Әһлиулла Суфиянов

Әһлиулла Гыйбәт улы Суфиянов (25 февраль 1927, Карыш, Бәләбәй кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР5 февраль 2009, Мәләвез, Мәләвез районы, Башкортстан, Россия) — совет тау-чыгару сәнәгатенең алдынгысы, Көнчыгыш Казакъстан совнархозының Зыряновск кургаш комбинаты Маслянка руднигы проходчиклар бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое (1961).

Тәрҗемәи хәле

1927 елның 25 февралендә Бәләбәй өязенең Исламгул авылында башкорт гаиләсендә туа. 1941—1947 елларда Миякә районының «Урал» күмәк хуҗалыгында эшли[1]. 1947—1951 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1951 елда Фрунзе шәһәрендәге инструменталь заводка балта остасы булып эшкә урнаша. 1952 елдан 1955 елга кадәр — забойчы, 1955 елдан — Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Зыряновск шәһәрендәге Зыряновск кургаш комбинатының Маслянка руднигында таучы-проходчик һәм проходчиклар бригадиры.

Аның бригадасы алдынгылар рәтендә саналган. 1959 елдан башлап, эш нормалары даими рәвештә арттырып үтәлгән. 1960 елның 24 февралендә бригадага «Коммунистик хезмәт бригадасы» исеме бирелә. Аның эш тәҗрибәсе гомумиләштерелеп, сәнәгатьтә кулланылышка кертелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1961 елның 9 июнендәге Указы белән, производствода югары күрсәткечләргә ирешкән һәм тау-чыгару сәнәгатендәге уңышлары өчен Әгълулла Гыйбәт улы Суфияновка, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Ә. Г. Суфиянов Казакъстан Компартиясе Үзәк Комитетының Ревизия комиссиясе әгъзасы итеп сайлана.

1964 елда Караганда шәһәрендә дала экспедициясендә катнаша. 1965—1967 елларда Кыргыз ССРда Учкошкон эзләнү-разведка партиясе бригадиры булып эшли[1].

1967 елда Башкортстанга кайта, 1981 елга кадәр шунда Миякә районының «Урал» колхозында сөт-товар фермасы мөдире булып эшли.

Мәләвез шәһәрендә яши. 2009 елның 5 февралендә вафат була, туган авылында җирләнгән.

Бүләкләре

  • «Урак һәм Чүкеч» алтын йолдызы (09.06.1961);
  • Ленин ордены (09.06.1961);
  • башка медальләр.

Әдәбият

  • Герои труда. — Уфа, 2011.
  • Богатырёв, Ф. Агулла Суфиянов — бригадир // Утро над Иртышом : сборник . — Усть-Каменогорск: Облиздат, 1960. — 211 с — С.188-195
  • Зыряновск: сборник. — Алма-Ата: Казахстан, 1991. 192 с., ISBN 5-615-00857-1, С. 132
  • Шығыс Қазақстан облысы [Мәтін] : энциклопедия. — Алматы : Қазақ энциклопедиясы, 2014. — Суфиянов Аглулла Гибатович: б. 708.
  • Герои Социалистического Труда — казахстанцы [Текст]. Т. 1. — Алма-Ата : Казахстан , 1969.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Әһлиулла Суфиянов

  1. 1 2 «Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Суфиянов Аглиулла Ибатович