Нугай Урдасы

Нугай Урдасы (Олуг Нугай, Нугай Ордасы, Нугай Йорты, Мангыт йорты[1]; рус. Нога́йская Орда́) — XIV йөз ахыры — XV йөз башында, Алтын Урда таркалу сәбәпле, Идел белән Җаек елгалары арасында барлыкка килгән күчмә нугайлар дәүләте. XV гасырның 40 елларына (1440 елда[2]) оешып бетә һәм XVII гасырның беренче яртысында үзара низаглар һәм тышкы басым нәтиҗәсендә таркала[3].

Нугай Урдасы Россиянең көньягында һәм хәзерге Казакъстанның төньяк-көнбатышында урнашкан була. Территориянең үзәген Идел белән Җаек (Урал) арасындагы далалар тәшкил итә. Көнчыгышта нугайлар Җаекның сулъяк яры буйлап күчеп йөргәннәр, көньяк-көнчыгышта күчмә җирләре Көньяк Арал буйларына, көньякта Көнчыгыш Каспий буе үзәгенә, көнбатышта Әстерхан ханлыгына, төньяк-көнбатышта Казан ханлыгына, төньяк-көнчыгышта Көнбатыш Себер түбәнлегенә кадәр барып җиткәннәр[3].

undefined

Дәүләтнең оешуы

Нугай урдасын төзүдә һәм ныгытуда Алтын Урданың төмәне булган Идегәй мөһим роль уйный. Маңгыт ыруыннан чыккан Идегәй 1392 елдан маңгытларның олыбәе булып китә. 1390 елларда Идегәй, Алтын Урдада хакимлеген кулына алу һәм Маңгыт йортының күрше биләмәләре өстеннән хакимлеген ныгыту, аның чикләрен киңәйтү максатында, Туктамыш хан белән сугыша. Хан титулына хокукы булмауга карамастан, Идегәй, төмән буларак, 15 ел (1396—1411) дәвамында Алтын Урданың фактик хакиме булып тора[3].

1412 елдан Маңгыт Урдасы белән Идегәйнең варислары идарә итә. Бу вакытта Идегәй үзе дә хан варисларының Алтын Урда тәхете өчен үзара көрәшендә актив катнаша. Әлеге көрәш барышында Чыңгыз хан токымлы Чокре угланга кушылып, Идегәй аның бәкләрибәге була. 1414 елда Алтын Урда тәхетенә утырган Кәбәк ханны җиңеп, Сарайдан куылганнан соң, Идегәй Алтын Урданың бәкләрибәге (яки олуг әмире) булып китә һәм 1419 елга (үлеменә) кадәр шул вазифада кала[4].

Идегәй идарә иткән чорда Маңгыт Урдасы акрынлап Алтын Урдадан аерыла һәм аның җирләре бәйсез феодаль биләмәгә әверелә. Маңгыт Урдасының биләмәләре Көнбатыш Себер түбәнлегенә кадәр киңәя. Туктамыш хан нәкъ менә шушында качкан һәм шушында вафат булган. Бу җирдә тайбуга кабиләсе Идегәй хакимлеген таный[5].

Нугай Урдасы, бәйсез дәүләт буларак, XV йөзнең 40 нчы елларында (1440 елга[2]) Алтын Урданың көнчыгыш канатындагы вассал дәүләт Әҗен Урдасы Олысы  [рус.] ның таркалуы белән бәйле тәмам формалаша[6]. Бу вакытта, биләмәләр киңәю һәм күп кенә кабиләләрнең буйсыну сәбәпле, халык уртак исем белән «нугай» дип атала башлый. Мангыт йорты «Нугай Урдасы» яки «Нугай Олысы» дигән исем ала[1].

Нугай Урдасының башкаласы

Нугай Урдасының башкаласы Сарайчык шәһәре була. Сарайчык шәһәре Җаек елгасының түбән өлешендә, хәзерге Казакъстанның Атырау өлкәсе Сарайчык авылы янында торган.

Шәһәргә XIII гасырда нигез салына. Алтын Урда дәүләте яшәгән чорда Сарайчык аша Кырымнан һәм Кавказдан Каракорымга һәм Кытайга сәүдә юллары уза. XIII—XIV гасырлар — шәһәрнең чәчәк ату чоры, ләкин XV гасырда Сарайчык Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан җимерелә, ә халкы үтерелә. Нугай Урдасының башкаласы булгач кына, шәһәр яңадан җанлана. Шулай ук Сарайчыкта кайбер Алтын Урда ханнары һәм Нугай Урдасы хакимнәре дә җирләнгән.

Тарихи чыганаклар буенча Нугай Урдасының Бузан елгасы буенда да бер шәһәрчеге булган.

Урда тарихы

Язма чыганаклар буенча, XV йөз уртасында нугайлар Сырдәрьяның урта агымына кадәр барып җиткәннәр, ныгытылган шәһәрләрне басып алганнар. Мәсәлән, 1446 елда маңгыт Окас би Сырдәрьяның сулъяк ярында урнашкан Өзгент шәһәре белән идарә итә. XV йөздә Дәште Кыпчакның сәяси тормышында Идегәй токымы Муса бәк  [рус.] белән Ямгырчы бәк  [рус.] мөһим роль уйнаганнар.

1496 елда Казанга Себер-нугай явы була, Ямгырчы бәк Мәскәү дәүләтенең Казан хакимиятенә утырткан Мөхәммәд Әмин ханны тәхеттән төшерә.

1501 елда яңадан Иван III дипломатиясе җиңә һәм Ногай мирзалары ханнарны Мәскәү белән килештереп куя башлый.

1505 елда Казан ханлыгында Нугай аксөякләре яклаган Мәскәүгә каршы каршылык башлана.

XVI гасыр башында, даими ызгыш-талашлар нәтиҗәсендә, Нугай Урдасы таркала башлый. Биләрнең хакимияте бик нык көчсезләнә. 1520 елда казакъ ханы Касым Нугай Урдасының башкаласы Сарайчыкны басып ала.

1522 елда Нугай урдасы гаскәрләре Кырым тәхетенә гаскәр җыеп һөҗүм итәләр. Мәскәү белән дипломатияне яңадан ачып җибәрәләр һәм 1522 елдан алып 1530 елларга кәдәр союздашлар булып торалар.

1534 елда Бөек Мәскәү кенәзлеге тарафыннан Урдага илче итеп Данила Губин җибәрелә, ул Иван Грозныйга якын-тирә җирләр турында мәгълүмат җиткерә.

1550 елларның беренче яртысында өч еллык корылык һәм бозлавык нәтиҗәсендә кыш көне бөтен терлек һәлак була, нугайлар арасында үзара көрәш башлана, аның артыннан чума эпидемиясе килә, халыкның 40-50%-ы һәлак була, нугайлар Төньяк Кавказга күченә башлыйлар.

Шәех Мамай (1548—1549) һәм Йосыф (1549—1554) бәкләр идарә иткәндә, Нугай Урдасы Көнчыгыш Европа һәм Себер төбәгенең халыкара мөнәсәбәтләрендә актив роль уйный, еш кына Әстерхан, Казан, Себер һәм Кырым ханлыкларының эчке эшләренә дә тыкшына. Казан тәхетенә Мамык хан (1496), Сафагәрәй ханның (1546) нугайлар гаскәре ярдәмендә утыртылуы мәгълүм.

1546 елда Али морза җитәкчелегендәге 10 меңлек Нугай гаскәре Әстерханны алган Кырым ханы Сәхиб-Гәрәйдән үч алу өчен Кырым ханлыгына каршы яуга чыга. Перекоп тирәсендәге зур һәм каты бәрелештә кырымлылар нугайларны тулысынча чолгап алалар һәм тар-мар итәләр[7]. Сәхиб-Гәрәй әсир нугайларны үтерергә боерык бирә[8].

XVI гасыр уртасында Нугай Урдасына һәлакәт килә. Олысларның сәяси карашлары төрле булу сәбәпле, эчке сугышлар башлана һәм Нугай Урдасы Олы Нугай Урдасына, Кече Нугай Урдасына, урдачыкларга (Шәех Мамай нәселе урдасы һ.б.) бүлгәләнә.

Мәсәлән, 1555 елда Җаек, Җембе һәм Сырдәрья елгалары арасында күчеп йөрүче аерым Алтул Урдасы (Алтысар олысы) барлыкка килә. 1556 елда Урдада ачлык була.

Аристократик иерархия башында бәк (би, бәй) торган, ә дәүләттә икенче кеше булып Нугай тәхетенең варисы нурадин саналган. Тәхет варислыгының традицион принцибыннан аермалы буларак (хакимият атадан улына күчә), Нугай хакимнәре дәүләтне өлкән абыйсыннан кече абыйсына мирас итеп алганнар. Морзалар — күчмә тормыш рәвешенә бәйле җир биләмәләренә карап түгел, ә терлек башына карап бәяләнгәннәр. Нугай Урдасының халкы чагыштырмача күп була, тарихчы Вадим Трепавлов 720—960 мең кеше дигән фикер әйтә[4].

Олы Нугай Урдасы

undefined

1557 елда Нугай Урдасы бәге Исмәгыйль үзен Явыз Иван вассалы дип таный. Шуңа бәйле рәвештә Нугай Урдасы, Идел аръягындагы далада калган Олы Нугай Урдасына (Олы Нугайларга) һәм Мәскәү сюзеренитетын танырга теләмәгән Кече Нугай Урдасына (кече нугайлар, Казый олысы, яки Кубань Урдасы) бүленеп, Казый морза җитәкчелегендә көнбатышка, Азак буена һәм Кубаньга күчеп китә.

Ләкин Изге Рим империясе дипломаты Сигизмунд Фон Герберштейн үзенең 1549 елда ук басылып чыккан Мәскәү картасында нугай татарларын Иделнең түбән агымында ике як яр буйлап урнаштыра («Nagayske Tartare»).

1577 елда Урданың башкаласы Сарайчык кенәз Серебряныйның рус гаскәре тарафыннан алына. Урда, мөстәкыйль берләшмә буларак, бетмәс-төкәнмәс эчке фетнәләр аркасында таркала. Дәүләтнең көчсезлегеннән Нугай Урдасының көндәшләре файдалана.

XVII гасыр башында Җаекның ике яры буйлап Иделгә кадәр Нугай күчмә җирләренә калмыклар килеп урнаша. 1628—1630 елларда Хо-Урлюк җитәкчелегендәге калмыклар зур Нугай Урдасына һөҗүм итәләр һәм Идел белән Җаек елгалары аралыгын билиләр[9].

1634 елда калмыклар яңадан Олы Нугай Урдасына һөҗүм итәләр һәм аны тар-мар итәләр, нугайларның бер өлешен юк итәләр. Олы нугайларның калдыклары акрынлап казакълар һәм каракалпаклар составына кушыла[10], өлешчә Иделнең уң ярына күчеп, Кече Нугай Урдасы белән күчеп йөрергә мәҗбүр булалар.

Ахыр чиктә, нугайлар Төньяк Кавказга күчәләр.

Идәрәчеләре

Идарәче бәкләр, гадәттә, Идегәй нәселеннән булалар[1].

Нугай Урдасы ике өлештән торган: Җаектан көнбатыш тарафтагы Уң канат белән бәк билгеләгән нурадын, Җаектан көнчыгыш тарафтагы Сул канат белән кековат идарә иткән; XVI йөз ахырында, Нугай Урдасының төньяк-көнчыгыш өлкәләре белән идарә итү өчен, тайбуга вазифасы булдырыла.

Уң һәм Сул канат биләмәләре аерым олыслардан тора, алар белән морзалар идарә итә.

Хәрби көчләр

undefined

Урданың күчмә халыктан торганлыктан, армия дә башлыча атлы була. Аның нигезен ерак яуларга һәм засадаларга ярашлы җиңел атлы гаскәр тәшкил иткән. Нугай сугышчыларының тактикасы атлы гаскәрнең җиңел булып, маневрлы һәм тиз хәрәкәт итүенә нигезләнгән була. Гаскәр көтелмәгәндә һөҗүм итә, дошманның тылына каршылыксыз үтеп керә ала торган була. Сугышка иң алдынгы гаскәре — Алтын Урда (соңыннан Олы Урда) ханнары гвардиясе, яу вакытында чакырыла торган биләмә морзалары һәм бәкләре дружиналары була. Урдада һөнәрчелек үсмәгән булу сәбәпле, кораллар, нигездә, Бохара һәм Сәмәркандтан китерелә. Гаскәр саны 300 мең кешегә җитә. Нугай биләренең тактикасының нигезендә көтелмәгәндә һәм тиз арада һөҗүм итү ята. Ул, шулай ук, сугыш вакытында динамик маневрлар ясап, дошман тылына көтелмәгән удар ясарга мөмкинлек биргән[4].

Дин

Нугай урдасында яшәүчеләрнең төп дине мәҗүси ышанулар рудиментлары белән сугарылган Ислам диненең сөнни юнәлеше булган.

Хуҗалыгы

Икътисадның нигезен күчмә терлекчелек (атлар, сарыклар, мөгезле эре терлек һәм дөяләр) һәм транзит сәүдәсе тәшкил итә. Икмәк, металл эшләнмәләр һәм тукымалар сатып алу өчен нугайлар күрше илләр, бигрәк тә рус дәүләте белән җанлы сәүдә алып баралар. Актив товар алмашуга Урданың Урта Азия һәм Ираннан Көнчыгыш Европага сузылган иске кәрван юлларында урнашуы ярдәм итә. Рус базарына нугайлар башлыча XVI гасырда рус хакимнәре һәм йомышлы кешеләр тарафыннан дворян ополчениесе ихтыяҗлары өчен сатып алынган атлар китерәләр[11].

Алтын Урдадан соңгы башка дәүләтләрнең халкы нигездә утрак тормыш рәвешенә күчкәндә, Нугай Урдасының икътисады элеккечә күчмә сыйфатта кала. Бу дәүләт территориясендә бер генә шәһәр — Сарайчык була, ул да Алтын Урдадан мирас булып кала. 1581 елда казаклар Сарайчыкны алалар һәм җимерәләр (алга таба шәһәр торгызылмый).

Урда берничә үзидарәле олысларга бүленә. Алар белән морзалар җитәкчелек итә. Морзалар нурадин ярдәмендә идарә иткән бәккә буйсыналар. XVI гасырда Нугайларның Иделнең көнбатыш ярына миграциясе Нугай урдасыннан Кече Нугайларның аерылып чыгуына китерә, соңрак көнбатыш нугайларда иң югары титул Солтан титулы була.

undefined

Нугайлар күчмә халыкларга хас булган торакларда — сфера рәвешле тирмәләрдә яшәгәннәр. Еш кына зур гаиләгә берничә тирмә туры килә: берсе балалар өчен, икенчесе олылар өчен. Нугайлар елга берничә тапкыр үзләренең утыру җирләрен алыштырып, терлек азыгы күп булган урыннарга күченәләр.

Ирләр кызыл, зәңгәр яки соры төстәге тыгыз постау чикмәннәр кигәннәр, чалбарларын нигездә сарык тиресеннән теккәнннәр, ә күп катлы кием астында мамык күлмәк булган. Хатын-кызлар да охшаш киемнәр кигәннәр, киемнәренең үзенчәлеге булып ефәк халатлар һәм иркен ак киемнәр торган. Җылы киемнәрдән сарык туны, ә башларына очлы итеп тегелгән бүрекләр кигәннәр. Хатын-кызларның баш киемнәре — көмеш бизәнү әйберләре яки тәңкәләр белән тышланган түгәрәк бүрекләрдән гыйбарәт була. Төп аяк киеме калын күн итекләр була[4].

Сәнгать

Нугайларның традицион орнаментлары — хайван сурәтләре һәм үсемлек композицияләре. Традицион музыка коралы — гитараны хәтерләткән кыллы думбра. Популяр тынлы уен кораллары: зурна (флейта аналогы), тулып-зурна (сорнай), кавал (сыбызгылы курай), камыш камал (камыш курае). Популяр бәреп уйный торган уен коралы — дөмбәләк, дарэ (шөлдер)[11].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 В.В.Трепавлов. Нугай Урдасы. Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  2. 1 2 Андреев А. История крыма. — М.: Монолит-Евролинц-Традиция, 2002. — (История и страна).
  3. 1 2 3 Трепавлов В. В. История Ногайской Орды. — М.: Восточная литература, 2002.
  4. 1 2 3 4 Государства на руинах Золотой Орды: Ногайская Орда (ч.2) - Статьи. diletant.media. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  5. Происхождение эдигеидов - правящей династии ногайской Орды (по данным результатов генетических исследований). eLIBRARY.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  6. Взаимоотношения России и Ногайской Орды (1489-1563 годы). eLIBRARY.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  7. Гайворонский О. Повелители двух материков. Т. 1.. — Крым—Бахчисарай, 2007. — 210 с.
  8. «Ногайская бойня» у Перекопа. web.archive.org (30 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  9. Илишкин М.Г. Участие ойрат-калмыков в политической истории Тибета (рус.). web.archive.org (11 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2025.
  10. [ НОГА́И] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — Большая российская энциклопедия: [в 35 т.]. — М., 2013. — С. 254. — ISBN 978-5-85270-360-6.
  11. 1 2 Антон Мухортов. Кто такие ногайцы: история происхождения, численность, где живут и как выглядят. Это Каваказ (9 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә