Балачакта фортепианода уйнарга өйрәнә, 1920 еллар азагында агитация-сәнгать бригадаларында аккомпаниатор булып эшли. 1931—1934 елларда Иркутск эшче яшьләр театрында музыка бүлеге мөдире вазифасын башкара[1].
1934 елда Мәскәүгә күченә һәм Гнесиннар исемендәге музыка училищесының фортепиано бүлеген тәмамлый (1934—1938)[3][4]. 1938 елда Гиршман Мәскәү консерваториясенең теория-композиторлык факультетына укырга керә[1].
Бөек Ватан сугышы башлангач, консерваториядәге иптәшләре төркеме белән бергә халык ополчениесенә китә[5]. Разведка ротасында хезмәт итә: капитан дәрәҗәсендә полк штабы башлыгы ярдәмчесе була[6]. Яралана, ләкин 1944 ел азагына кадәр фронтта (II Беларус фронты) кала. 1945 елның декабрендә демобилизацияләнә[7].
Демобилизациядән соң дүртенче курска яңадан укырга керә[2], профессор В. Э. Ферман җитәкчелегендә Александр Николаевич Серов иҗатына багышланган диплом эшен башкара. 1947 елда Мәскәү консерваториясенең тарих-теория факультетын тәмамлый[1].
1947 елның көзендә гаиләсе белән Казанга күченә һәм Казан консерваториясенең музыка тарихы кафедрасында өлкән укытучы булып эшли башлый[8]. Төрле елларда музыка тарихы (1949—1967), музыка тарихы һәм теориясе (1971—1976), музыка белеме (1987—1988) кафедраларын җитәкли[1].
1963 елда «Пентатоника һәм аның татар музыкасында үсеше» темасына сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1985 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә[1].
Яков Моисей улы Гиршман актив музыкаль-агарту эшчәнлеге алып бара, лекция-концертлар белән һәм радио аша чыгышлар ясый[1]. Ул — Салих Сәйдәшев һәм Нәҗип Җиһанов иҗатын өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр авторы[8]. Көнбатыш Европа һәм ватан музыкасы, музыкаль анализ буенча хезмәтләр, шул исәптән И. С. Бахка багышланган һәм аның символик «B‑A‑C‑H» аваз монограммасын кулланган музыкаль әсәрләре турындагы очеркы белән билгеле[8].
Казан музыка белеме мәктәбенә нигез салучыларның берсе, укучылары арасында — Г. Кантор, А. Маклыгин, И. Харкеевич, Л. Бражник, С. Раимова һәм башкалар[9].
1990 елның 16 ноябрендә Казанда вафат була, Арча кыры зиратында җирләнгән[10].
Гаиләсе
- Тормыш иптәше — Шендель (Софья) Наум кызы Затуловская (25.12.1915-10.12.1989)[10];
- энесе — Михаил Моисей улы Гиршман (20.10.1937-17.05.2015) — әдәбият галиме, семиолог, филология фәннәре докторы, профессор, Донецк шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән;
- улы — Борис Гиршман, музыка белгече. 1989 елда Израильгә күченә;
- кызы — Любовь Гиршман, пианист[11].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957)[1];
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984 елның 20 августы)[1][3];
- Кызыл Йолдыз ордены (1966)[12];
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[3];
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (1945)[13].
Сайланма хезмәтләре
- Гиршман Я. М. Салих Сайдашев. — Казань, 1956.
- Гиршман Я. М. Назиб Жиганов. — М., 1956.
- Гиршман Я. М. Пентатоника и её развитие в татарской музыке. — М., 1960.
- Гиршман Я. М. Музыка как вид искусства. — Казань, 1962.
- Гиршман Я. М. Творчество композиторов Татарии. — Казань, 1965.
Хәтер
- 2013 елның 25 сентябрендә, Я. М. Гиршманның тууына 100 ел булу хөрмәтеннән, Казанның Лейтенант Шмидт урамындагы 37 нче йорт фасадында мемориаль такта ачыла[8][14]. Ачу тантанасы халыкара фәнни форум кысаларында уза[14].
- 2013 елның сентябрендә Казан консерваториясендә Я. М. Гиршманның 100 еллыгына багышланган «Ладовые коммуникации в евразийском пространстве» исемле халыкара фәнни конференция уздырыла. Форумда Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук Израиль, Кытай һәм Азәрбайҗаннан килгән вәкилләр катнаша. Конференция багышлау концерты белән тәмамлана, анда консерватория студентлары, укытучылары һәм галимнең оныгы чыгыш ясый[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Гиршман Яков Моисеевич (рус.). Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Кантор, Георгий. Основатель. Яков Моисеевич Гиршман (1913–1990) (рус.). Казанские истории (24 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Гиршман Яков Моисеевич (рус.). Пантеон России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков Моисеевич (рус.). Российская еврейская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков (рус.). Московская государственная консерватория имени П. И. Чайковского. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков Моисеевич (рус.). Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков Моисеевич/ Учетно-послужная картотека (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 На улице Шмидта состоялось торжественное открытие мемориальной доски Якова Моисеевича Гиршмана (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (26 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ Основатель. Яков Моисеевич Гиршман (1913—1990) // Г. Кантор, Семь искусств, № 8, 2012. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Отделить Гиршмана-публициста от Гиршмана-ученого довольно трудно (рус.). History-Kazan (1 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 апрель 2026.
- ↑ Кантор Г. М. Основатель музыковедческого образования в Казани // Из педагогического опыта Казанской консерватории: Прошлое и настоящее: Вып. 2 / Казан. гос. консерватория. Казань, 2005. - С. 95 - 111. (рус.). Казанская государственная консерватория. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков Моисеевич. Награды (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ Гиршман Яков Моисеевич. Награды (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Музыканту посвящается (рус.). Казанские ведомости (27 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 апрель 2026.