Кояш
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- астрономиядә: җир һәм башка күк җисемнәре: планеталар, аларның иярченнәре, астероид, метеорит һ. б. белән бергә бер система тәшкил иткән һәм шул системаның үзәге булган бердәнбер йолдыз;
- җир өчен яктылык һәм җылылык чыганагы булган күк җисеме;
- шул җисемнән тарала торган нур, яктылык, җылылык;
- күчерелмә мәгънәдә: иң якын һәм иң кадерле кеше, сөйгән яр;
- күчерелмә мәгънәдә: иң якын, иң кадерле, тормыш өчен иң кирәк булган нәрсә чыганагы;
- күчерелмә мәгънәдә (сөйләм телендә): кояш төсендәге түгәрәк нәрсәләр (коймак, көнбагыш турында).
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
Кояшлану (кояш чыгу, аязу; күчерелмә мәгънәдә: кояш кебек булып китү, үзендә сөенеч, шатлык чагылу), кояшлау (кояш чыгу, аязу), кояшлы (аяз, кояш яктыртып торган; кояш балкып торган көннәре күп булган; күчерелмә мәгънәдә: бәхетле, канәгать), кояшсыз (кояш булмаган, болытлы), кояштыр (ант итеп ышандырганда кояшны таныклыкка чакырып әйтелә торган сүз).
Өстәмә мәгълүмат
Борынгы татар телендә кояш «көн, көнәш» дип аталган. «Борынгы төрки сүзлек»тә дә кояш сүзе теркәлгән. Гарәпчәдән кергән шәмес сүзе дә телдә актив булган (сәнаи шамсия, хоруфе шәмсия, көсуф әшшаме һәм башкалар).
Астрологиядә Кояшка алтын туры килә дип санаганнар. Борынгы мәҗүсиләрдә кояшка табыну киң таралган була.
- Кояш сәгате — механик сәгатьләр уйлап табылганга кадәр вакытны әйберләрнең күләгәсе озынлыгына карап билгеләү өчен кулланылган җайланма. Бик борынгы кояш сәгате турында Библия хәбәр итә. «Патшалыклар китабы»ның егерменче бүлегендә яңа эрага кадәр 732 ел тирәсендә яшәгән Ахаз патшаның обелисктагы кояш сәгате телгә алына. Ләкин тагы да борынгырак Мисыр кояш сәгатьләре дә табылган, алар яңа эрага кадәр ХІІІ һәм ХV гасырга карыйлар. Тик шуны әйтергә кирәк: Борынгы Мисыр кояш сәгатьләре әле төгәл йөрмәгәннәр. Алар елга ике тапкыр язгы һәм көзге сәвияләрдә (көн-төн тигезлегендә) генә вакытны дөрес күрсәткәннәр. Тора-бара сәгатьнең шкаласын камилләштереп, төгәлрәк сәгатьләр ясарга да өйрәнгәннәр. Мәсәлән, ХV гасырда яшәгән гарәп астрономы Сибт-әл-Маридини үзенең бер кулъязмасында көне буе тигез йөри торган ярымкүчәрле сәгатьне тасвирлый. Якынча шул ук вакытларда Мисыр астрономы Ибн-әл-Мәһди дә шуңа охшаш кояш сәгате ясаган.
Болгар-татарларда төрле үлчәү берәмлекләреннән файдалану тарихын махсус өйрәнгән бер галим: «(Элек кояш сәгатьләре) манараларга, мәчетләргә керү юлына урнаштырылган булганнар», — дип яза. Мондый сәгатьләрнең горизонталь (тигез җир өстендә), вертикаль (стенага эшләнгән) һәм экваториаль (урынның географик киңлегенә бәйле рәвештә авыш яссылыкка вертикаль урнаштырылган) төрләре булган.
- Кояш календаре. Килеп чыгышы ягыннан Кояш календаре бик борынгылардан санала. Мисырда, мәсәлән, ул безнең эрага кадәр 3 мең ел элек кулланыла башлаган. Бу календарь буенча ел 12 айдан һәм 365 көннән торган. Әмма һәр айда 30-ар көн генә булган. Артып калган 5 көн, бәйрәм көннәре рәвешендә, елның азагына кертелә барган. Грек тарихчысы китергән бер легенда буенча, Мисыр Алласы Тот, Ай алиһәсе белән шашка уйнап, аңардан биш көн вакыт отып алган. Нәкъ менә шул көннәрне ул, имештер, календарьга өстәмә итеп керткән.
Кояш календарьларының иң билгелеләреннән берсе — Юлий (Юлиан) календаре. Безнең эрага кадәр 46 елда Юлий Цезарь кушуы буенча, борынгы Рим календарена реформа үткәрелә. Юлий календаре дип аталган бу яңа календарь 45 елның беренче гыйнварыннан гамәлгә керә. Ел башы итеп 1 январь алына. Ә аңа кадәр римлыларда яңа ел 1 марттан башлана торган була.
Юлий календаре буенча елның озынлыгы 365 тәүлек һәм 6 сәгать дип исәпләнә. Уңайлылык өчен анда өч ел 365-әр, ә дүртенче (кәбисә) ел 366 көнлек итеп алына. Ел 12 айга бүленеп, тәртип саннары так булган айлар 31-әр, ә тәртип саннары җөп булган айлар 30-ар көннән тора. Кәбисә елның феврале генә 29 көнле була.
- Идел буе Болгар дәүләтендә һәм аның варисы булган Казан ханлыгында фарсы кояш календаре — Шәмсия елы киң таралган була. Бу календарь буенча вакыт исәбе Кояшның Зодиактагы 12 йолдызлык аша үтүенә бәйләп алып барыла. Яңа ел исә Кояш Хәмәл йолдызлыгына кергән көннән башлана. Бу исә язгы көн-төн тигезлегенә, ягъни 21 мартка туры килә. Шәмсия елы 12 айга бүленә. Аларның алтысы — 31, бишесе — 30, ә берсе — 28 (кәбисә елны 29) тәүлектән тора. Айларга исемнәр йолдызлык исемнәреннән чыгып бирелгән.
- «Мөстәфадел-әхбар» әсәрендә Ш. Мәрҗани фарсы Кояш календареның Казан татарлары арасында игенчелек эшләрендә, шулай ук кояш чыгу, кояш баю, намаз вакытларын белү өчен файдаланылуы, бу календарьның «Хәмәл хисабы» дип йөртелүе (беренче ай «Хәмәл» булудан), андагы айларның, гарәби исемнәрдән тыш, кайчакта сөрьяни (сүрияле) исемнәр белән дә аталуы хакында хәбәр итә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Кояш ашау
- кояш нурлары тәэсирендә әйбернең төсе уңу;
- кызыну;
- кар эрү турында.
Кояш кебек (төсле, шикелле)
- көләч йөзле, мөлаем.
Кояш колаклану
- әйләнәсендә нур алкасы чагылу.
Кояш сугу
- кояшта озак булудан бик нык баш авырту, укшыту, кайвакыт һуштан язу.
Кояшы баю (бату)
- иркен яшәү, эшләү, иҗат итү мөмкинлекләре бетү.
Кояш тотылу
- Кояш белән Җир арасына Ай кереп үткәндә көн капланып тору.
Кояш төшү
- кояшның яктысы, шәүләсе төшү.
Кояш күрү
- иркен якты көн, бәхет йөзе күрү;
- көн яктысы күрү.
Кояшны айга ялгау
- көнгә-төнгә карамый өзлексез эшләү.
Кояшның да табы бар
- кешедән гаеп эзләүгә каршы әйтелә.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Ай белән кояш берәр генә була.
- Ай нурны кояштан ала.
- Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
- Кояшны балчык белән сылый алмассың.
- Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
- Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
- Кояшның кадере баегач сизелә.
- Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды.
- Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
- Кояш барына да бертигез карый.
- Кояш кермәгән өйгә врач керер.
- Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
- Болыт астындагы кояшның җылысы юк, халыкка төшмәгән гыйлемнең файдасы юк.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Җәйләр узган инде, гөлләр сулган инде,
Кояш качкан инде болытка.
Безне таныштырган җәйге кичләр барын
Син онытма ләкин, онытма.
(«Җирдә сөю барын онытма», И. Закиров, Җ. Усманов көе,
Р.Корбан сүзләре)
Өй артыгыз гөлбакча,
Гөлләре түтәл-түтәл.
Түтәлләргә кояш төшкән,
Нуры гөлләрне үпкән.
Гөлбакчагыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем,
Күбәләк булып кына.
(«Өй артыгыз гөлбакча», Р. Курамшин көе, Г. Зәйнашева сүзләре)
Таралды инде болытлар,
Аязды һавалар.
Иделдә зәңгәр дулкыннар
Ярларга кагалар.
Саумы, кояш!
Саумы, иртә.
Исәнме! — диләр,
Иркәли, иркәли җанны
Ягымлы көйләр.
(«Саумы, кояш», М. Мозаффаров көе, Р. Әхмәтҗанов сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл егетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде (Г. Тукай, «Исемдә калганнар»).
Былтыр су коендырып кайткач йонының өстеңдә кояш уйнап йөри торган, сыртлары беленми торган атларның да кабыргалары юлланып-саналып тора (Г. Исхакый, «Тормышмы бу?»).
Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар (А. Алиш, «Нечкәбил»).
Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады; ни күрим: бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты; җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде; көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым (Г. Ибраһимов, «Кызыл чәчәкләр»).
Таң сызылган вакытларда яки кичен кояш баеганда текә яр кырыена утырып Иделгә карасаң, андагы матурлыктан, андагы хозурлыктан күзләргә яшь килә (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Кыз-кыркын, битен кояш ашамасын дип, яулыгын каш өстенә үк төшереп бәйләгән дә тар ярыктан күзләре генә елтырап күренә (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).
Бик хәтәр җилли башлаган һәм кояш баешы ягыннан ярты күкне иңләп кара-кучкыл-аксыл болытлар күтәрелеп килә (В. Нуруллин, «Һәлакәт»).
Кай арада, ничек кенә хәбәр итеп өлгергәндер инде, берзаманны бүлмәгә, кояш сыман балкып, Фатыйма әбекәй килеп керде (В. Имамов, «Тозлы яра»).
Тышта бик эссе булгач, кояш сукты бугай, дип, әбисе өйрәткәндәй яулык астына әрекмән яфрагы салып, башын кысып яулык белән бәйләде (З. Кадыйрова, «Көтеп узган гомер»).
Төнлә генә явып, аклыгын җуярга өлгермәгән кар кояш нурында асылташларны көнләштерерлек итеп җемелди (А. Әхмәтгалиева, «Ул бит берәү генә»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.