Әхәт Гобәйдуллин
Әхәт Шәрифулла улы Гөбәйдуллин (рус. Аха́т Шарифу́ллович Губайду́ллин; 2 ноябрь 1919, Тимәш, Яңа Писмән вулысы, Бөгелмә өязе, Самара губернасы, РСФСР[d] — 1 февраль 1993, Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы, Россия) — Совет нефтьчесе, бораулау остасы[1]. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Социалистик Хезмәт Герое (1959). РСФСР Югары Советының V чакырылыш депутаты[2].
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 2 ноябрендә Самара губернасының Бөгелмә өязе, Тимәш авылында[3] (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) туа. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, җирле күмәк хуҗалыкта эшли[4].
1939 елда Кызыл Армиягә чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша, элемтә формированиеләре составында сугышчан юл үтә. 1945 елда сержант дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.
1946—1961 елларда, курсларда укыгач, «Татнефтегазразведка» трестының Әлмәт разведка конторасында бораулау остасы булып эшли. 1961—1972 елларда — «Әлмәтнефть» предприятиесенең скважиналарга капиталь ремонт ясау цехы остасы.
1962 елдан КПСС әгъзасы булып тора[5].
1972—1973 елларда «Татнефть» берләшмәсенең Минзәлә бораулау эшләре идарәсендә өлкән оста вазифасын башкара. Хезмәт юлын 1977 елда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә бораулау җитәкчесе вазифасында тәмамлый[6].
Әхәт Гобәйдуллин һөнәри эшчәнлегеннән тыш, иҗтимагый эшләр дә алып барган, РСФСР Югары Советы депутаты вазифаларын үти.
1993 елның 1 февралендә вафат була, Әлмәт шәһәренең икенче шәһәр зиратында җирләнгән[7].
Бүләкләре
- Социалистик Хезмәт Герое (1959) — нефть һәм газ сәнәгатен үстерүдәге күренекле уңышлары өчен;
- Ленин ордены (1959);
- «Сугышчан казанышлар өчен» медале;
- «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Бишьеллык ударнигы» медале[8];
- «Социалистик ярыш җиңүчесе» медале;
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)[9].
Гаиләсе
Хатыны — Мөзәянә Сәлимгәрәй кызы Гобәйдуллина[5].
Искәрмәләр
- ↑ О сельском поселении (рус.). Лениногорский муниципальный район и город Лениногорск. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Губайдуллин Ахат Шарифуллович. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Село Тимяшево. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2014. Архивировано из оригинала 18 декабрь 2014 года.
- ↑ О школе. edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Губайдуллин Ахат Шарифуллович, 02.11.1919. Документы участника войны. (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Губайдуллин Ахат Шарифуллович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Губайдуллин Ахат Шарифуллович | Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (рус.). tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Губайдуллин Ахат Шарифуллович. veterans.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
- ↑ Подвиг народа. podvignaroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.