Фолкленд утраулары
Фолкленд утраулары (ингл. Falkland Islands, исп. Islas Malvinas) – Атлантик океанның көньяк-көнбатышында урнашкан архипелаг. Архипелаг Көньяк Америка ярларыннан 483 км, Британиянең диңгез арты территориясе булган Көньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утрауларыннан 1080 км һәм Көньяк Шетланд утрауларыннан (Антарктика) 940 км ераклыкта урнашкан. Административ үзәге һәм бердәнбер шәһәр – Порт-Стэнли (яки Стэнли).
Ике эре (Көнбатыш һәм Көнчыгыш Фолкленд) һәм 200 тирәсе вак утраудан һәм кыялардан тора. Мәйданы 12,2 мең км². Ярлары нык телгәләнгән. Океаник климат.
Бүгенге көндә утраулар Британиянеке булып санала, ләкин Аргентина аларга шулай ук дәгъва кыла.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Население Фолклендских островов (перепись 2012 года)