Әлки вулысы (Тәтеш өязе)
Әлки вулысы (тат. ئەلكى ۋولىٰسىٰ, рус. Алькеевская волость, чуаш. Элкей вулăсĕ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Рунга, Тимбай, Янтуган, Батыр (Сембер губернасының Буа өязе), Яңа Шимкус, Зур Таяба, Шәмбалыкчы, Урта Балтай һәм Черки-Килдураз вулыслары белән чиктәш булган (1890). 21 торак пунктта 13034 кеше яшәгән.[1] 1920 елда Татарстан АССР составына керә, 1921 елда вулысның 14 торак пункты Чуаш АӨгә күчерелә. 1924 елда бетерелә, күпчелек территориясе Черки-Килдураз вулысына кушыла.