Яңа ел маркасы

Яңа ел маркасы (рус. Нового́дняя ма́рка) — Яңа ел сюжеты сурәтләнгән һәм Яңа ел котлаулары урнаштырылган почта маркасы. Кайбер илләрдә Яңа елга чыгарыла, кайберләрендә бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм үткәч почта аша җибәрелә торган открыткалар, хатлар һәм бандерольләр өчен кулланыла.

undefined

Тасвирлама

Дөньяның күп илләренең почта администрацияләре Яңа елны бәйрәм итүгә бәйле рәвештә төсле почта маркалары җитештерә. Шул ук вакытта маркалар декабрь ахырында гына түгел, елның башка айларында да басыла, бу төрле илләрдә кабул ителгән календарьлардагы аермаларга бәйле[1].

Барлыкка килү тарихы

undefined

1904 елда беренче тапкыр махсус яңа ел маркасын чыгаруны Дания почтмейстеры Эйнар Холбелл тәкъдим итә. Бу илдә басылган беренче Яңа ел маркасының номиналы кыйммәткә ия булмый һәм ул Яңа ел котлаулары өчен кулланыла. Әлеге маркалар танылу ала һәм алар кайбер Скандинавия илләрендә чыгарыла.

Характерлы сюжетлар: кышкы табигать күренешләре, Раштуа чыршылары, чаңгычылар, чанада шуучы балалар, Кар бабайлар, кыш һәм Яңа ел бәйрәменең башка символлары.

Яңа ел темасына номиналлы почта маркалары шактый соңрак барлыкка килә: башта алар гади маркаларда Яңа ел язмалары була, мәсәлән, 1931 елгы Парагвай маркасы.

Япония маркалары

1935 елдан башлап Яңа ел маркалары котлау открыткалары өчен түләү максатыннан Япониядә басыла башлый[2].

undefined

Алсу-кармин төсендәге шундый беренче маркада  [Sc#222]Фудзи тавы сурәтләнә. 1935 елның 1-31 декабренә кадәр марка Яңа ел открыткаларына ябыштырыла, 1936 елның 1 гыйнварыннан гади хатлар өчен түләү чарасы буларак кулланыла. Шул ук төстә 1936 һәм 1937 еллар чыгарылышлары [Sc#234, 256]була.

Бу традиция Икенче бөтендөнья сугышыннан соң яңадан торгызыла. 1948 елда Яңа ел бәйрәменә багышланган, ханэцукида (яп. 羽根突き) уйнаучы бала сурәтләнгән кармин-кызыл төстәге  [Yt #404; Sc #424]махсус почта маркасы чыга[3]. Шул ук елдан башлап Япониядә Яңа ел чыгарылышлары даими басыла[1].

1950 елдан мондый кармин-кызыл маркаларны чыгару дәвам итә һәм 1 гыйнварда, соңрак киләсе елның ноябрь-декабрендә төсле җитештерелә. Яңа ел маркалары әлегә кадәр ел саен чыгарыла.

1949 елдан Яңа ел маркалары бер үк вакытта блокларда чыга[≡]. Соңгылары сатылмый, лотерея билетлары буларак таратыла[1]. Мондый блоклар бәйрәмгә багышланган гомуммилли лотереядә уйнатылса да, алар почта җибәрүләрен франкировкалау өчен тулысынча файдаланылырга мөмкин[2]. Блоклар өчтән бишкә кадәр, 1977 елдан икешәр яңа ел маркасы һәм шәхси номерларга ия, алар буенча бүләкләр уйнатыла (хәзер алар 30-60 доллар бәяләнә).

Япониянең Яңа ел маркалары: 1948, 1950, 1951, 1952, 1953 — ике тапкыр, 1994 [Sc#424, 498, 522, 551, 576, 594, 2222]. 1950, 1951, 1953 һәм 1994 еллар чыгарылышларының сюжетлары бер үк вакытта Кытай Яңа елына багышлана

Гадәттә японнарның Яңа ел маркалары зур булмаган номиналларга һәм стандарт зурлыкка ия. Аларда еш кына курчаклар, уенчык хайваннар һәм башка балалар уенчыклары, сыннар[1], әкият геройлары битлекләре һәм башкалар сурәтләнә, алар сюжет ягыннан, кагыйдә буларак, Кытай календаре буенча Яңа елны бәйрәм итү белән бәйле. Мәсәлән, 1950 елда маркада юлбарыс, 1951 елда куян белән кыз, 1953 елда уенчык ат ясалган, 1957 елдан башлап мондый күренеш ел саен үткәрелә торган традициягә әверелә, чөнки япон календаре буенча һәр яңа ел аерым исемгә ия[1].

Совет Социалистик Республикалар Берлегендә һәм Россиядә чыккан маркалар

1962 елның декабрендә Совет Социалистик Республикалар Берлегендә кырыйларында махсус үтәли тишемнәр ясалган һәм тишемнәрсез (ҮФА [«Марка» акционерлык җәмгыяте] № 2802—2803) беренче «Яңа ел белән!» маркасы чыга[≡], әлеге маркалар һәр елны басыла[1]. Рәссам А. Шмидштейн рәсеме буенча эшләнгән 1962 елгы маркада Җир шары фонында Яңа ел чыршысы һәм тынычлык күгәрчене сурәтләнә. Марка купонында беренче тапкыр «Яңа ел белән!» дигән котлау язуы барлыкка килә. Бу миниатюраның Яңа ел үзенчәлеге беренче тапкыр 1962 елда әйләнешкә чыгарылган ССРБ почта маркасында 1963 ел күрсәтелүендә дә чагылыш таба[4].

1963 елның декабрендә өч яңа ел почта маркасыннан торган серия чыгарыла, аларның икесе (бәяләре — 4 һәм 6 тиен) Сергей Поманский рәсеме буенча эшләнә (Кар баскан чыршы һәм Кирмән йолдызы эчендә «1964» саны сурәтләнә), рельефлы басып бизәк төшерү һәм тирән басу ысулы белән бастырыла.

1965 елда Яңа ел почта маркаларына басып бизәк төшерелә. 1968 елның декабрендә беренче тапкыр 1 гыйнвар көненең махсус конверты ясала[4]. Яңа ел маркалары совет халкының уңышларын һәм казанышларын чагылдыра[1].

Россиянең беренче Яңа ел маркасы 1992 елның 2 декабрендә басыла[≡]

2009 елның декабрендә рәссам О. Лучникова эше буенча чыгарылган яңа ел маркасы ябыша торган кәгазьдә беренче тапкыр гадәти булмаган кар бөртеге формасында басыла. Гадәти булмаган форма (ике түгәрәкләнгән почмак) 2010 елның 1 декабрендә чыккан маркага да ошаган. Марканың рәссамы А. Грибкова ясаган рәсемендә бизәкләр һәм Россия байрагы фонында Кыш бабай сурәтләнә, ул кулына бияләй кигән килеш котлау конверты тотып тора[4].

Кытай Яңа елы сурәтләнгән дөнья маркалары

undefined

Азия һәм Һинд океаны илләрендә Яңа ел кытай календаре буенча билгеләнә — гыйнвар ахырында яки февраль башында[1]. Кытай Яңа елы хөрмәтенә почта маркаларын Япония, Кытай, Тайвань, Гонконг, Америка Кушма Штатлары, Яңа Зеландия, Австралия, Канада, Франция һәм башка дәүләтләр чыгара. Әлеге маркалар гыйнвар-февраль айларында басыла.

Кытай Яңа елы хөрмәтенә чыгарылган маркаларда традицион рәвештә киләсе елга туры килә торган символик хайван яки кошның[1] сурәте ясала. Алар — Күсе, Үгез, Юлбарыс, Куян, Аждаһа, Елан, Ат, Кәҗә, Маймыл, Әтәч, Эт һәм Дуңгыз (Кабан).

Марка рәсемнәре индивидуаль, яисә серияле булырга мөмкин. Мисал өчен, 1992 елдан АКШ Кытай Яңа елына багышланган маркалар чыгара, алар рәсемнең гомуми тибына ия — төсле кәгазьдән кисеп ясалган хайван фигуралары сурәтләре, шулай ук «бәхетле Яңа ел теләге» дип тәрҗемә ителә торган Кытай каллиграфик билгеләре. Мондый маркалар бу илдә Кытай ай циклының барлык унике хайваны тәкъдим ителгәнче ел саен басыла.

1950 елдан Япония XX гасырда беренче булып Кытай Яңа елы темасына сюжетлы коммеморатив маркалар чыгара башлый, соңрак түбәндәге илләрдә дә басыла:

1990 еллар һәм 2000 елның башында бу тематика башка дәүләтләр маркаларында да кулланыла:

Бу чыгарылышларның күбесе беренче көн конвертларны, истәлекле блокларны һәм башка филателист сувенирларны үз эченә ала.

2000 елларның икенче яртысыннан башлап, Көньяк Африка Республикасы, Сингапур, Таиланд һәм Словения дәүләтләре Кытай календаре буенча Яңа елга багышланган маркалар чыгара башлыйлар[5].

Яңа ел башка календарьләрдә һәм илләрдә

Иранда Яңа ел маркалары 1965 елдан бирле чыга. Аларга Иран флорасы һәм фаунасы сурәтләре ясала. Яңа елны биредә Шәмси тәкъвим буенча бәйрәм итәләр, 21-22 мартта билгеләп үтелә[1].

Кайбер мөселман илләренең маркаларында (Гыйрак, Мисыр, Судан, Ливия һәм башкалар) якынлашып килә торган Һиҗри елы күрсәтелә, аның башы Һиҗри тәкъвим буенча 1 мөхәррәмгә туры килә. Мәсәлән, 1975 елда гарәп илләренең почта маркаларында 1395 ел күрсәтелә[1].

Кубада 1 гыйнвар яңа ел башлану көне генә түгел, Кубаны азат итү көне дә, бу турыда Куба почтасы һәм почта маркалары тарихынан белеп була[1].

Эфиопиядә 11-12 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Яңа ел бәйрәме 1974 елдан бирле Халык-демократик инкыйлабы көне белән туры килә, бу илнең яңа ел маркаларында чагылыш таба[1].

Сен-Пьер һәм Микелона [Ивер һәм Телье (Yt) #{{{1}}}]Яңа ел авиация почта маркасының тарихы кызыклы. Алар 1961 елда басыла, бу утрауларның 1941 елда фашизмга каршы көрәш өчен оештырылган «Ирекле Франция» хәрәкәтенә кушылуына 20 ел тулу уңаеннан ясала. Маркадагы язуда күренгәнчә, бу тарихи вакыйга Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 Синегубов В. Новогодний калейдоскоп // Филателия СССР. — 1975. — № 12. — С. 59, IV с. обложки. — (Рубрика: Мир увлечений).
  2. 1 2 Япония // Филателистическая география. Страны Азии (без СССР) / Н. И. Владинец. — М.: Радио и связь, 1984. — С. 155. — 176 с.  [Тикшерелгән 22 сентябрь 2010]
  3. См. также статью Тушь.
  4. 1 2 3 Обухов Е. С новым годом! С новой маркой! Архивная копия от 4 март 2016 на Wayback Machine // Почта России. — 2010. — № 12 (82). — С. 64—67. [Тикшерелгән 2 февраль 2011]
  5. Китайский Новый год в филателии

Әдәбият

  • «Марки новогодние» // Большой филателистический словарь / Н. И. Владинец, Л. И. Ильичёв, И. Я. Левитас … [и др.]; под общ. ред. Н. И. Владинца и В. А. Якобса. — М. : Радио и связь, 1988. — С. 179. — 40 000 экз. — ISBN 5-256-00175-2.
  • Календарь филателиста на 1978 год. — М.: Связь, 1977. — С. 110.
  • Новый год в марках Архивная копия от 8 июля 2008 на Wayback Machine // Интеррос. — 2007. — № 5. (Дата обращения: 24 ноября 2008)
  • Новогодние марки // Филателистический словарь / Сост. О. Я. Басин. — М.: Связь, 1968. — С. ?. — 164 с.
  • Scott 2007. Standard Postage Stamp Catalogue. — New York, NY, USA: Scott, 2006. (англ.)

Сылтамалар

Төркемнәр