Өмәтгәрәй Нәүрбиев
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 8 июнендә Чечен-Ингуш АССРның Грозный шәһәрендә туа. Милләте — ингуш.
Хезмәт юлын 1949 елда Токмак шәһәрендә (Кыргыз ССР) механизаторлар мәктәбен тәмамлагач, Кыргызстан, Украина (Червоноград шәһәре) предприятиеләрендә, башлый.
1969 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм түбәндәге объектлар төзелешендә катнаша: Кама автогиганты мәйданчыгындагы заводларның 1 нче һәм 2 нче чиратлары, Зәй тәгәрмәчләр заводы, Бигиш аэропортының очып-төшү юлы (1972), Яңа бистәсе (Тукай районы «Гигант» совхозының үзәк утары), Түбән Кама ГЭСы (1978), икенче термогальваника корпусы, транспорт электр җиһазлары заводы, картон-кәгазь комбинаты, Можга шәһәрендәге газ компрессоры станцияләре, Татар АЭСы, Алабуга трактор заводы; Яр Чаллы, Зәй шәһәрләрен, Кама Аланы бистәсен төзи; Татарстанның автомобиль юлларын сала.
«Һәр көн — ике смена нормасы» шигаре белән эшләп, коллектив хезмәт рекордлары куя: 9 нчы бишьеллыкта (1971—1975) план күрсәткечләре өч елда үтәлсә, 10 нчы (1976—1980) һәм 11 нче (1981—1985) бишьеллыкларда — икешәр бишьеллык бурыч үтәлә.
1991—2003 елларда «Контракт» шәхси юл-төзелеш ширкәтенең генераль директоры булып эшли.
1996 елда ул Әгерҗе шәһәрендә архитектура комплексы төзи башлый һәм, шул үк вакытта, юл тармагы һәм юл буе автомобиль сервисы өчен яшь эшчеләрне һәм урта звено белгечләрен әзерләү максатыннан, Татарстан Республикасында беренче булган «Татарстан республикасының Төбәкара уку үзәге» өчен инженер-техник һәм укытучы кадрларны формалаштыра. Ул — «Татарстан авылларын төзекләндерү һәм юллар салу» программасының авторы.
Новаторлык
Нәүрбиев җир эшләрен камилләштерүгә зур өлеш кертә. Аның бригадасы инженерлык идеяләрен тикшерү өчен полигонга әйләнә — хуҗалык итүнең 20 гә якын механизмы сынап карала. «КамАЗ» төзелешендә механизаторлар тарафыннан беренче тапкыр ватан автоскреперлары сезонлы машиналардан бөтенсезонлы машиналарга үзгәртеп корыла; төрле максатлы механизмнардан бригада подряды методы буенча эшли торган механизацияләнгән комплекслар төзелә. 1978 елдан башлап үз составында 40 ка якын җир казу-транспорт механизмы берәмлеге булган комплекслы автоскрепер бригадасы барлык эшләрне өзлексез бригада подряды буенча башкара. Өзлексез подрядны СССР Дәүләт төзелешенең (Госстрой) Төзелештә хезмәт ВНИИПИ институты хуплый һәм киң күләмдә гамәлгә кертергә тәкъдим итә. 1979—1980 елларда «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең төзелешне механизацияләү идарәсе базасында әлеге тәҗрибәне өйрәнү буенча ике тапкыр Бөтенсоюз семинары үткәрелә, һәм бу тәҗрибә СССРның иң эре төзелешләрендә кертелә.
Архитектура эшчәнлеге
Нәүрбиев, архитектор буларак, түбәндәгеләрнең авторы һәм төзүчесе:
- «КамАЗ төзүчеләренә дан!»[1], «Ватан сугышчыларына» (1981) һәйкәлләре;
- «Ватан сугышчыларына» мемориалы (1990, автордашы — скульптор Ю. Дрёмин, Мәскәү).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ике Ленин ордены;
- «Почет Билгесе» ордены;
- СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре;
- Татарстан АССРның атказанган төзүчесе (1976);
- Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины (1999).
Китаплары
Искәрмәләр
- ↑ Интересные памятники набережных челнов. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026.