Михаил Горбачёв
Михаил Сергей улы Горбачёв (рус. Михаи́л Серге́евич Горбачёв) — ССРБ һәм Россия сәясәтчесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты, «үзгәртеп кору» («перестройка») сәясәтен башлаучы.
Тәрҗемәи хәл
Мәскәү дәүләт университетын (1955), Ставрополь авыл хуҗалыгы инстиутын (1967) тәмамланган. 1955 елдан комсомол, 1963 елдан — партия эшендә.
1966 елдан башлап КПСС-ның Ставрополь шәһәр комитетының беренче сәркатибе, 1968 елдан Ставрополь шәһәр комитетының икенче, соңрак беренче сәркатибе. 1975 елдан КПСС ҮК сәркатибе, 1985 елдан — Генераль сәркатибе; 1988 елдан ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе, 1989-1990 елдларда ССРБ Югары Шурасы рәисе.
1992 елның гыйнварыннан Халыкара иҗтмагый-икътисади һәм политологик тикшеренүләр вакыфы («Горбачёв-Фонд») белән җитәкчелек итә.
Бүләкләр
Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1990), Ленин (1971, 1973, 1981), Октябрь инкыйлабы (1978). Хезмәт Кызыл Байрагы (1949), Хөрмәт билгесе (1966), Изге Андерй Первозванный (2011), Хөрмәт (2001) орденнары белән бүләкләнгән.
Шулай ук карагыз
- ↑ Gaddis J. L. The Cold War: A New History (ингл.) — 1 — United States of America: Penguin Books. — P. 229. — ISBN 978-0-14-303827-6
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных