Илһам Әлиев
Илһам Һейдәр улы Әлиев (азәри. İlham Heydər oğlu Əliyev; 24 декабрь 1961, Бакы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — азәри дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2003 елдан — Азәрбайҗан президенты.
Тәрҗемәи хәле
Илһам Әлиев 1961 елның 24 декабрендә Бакы шәһәрендә туган. Атасы — киләчәктә Азәрбайҗан президенты Хәйдәр Әлиев, бу вакытта ДИК-ның Бакы бүлеге башлыгының урынбасары булып эшләгән.
Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә һәм 1985 елда аны тәмамлый. 1985—1987 елларда МДХМИда укытучы булып эшли.
1991—1994 елларда шәхси эшкуарлык сферасында эшләгән. 1994—2003 елларда — Азәрбайҗан Республикасы дәүләт нефть компаниясенең вице-президенты; 1995—2003 елларда — Азәрбайҗан Милли Мәҗлесе депутаты. 2003 елның августыннан — Азәрбайҗан премьер-министры. 2003 елның октябрендә президент вазифасына сайланыла. 2008 һәм 2013[1] елларда кабат сайланылган.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-02-23, retrieved 2014-03-30