Роман Абрамович
Роман Аркадий улы Абрамович, Чукотка автономияле округының экс-губернаторы (2001—2008)[4], Россия, Израиль, Бөекбритания һәм Португалия эшмәкәре, Forbes мәгълүматлары буенча Россиядә байлык буенча икенче урында, миллиардер һәм дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 24 октябрендә Сарытау шәһәрендә туа. Әнисе Ирина Васильевна, чыгышы белән Сарытаудан, Сыктывкарда яши, Роман Аркадий улына 1,5 яшь булганда вафат була. Әтисе Аркадий Нахим улы Сыктывкар совнархозында эшли һәм Романга 4 яшь булганда төзелештә булган авария нәтиҗәсендә һәлак була. Ятим Романны әтисенең бертуганы Лейба Нахим улы үз гаиләсенә ала, алар Коми Республикасының Ухта шәһәрендә яши. Роман 2 сыйныфка кадәр 2 нче шәһәр мәктәбендә укый.
1974 елда әтисенең икенче абыйсы Абрам Абрамович янына Мәскәүгә күчә. 1983 елда Мәскәүнең 232 номерлы урта мәктәбен (хәзерге 2054 номерлы дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе) тәмамлый, шул ук елны Ухта индустриаль институтының урман-техник бүлегенә укырга керә.
1984-1986 елларда хәрби хезмәттә, Владимир өлкәсе Киржач шәһәрендә хезмәт итә.
Мәскәү дәүләт юридик һәм Россия дәүләт нефть һәм газ университетларын тәмамлый.
1987—1989 елларда «Мосспецмонтаж» СУ-122 трестында[5] механик.
1980 елларда «Уют» кооперативын оештыра, бу кооперативта полимердан уенчыклар ясала.
1990 еллар башында «Меконг» акционерлык җәмгыятен, «Фирма "Супертехнология-Шишмарев"» шәхси оешмасын, «Элита», «Петролтранс», «ГИД», «НПР» ябык типтагы акционерлык җәмгыятьләрен оештыручы була.
1980 ел ахырында 1990 ел башында кече бизнес белән шөгыльләнә башлый, шуның нәтиҗәсендә нефть-трейдер эшчәнлегенә күчә.
1991-1993 елларда Роман Абрамович коммерция һәм арадашчылык эшчәнлеге, шул исәптән нефть продуктларын сату белән шөгыльләнә торган «АВК» кече оешмасын җитәкли. 1992 елда тикшерү Абрамовичны Ухта нефть эшкәртү заводыннан якынча 4 млн сумлык дизель ягулыгы белән 55 цистерна урлауда гаепли, аны сак астына алу турында карар чыгарыла (Мәскәү шәһәр прокуратурасының 79067 җинаять эше)[6].
1995 ел башында 28 яшьлек Абрамович Борис Березовский белән бергә «Ноябрьскнефтегаз» базасында һәм ул вакытта «Роснефть» составына кергән Омск нефть эшкәртү заводында бердәм вертикаль-интеграцияләнгән нефть компаниясе төзү буенча уртак проектны тормышка ашыруга керешә.
1993-1996 елларда Роман Абрамович швейцар Runicom S.A.-ның Мәскәү вәкиллеген җитәкли. 1995-1996 елларда «Сибнефть» ААҖ акцияләрне сатып алу өчен берничә ширкәт оештыра, «Сибнефть» акцияләренең 51% сатып ала. 1996-2000 елларда Абрамович «Сибнефть» ААҖнең директорлар шурасы әгъзасы.
1999 елның 9 декабрендә 223 нче Чукотка бер мандатлы сайлау округы буенча III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. Думада бернинди дә фракциягә керми. 2000 елның февраленнән Думаның Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш Мәсьәләре буенча комитеты әгъзасы.
2000 елның 24 декабрендә Чукотка автономияле округы губернаторы булып сайлана.
2002 елның 27 сентябреннән 2003 елның маена кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы.
2005 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Роман Аркадий улы Абрамович кандидатурасын губернатор постына кабат билгеләнүгә тәкъдим итә, 21 октябрендә губернатор вазифасына кабул ителә. 2008 елның 3 июлендә Президент Дмитрий Медведев Абрамовичның губернатор вәкаләтләрен «үз теләге буенча» дип вакытыннан алда туктата.
2008 елның 13 июлендә Чукотка автономияле округы Думасы депутатлары Роман Абрамовичтан депутат булырга һәм округ Думасын җитәкләргә тәкъдим итәләр һәм 12 октябрьдә ул өстәмә сайлауларда 96,99% тавыш җыеп дупутат була. 22 октябрьдә Чукотка автономияле округы Думасы рәисе итеп сайлана.
Абрамович капиталы
«Forbes» журналының 2001 ел нәтиҗәләре буенча Роман Абрамович Россиядә кереме буенча икенче урында тора. 2002 елда аның кереме $3 миллиард исәпләнә. «EuroBusiness» журналы язганча, 2002 елда Абрамович 3,3 € капиталына ия була. 2005 елда ул Бөекбританиядә иң бай кеше («The Mail of Sunday») булып исәпләнә, аның кереме 7,2 миллиард фунд стерлинг.
Планнар
Төсле металлургия
Роман Абрамович белән Олег Дерипаска чит ил (нигездә Африкада һәм Һиндстанда) әлүмин һәм глинозем компанияләрен сатып алу белән кызыксыналар.
Чукотка
«Стройтрансгаз», «Сибнефть-Чукотка» белән берлектә Чукотка ярымутравында Западно-Озерное ятмасын округ башкаласы Анадырь белән тоташтыра торган газүткәргеч төзелә. Биредә газ запаслары 90 елга җитәчәк дип карала. Газүткәргечнең озынлыгы 110 км, төзелеш бәясе $100 миллион. Акчаны губернатор үзе кертә. 2002 елда Чукотка хакимияте Канаданың «Bema Gold» ширкәтенә «Купол» алтын-көмеш ятмасының 75 процентлык өлешен сата. Бу Чукоткага Көнбатыш инвесторларының беренче кертеме була.
Чукотка байлыгыннан Абрамовичны биоресурслар кызыксындыра. Ул губернатор булганнан соң бер балык заводы төзелә, соңрак янәдән икәү төзелә.
Славнефть
2002 елда «Сибнефть» «ТНК» белән берлектә «Славнефть» акцияләренең 74,95% сатып ала.
Шәхси тормыш
Беренче хатыны – Абрамович Ольга Юрий кызы, чыгышы белән Әстерхан шәһәреннән.
Икенче хатыны – Ирина Маландина, балалары: улы Аркадий, кызлары Аня, Соня һәм Арина.
Өченче хатыны — Дарья Жукова, балалары: улы Аарон Александр һәм кызы Лея.
Өчесе белән дә аерылышкан.
- ↑ Roman Abramovich // RKDartists (нидерл.)
- ↑ Roman Abramovich // Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ http://www.bbc.com/news/uk-40852660
- ↑ Губернаторские полномочия Абрамовича прекращены Архивная копия от 23 февраль 2009 на Wayback Machine // пресс-служба Кремля, 3.07.2008
- ↑ Биография Романа Абрамовича (рус.). РИА «Новости» (24 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2021. Архивировано 25 февраль 2021 года.
- ↑ Постановление о возбуждении уголовного дела и Постановление о взятии под стражу. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2008. Архивировано 3 апрель 2008 года.