Җиһат Солтанов

Җиһат Солтанов, Җиһат Әдһәм улы Солтанов (баш. Йыһат Әҙеһәм улы Солтанов, 1932 елның 3 декабре, ССРБ, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Ырынбур өлкәсенең Зиянчура (хәзерге Сарыкташ) районы, Сунарчы (Чәңкем-Биктимер)) – язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1967). ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 3 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Зиянчура районы Сунарчы (Чәңкем-Биктимер) авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында алгач, Желтое авылындагы татар мәктәбенә керә. Авырып китү сәбәпле укуын дәвам итә алмый, үзлегеннән укый. Күмәк хуҗалык юлламасы белән Ырынбур өлкәсе авыл хуҗалыгы мәктәбен (1952), Уфада дәүләт университетын (1969) тәмамлый.

Башлангыч мәктәпне бетергәч, күмәк хуҗалыкта эшли. 19521956 елларда хәрби хезмәттә: Балтик флотында матрос. Аннан кайткач, Агыйдел пароходчылыгында эшли.

1965-1969 елларда «Сәнәк», «Башкортстан кызы» журналларында әдәби хезмәткәр, 1969-1986 елларда «Агыйдел» журналында бүлек мөдире булып эшли.[1]

Гаиләсе

Хатыны — Сания Гыйният кызы Әбдрәшитова, улы Сабит, кызлары Ильмира, Таңнура.

Иҗаты

Файл:Җ.Солтанов 1.jpg
Җиһат Әдһәм улы Солтанов

Беренче шигыре «Моряк сүзе» 1953 елда «Агыйдел», беренче хикәясе «Урман бабай» 1957 елда «Пионер» журналында басыла. «Урман бабай» (1967), «Йолдыз яңгыры» (1969), «Таң нурлары» (1971), «Минем шәҗәрәм» (1974), «Кояшлы кыя» (1978), «Кырыкбуын» (1982) китаплары авторы. Хәрби-патриотик темага иҗат итә: генерал Миңлегали Шайморатов турында С.Р. Кадыйровның «Урал бөркете» мемуарларының әдәби язмасы авторы.

Якташы буларак, татар шагыйре Төхфәт Ченәкәйнең 1956 елда БАССР Язучылар берлеге соравы буенча Шәехзадә Бабич турында язган истәлекләрен («Шәехзадә Бабич турында (ишеткәннәрем, күргәннәрем, сизенгәннәрем, белгәннәрем») мөхәррирли[2].

Тарих

Әдәби тәнкыйть һәм тарихи публицистика өлкәсендә дә эшли. «Сөләйман Морзабулатов: заманы һәм көрәше», «Салават шәҗәрәсе», «Башкортлар һәм Кытай», «Башкорт патшалары» (2007), «Башкорт дивизиясе» (2007) дигән документаль–публицистик басмалар әзерли. «Җирем, кешеләрем» (1996), «Ядкарь» (1992) романнары, туган халкының тарихын бик борынгы заманнарга (б.э. кадәр чорларга) илтеп ялгау максатында язылган «Хәтер хитап» (Хәтер китабы) (2002) дигән хезмәте нәшер ителә.[3] Шәхси сайтында 11 романын урнаштырган: http://зигатсултанов.рф/ 2014 елның 31 май көнендә архивланган.

Мостай Кәрим Җ. Солтанов язганнарга «тоташ бред» (саташу) дигән бәя куя.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).

Әдәбият

  1. Атнагулов Р. Сәйләннәрем төсле-төсле. Уфа: Китап, 2007.

Чыганаклар

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар