Җәүһәрия Мәрданова
Җәүһәрия Гайнулла кызы Мәрданова (кыз фамилиясе Хәйруллина; рус. Марданова (Хайруллина) Завгария Гайнулловна; 30 июль 1938, Иске Гәрдәле, Татарстан АССР) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Әтнә халык театрының әйдәп баручы артисты[1].
Тормыш юлы
Җәүһәрия Хәйруллина 1938 елның 30 июлендә ТАССРның Чаллы районы, Иске Гәрдәле авылында туа. 1953-1956 елларда Алабуга мәдәни-агарту училищесында белем ала һәм шул ук елны Олы Әтнә авылына эшкә җибәрелә[2].
1956—1983 елларда Әтнә район Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Иҗади үсеше Әтнә халык театры эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән[3].
1957 елда Әтнә районы Мәдәният йорты каршындагы җыр һәм бию ансамбле составында Мәскәүдә уздырылган Татар әдәбияты һәм мәдәнияте декадасында катнаша, Мәскәүнең Зур театрында чыгыш ясый.
1961 елда Әтнә районы балалар китапханәсенә мөдир булып эшкә урнаша, актерлык эшчәнлеген дә дәвам итә. 1964 елда Алабуга китапханә техникумын читтән торып тәмамлый. Балалар китапханәсе мөдире булып 46 ел эшли. Китапханә 12 ел рәттән (1980–1991) «Бик яхшы эшләүче китапханә» (рус. Библиотека отличной работы) исемен йөртә.
1988 елда З. Г. Мәрданова Олы Әтнә авыл Советы депутаты, ике тапкыр Әтнә район судының халык утырышчысы итеп сайлана[2].
Иҗаты
Әтнә халык театрында 1956 елдан 2007 елга кадәрге чорда төрле характердагы якынча 120 роль башкара.
Театр карьерасында иң мөһим вакыйга — Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә роле. (Беренче Мәйсәрә ролен башкаручы — Рокыя Кушловская, 1926 ел[4]).
1973 елның декабрендә Мәскәүдә «Гүзәлем Әсәл» спектакле куела. Шул ук елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[5]. Соңрак, Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендә Миңзифа ролен башкарган өчен, «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» дигән призга лаек була.
Төп рольләре
| Ел | Автор | Спектакль | Роль |
|---|---|---|---|
| 1958 | Р. Ишморат | «Гөлзада» | Гөлзада |
| 1965 | А. Гыйләҗев | «Көзге ачы җилләрдә» | Гандәлиф |
| 1966 | С. Шәкүров | «Уракчы кыз» | Сәрбиназ |
| 1969 | М. Әмир | «Тормыш җыры» | |
| 1968–1972 | И. Абдуллин | «Тиле яшьлек» | |
| 1973 | Ч. Айтматов | «Югалган бәхет» | Әсәл |
| 1977–1978 | М. Әмир | «Миңлекамал» | Миңлекамал |
| 1978 | А. Гыйләҗев | «Кар астында кайнар чишмә» | |
| 1981 | Р. Батулла | «Кичер мине әнкәй» | Миңзифа |
| 1982 | Х. Вахит | «Күк капусы ачылса» | |
| 1983 | Х. Вахит | «Ике килен килендәш» |
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1974 елның 25 гыйнварындагы Указы);
- «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» призы (Р. Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» спектаклендәге Миңзифа роле өчен, 1980).
- С. Шәкүровның «Уракчы кыз» спектаклендә Сәрбиназ ролен башкарган өчен беренче дәрәҗә диплом (Бөтенроссия смотры, Йошкар-Ола шәһәре, 1967).
- СССР төзелүнең 50 еллыгына багышланган сәнгать үзешчәнлеге смотрында С. Шәкүровның «Туган туфрак» спектаклендә Галинә ролен башкарган өчен беренче дәрәҗә диплом (1971).
- Ч. Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм» спектаклендә Әсәл ролен башкарган өчен лауреат дипломы (Мәскәүдә Пушкин исемендәге театрда чыгыш ясыйлар, 1972).
- 1975–1977 елларда РСФСРда узган I Бөтенсоюз хезмәт ияләренең үзешчән сәнгать иҗаты фестивалендәге иҗади уңышлары өчен М. Әмирнең «Миңнекамал» спектаклендә Миңнекамал ролен башкарган өчен лауреат дипломы һәм медале (1976).
- Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы Җиңүенең 40 еллыгына багышланган Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗаты смотрындагы иҗади уңышлары өчен лауреат медале (1984).
- Мәскәү шәһәрендә узган III Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендәге иҗади уңышлары өчен лауреат медале (1987).
- «Хезмәт ветераны» медале (1988)[2].
Гаиләсе
1960 елда Гомәр Мәрдановка (режиссер, актер, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре) кияүгә чыга. 1961 елда кызлары Ләйлә туа[2].
Искәрмәләр
- ↑ Мәрдәнова (Хәйруллина) Җәүһәрия (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Фонд № 57. Семья Мардановых: Марданов Гумер Ханнанович - актер, режиссер, заслуженный работник культуры, Марданова (Хайруллина) Завгария Гайнулловна - заслуженный работник культуры (рус.). Архив исполнительного комитета Атнинского района Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Театр тарихы. atnyateatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ «Зәңгәр шәл». Татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- ↑ Гөлсинә Зиннәтова. “Гүзәлем Әсәл” Арча сәхнәсендә (рус.). Арча муниципаль районы (24 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
Әдәбият
- Татар совет театры. — Казан, 1975.
- Салитова Ф. Ш. Музыкальные драмы С. Сайдашева. — Казань, 1988.
- Илялова И. И. Театр имени Камала. — Казань, 1986.
Сылтамалар
- «Зәңгәр шәл». Татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- «Зәңгәр шәл» татарның хөррияткә омтылуын күрсәтә. Саба таңнары (20 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- «Зәңгәр шәл» – кабат сәхнәдә! «Татарстан» ДТРК (17 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.
- 113нче «Зәңгәр шәл»: Мәйсәрәнең абыстайга әйләнгән чагы. Интертат (6 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2026.