Әнисә Таһирова
Әнисә Таһирова (Әнисә Абдулла кызы Таһирова, баш. Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова) – шагыйрә. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). З. Биишева премиясе лауреаты (2011).
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 15 декабренда БАССР Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Макар авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1966), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1981) тәмамлый. Мәктәпне бетергәч, комсомол юлламасы буенча төзелештә эшли, башлангыч мәктәптә укыта. Институтны тәмамлагач, 1966-1968 елларда Күмертау районы Ермолаевка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1968 елдан журналистика эшендә: «Башҡортостан ҡызы» журналында (1968 елдан), «Совет Башҡортостаны» газетасында (1984-1985), Уфада радиокомитетта (1976-1993). Мәскәүдә әдәбият институтында (1990-1991), К. Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать интернат-мәктәбендә (1994-1997) укыта.
Иҗаты
Файл:Ә.Таһирова 1.jpg
Ә. Таһирова иҗат кичәсендә
Әнисә Таһированың лирик шагыйрә буларак иҗаты 1960 еллар уртасында башлана. Беренче китабы – «Коралай» (Болан кәҗә) (1971, (рус. Косуля, 1985). «Акчарлагым минем» (1974), «Барсын сиңа якты уйларым» (1979), «Могҗизага килә ышанасым» (1983), «Язлар бүләк итәм» (1986), «Әни сукмагы» (1988), «Умырзая җыры» (1990), «Йөрәк ядкаре» (1996), «Галәм чәчәге» (2002), «Алтын көз» (2011) исемле шигырь җыентыкларының төп темасы – намуслылык, туган илгә мәхәббәт, әниләрне кадерләү. Сонет жанрын куллана. Анна Ахматова, Марина Цветаева, Франческо Петрарка, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә итте. ССРБ шагыйрәләренең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырды һәм әдәби гонорарны Тынычлык фондына тапшырды.[2] Үзенең китаплары рус, татар, чуаш, азәрбайҗан, алман телләрендә нәшер ителгән. Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Р. Сәхәветдинова аның сүзләренә җырлар язды. 20 шигырь җыентыгы авторы.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).
- З. Биишева премиясе (2011) – БСТ каналында З. Биишева турындагы тапшыру өчен.
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973).
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- Күгәрчен районы китапханәсе [рус.]
- БР әдәби картасы [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
- ↑ Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе сайтында