Гавай утраулары

Гавай утраулары (ингл. Hawaiian Islands, һав. mokupuni o Hawai‘i, элек Сандвич утраулары) — Тын океандагы архипелаг. Утраулар төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка 3600 километрга сузылган һәм 24 вулканик утраулардан гыйбарәт.

Иң биек нокта — 4205 м. (Мауна-Кеа сүнгән вулканы). Иң эре утраулар: Гавай, Мауи, Молокаи, Оаху һ.б. Гамәлдәге вулканнар күп.

Климат — тропик диңгез климаты. Иң эссе ай — августның уртача температурасы +21…+25°С, февральнеке +18…+20°С. Уртача еллык явымнар саны — 3500—4000 мм. Елгалар фәкать зур утрауларда гына бар. Туфраклар — кызыл, кызыл-коңгырт, тауларда тау-урман коңгырт. Үсемлекләрнең 90% эндемик.

Туризм һәм ял итү зонасы; климатик курортлары бар. Административ мәркәз — Гонолулу шәһәре.

Диннәр

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Adults in Hawaii. Religious Landscape Study. Pew Research Center. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2019. Архивировано 7 июль 2019 года.