Яңа Сембер

Яңа Сембер (рус. Новоульяновск) — Россиянең Сембер өлкәсендәге шәһәр.

Халык саны — 16 032 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 20 332 кеше.[2]

География

Новоульяновск Иделнең (Куйбышев сусаклагычы) уң ярында, Сембердән 19 километрга көньяграк урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе — Белый Ключ (Сембернең Тимер юл районында урнаша) (7 км).

Тарих

Новоульяновск Кременки авылы янында 1957 елда Сембернең иярчен шәһәре буларак нигезләнә. 1961 елда Сембер цемент заводы үз эшен башлый, шул ук елда Новоульяновскка шәһәр тибындагы бистә статусы бирелә.

1967 елданшәһәр. 1978 елда шәһәр составына Кременки авылы кертелә.

2003 елда Сембер районы составыннан чыгарыла.

Халык

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[2]
~1 800 11 312 15 095 16 757 17 595 16 032

Икътисад

  • Сембер цемент заводы («Ульяновскцемент»).
  • Азбис һәм цемент әйберләр ясау комбинаты.
  • Йомшак түбә заводы.
  • Җыелма тимер-бетон заводы.