Йолдыз

Йолдыз ([йŏлдŏз],  рус. звезда) ~ гомумтөрки телдә йулдуз, төрекчә yıldız, карачай-балкар телендә җулдуз, казакъча, каракалпакча жұлдыз, кыргызча җылдыз, шорча чылтыс, якутча сулус, чуашча çăлтăр [счŏлдŏр], татар диалектларында җŏлдŏз, җŏндŏз, башкортча йŏндŏз. Бу сүз -дыз//-дез аффиксына беткән төрки сүзләр рәтенә керә (чагыштыру өчен: андыз, балдыз, кондыз, көндез, мондыз һәм башкалар), тамыры имитатив йал//йул — ялтырау мәгънәсенә ия булырга мөмкин.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Табигате белән кояшка охшаган, кызган газдан гыйбарәт шар формасындагы, төнлә гади күзгә күктә җемелдәп торган якты нокта рәвешендә күренә торган күк җисеме;
  • биш почмаклы очлы башлы чыгынтылары әйләнә буенча бердәй ераклыкта урнашкан геометрик фигура; шундый фигура формасындагы геометрик җисем;
  • гомумән, шундый формадагы, шуның сурәте төшерелгән предмет;
  • фуражкага, бүреккә һәм башкаларга беркетелә торган шундый формадагы хәрби значок; кокарда;
  • шундый ук формадагы, хәрби дәрәҗәне күрсәтә торган кечкенә билге;
  • тар мәгънәдә: Совет чорында башлангыч сыйныф укучыларының октябрят булуын белдергән, шундый формадагы аеру билгесе; значок;
  • Кызыл Йолдыз орденының яки Советлар Союзы Героеның махсус билгесе;
  • тимернең тимергә, ташның ташка бик каты бәрелүеннән, ышкылуыннан барлыкка килгән ут кисәкләре; очкын;
  • мәктәпнең башлангыч сыйныфларында «бишле»гә тиң билге;
  • күчерелмә мәгънәдә: көч, рух, илһам биреп торучы чыганак;
  • күчерелмә мәгънәдә: язмыш, бәхет; уңыш чыганагы;
  • күчерелмә мәгънәдә: берәр өлкәдә зур уңышка ирешкән, күренекле, дан казанган кеше;
  • күчерелмә мәгънәдә: тар даирәнең алдынгысы, яме, горурлыгы (кеше турында);
  • күчерелмә мәгънәдә: бик каты итеп башны бәргәч, күз аллары караңгыланып барлыкка килгән нурлы утчыклар;
  • күчерелмә мәгънәдә: йолдызым (тартымлы формада): яратып, иркәләп эндәшү сүзе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

йолдызак (канәферчәләр семьялыгыннан, ак төстәге таҗчыклары икегә аерылып чәчәк ата торган күпьеллык үсемлек; рус. звездчатка), йолдызара (йолдызлар арасындагы; йолдызлар арасында була торган), йолдызлану (йолдыз формасын алу; яктырып җемелдәү; күчерелмә мәгънәдә: очкынлану, нурлану, нур чәчеп балку), йолдызлы (йолдызлар белән капланган, йолдызлар балкып торган; йолдыз беркетелгән; йолдыз төшерелгән, йолдыз ясалган; йолдыз чигелгән; йолдызлар белән бизәлгән), йолдызлык (бер исем астына берләштерелгән йолдызлар төркеме; күчерелмә мәгънәдә: берәр өлкәнең (коллективның) танылган, талантлы һәм мәшһүр затлар төркеме), йолдызнамә (чынбарлык күренешләрен йолдызларның торышына карап аңлата торган китап; йолдызнамәче тарафыннан йолдызлыкларның һәрберсендә туган кешеләргә атап төзелә торган атналык, айлык, еллык фараз; рус. гороскоп), йолдызча (чылбырлы тапшыргычта тешле тәгәрмәч, мәсәлән, танк, трактор чылбырында), йолдызчы (йолдызларны өйрәнүче белгеч, астроном; йолдызларга карап күрәзәлек итүче; астролог), йолдызчык (китапларда, кулъязмаларда астөшермә өчен кулланыла торган билге).

Өстәмә мәгълүмат

  • Төрки-татар мифологиясендә йолдызлар турында күзаллаулар Шумер һәм Вавилонга барып тоташа. Җир йөзендәге барлык зур һәм кечкенә вакыйгалар белән йолдызлар идарә итә дип саналган. Һәр кешенең язмышын билгеләүче үз йолдызы бар («бәхетле йолдыз астында туган»), атылган (сүнгән) йолдыз үлемне белдергән. Кайбер үлгән кешеләр (идарәчеләр, батырлар) күккә атыла һәм йолдызларга әверелә дип фаразлаганнар (татар легендасы «Мәрҗән каласы һәм унике кыз хикәяте»).

Болгар-Казан календаренда йолдызлыклар исемнәре белән айлар билгеләнгән: Чиләк (Водолей), Балык (Рыбы), Кузы (Овен), Үгез (Телец), Игезәк (Близнецы), Кысла (Рак), Арыслан (Лев), Кыз (Дева), Бизмән (Весы), Чаян (Скорпион), Җәя (Стрелец), Кәҗәмөгез (Козерог).

  • «Йолдыз» — иҗтимагый-сәяси газета. 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр Казан шәһәрендә татар телендә өзлексез чыгып килгән иң өлкән газеталарның берсе, укучыларының зур ихтирамын казанган басма. Нәшире һәм мөхәррире — Әхмәтһади Максуди. «Йолдыз»ның 1900 саны чыккан. Озак еллар дәвамында татар вакытлы матбугатында үзенең күләме белән икенче урынны алып килгән. 1917 елның февраленә кадәр газета редакциясендә Г. Баттал, Ш. Әхмәдиев, Г. Монасыйпов, И. Бикколовлар эшләгән.

Россиянең матбугат эшләре буенча Баш идарәсенең бер хисабында әлеге басма турында шундый сүзләр әйтелә: «Газетаның үзенчәлеге шунда ки, „Йолдыз“ укучыларына тәкъдим ителә торган материалны, массаларга мөмкин кадәрле аңлаешлы тел белән яктыртырга тырыша. Бу, әлбәттә, әлеге басманың шөһрәтен арттыра. Игътибарны шунысы да җәлеп итә: „Йолдыз“ татар сөйләм теленә кергән күпчелек рус сүзләрен гел кулланмый диярлек, ә аларны чиста татар сүзләре, яисә неологизмнар, яисә образлы әйтемнәр белән алыштыра. Аның әдәби дошманнары мәсхәрәләп килгән икеле-микеле һәм аңлаешсыз әйтемнәре, еш кына кулланыла торган „янәсе“ һәм читләтеп әйтелгән сүзләре, бу газетаны хәзергәчә аерып тора. Әмма, заман таләпләренә „җайлашучанлык“ сәләтенә карамастан, газета үзенең милләтчел төсен тулысынча кагылгысыз саклады».

  • Төнге күк йөзенә сибелгән бихисап йолдызлар, үзләренең серле җемелдәүләре, каяндыр атылып төшүләре, кайчагында койрыклы булып күренүләре, кайберләренең (сәйяр йолдызлар) көннән-көнгә күчеп йөрүләре белән кеше аңына көчле йогынты ясаганнар. Алар кешеләргә вакытны чамаларга ярдәм иткәннәр, диңгез сәяхәтләрендә юл күрсәтүче маяк булганнар. Шуңа күрә борынгы мәҗүси ышанулар арасында, кояшка, айга, утка һәм башкаларга табыну белән беррәттән, йолдызларга табыну да шактый зур урын тоткан (сабиуннар).

Йолдыз сүзе татарларда кеше исеме булып йөри, гадәттә хатын-кызларга кушыла. Синонимнары — Эсфирә (борынгы ирани), Ситара (фарсы).

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Йолдыз атылу

  • күк җисеменең үз артыннан якты эз калдырып атмосферадан узуы.

Йолдыз чире кагылу

  • мактану, горурлану, үз-үзеңне күренекле кеше итеп хис итү.

Йолдыз күрсәтү

  • уен: берәү идәнгә ятып, җиң аша түшәмгә карый, икенчесе аның йөзенә сиздермичә генә җиң очыннан су коя.

Йолдызлары туры килү

  • холкы, характеры белән бер-берсенә тәңгәл булу.

Йолдызлар юкка гына кабынмый

  • бер сәбәпсездән теге яки бу мәсьәлә турында сүз кузгатылмый.

Йолдызлы булу

  • дан казану, уңышка, дәрәҗәгә ирешү; бәхетле булу.

Йолдыз санау

  • уен: кичәдә җәза бирелгән егет үзе теләгән кызны сайлап тышка, ишек төбенә алып чыга, шунда аңа әйтәсе сүзен әйтеп, булдыра алса, үбеп тә керә;
  • бер нәрсә турында да кайгырмыйча, гамьсез йөрү, вакытны бушка уздыру.

Йолдыз тоту

  • хыялый эш-гамәлләр кору, тормышка ашмый торган нәрсәләр белән хыяллану.

Йолдыз төшү

  • теләк тормышка ашу, максатка ирешү.

Йолдыз яңгыры

  • бик күпләп йолдыз атылу күренеше.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Аем туры бакканда йолдызларга йодрык.
  • Җыен йолдыз җыелса да яктылыгы айдай юк.
  • Адашканда йолдыз ай кебек, карын ачканда коры талкан да май кебек.
  • Кояш барда йолдыз күренми.
  • Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
  • Кич караңгы булган саен, йолдыз яктырак була.
  • Йолдыз җемелдәгән саен күз йоммыйлар.
  • Һаваны — йолдыз, ирләрне — сакал, хатын-кызны чәч нурлый.
  • Кояш йолдызлардан нур алмый.
  • Җидегән йолдызның койрыгы таңга сызылыр.
  • Таң йолдызы сүнә, дан йолдызы сүнми.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Тиңләр өчен серле күзләреңә,

Күк йөзеннән йолдыз эзләдем.

Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,

Ятка калырсың дип белмәдем.

(«Йөрәк җыры», М. Имашев көе, С. Сөләйманова сүзләре)

Бәхет ачкычларын таптыңмы,

Әллә оҗмах кошы тоттыңмы?

Я булмаса әкият егете

Юлларыңа үзе чыктымы?

Йолдызлар күп, бик күп санасаң,

Матурлар күп, бик күп сайласаң…

Син сөюдән чибәр: күз тияр,

Йөзләреңә тутырып карасам.

(«Син сөюдән чибәр», О. Усманов көе, С. Әхмәтҗанова сүзләре)

Йолдызлар сүнде, төн узган инде,

Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде.

Кемне көтәсең таң саен ялгыз,

Әйт әле миңа, әй, шаян йолдыз?

(«Чулпан», В. Усманов көе, Н. Дәүли сүзләре)

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,

Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.

Җанкай-җанаш алсын да куансын,

Вәгъдәләрем булып калсын, дип.

(«Җидегән чишмә», С. Садыйкова көе, Г. Бәширов сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Ял йортының флагы көндезге кызыл йолдыз сыман җем-җем итә, җилферди (Г. Кутуй, «Тапшырылмаган хатлар»).

Мин инде абаганың, кечкенә йолдыз төсле сыек зәңгәр нур чәчеп, бөтен урманны балкытуын күз алдыма ук китердем (Г. Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).

Ә-ә, кадерлем, күз нурым, син дә мондамыни? — дип, артист күкрәгенә Алтын йолдыз таккан бер хатынга таба колачын җәеп китеп барды (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).

Ул галәм турында ике-өч китап укып чыкты, йолдыз, планета исемнәрен ятлады, бу исемнәрнең тарихын өйрәнде (А. Тимергалин, «Таш алиһә»).

Тал баласы көтүдән йолдыз кашкалы Акбүзатны тотып алып килде (А. Хәлим, «Арбадагы сәяхәт»).

Ни өчен дигәндә, аның ул алкасы гади алка гына түгел, Чулпан йолдыз шикелле булып, әллә кайдан җемелдәп тора торган бриллиант кашлы алтын алка иде (В. Нуруллин, «Ике урам арасы»).

Погоннарына өчәр йолдыз таккан шушы холуй әле иртән генә аның әтисе каршында пистолет селтәп гайрәт чәчкән иде (В. Имамов, «Могикан»).

— Ай-кояш тотылу, җил-гарасат, яшен, йолдыз атылулар ише зилзиләләр дә моннан ары синең өчен аерым мәгънәгә ия булыр… (М. Әмирханов, «Гәүһәршад»).

Кайбер йолдыз тезмәләрен Хәлим әйберләргә охшата: әнә — кое буенда әйләнеп торган чүмеч, әнә — Майя ындыр табагыннан ашлык ташый торган канатлы көянтә… (Г. Гыйльманов, «Албастылар»).

Җиде яшьтә мин, ант сүзләре әйтеп, октябрят булдым — түшемә кызыл йолдыз кададым (З. Мәхмүди, «Сары каеш — сары сагыш»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә