Иосиф Сталин

Иосиф Виссарион улы Сталин (гөрҗ. იოსებ ბესარიონის ძე ჯუღაშვილი, транслитерация Иосеб Бесарионос дзе Җуғашвили, тат.лат. İoseb Besarionos dze Cuğaşwili) (9 (21) декабрь 1878(18781221)5 март 1953) — совет сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1924(1929) — 1953 елларда ССРБ җитәкчесе, совет диктаторы.

Тәрҗемәи хәле

Иосиф Сталин (Джугашвили) 1879 елның 21 декабрендә Тифлис губернасының Гори шәһәрчегендә итекче гаиләсендә туа, 1894 елны Гори руханилар мәктәбен тәмамлый, Тифлисның православ руханилар семинариясенә кергән һәм, марксизмны пропагандалавы аркасында, 1899 елны аннан чыгарыла. 19021913 елларда алты тапкыр кулга алына, сөргенгә сөрелә; дүрт тапкыр сөргеннән качып китә. 1903 елда большевиклар фиркасенә керә. 1917 елның мартында Турухан сөргененнән Петроградка барып кайта. Бөек Октябрь инкыйлабында актив катнашмый, әмма баш күтәрү карарын яклый.

Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Милләтләр эшләре комиссары булып билгеләнә.

Россия ватандашлар сугышы вакытында Сталин Сарысу (Царицын) шәһәре саклавында катнаша.

Эшчәнлек

1922 елның 3 апрелендә Иосиф Сталин ЦК РКП(б) генераль сәркатибе итеп сайлана.

Иосиф Сталин җитәкчелегендә зур сәнәгатькә нигез салына, атом бомбасы ясала, Совет Дәүләтенең чикләре киңәйтелә, Бөек Ватан сугышында (күп югалтулар белән) һәм Икенче бөтендөнья сугышында җиңү, фән үсеше күзәтелә.

Сталин хәкимлегендә гаделсез милли җөмһүриятнең чикләре булдырыла, күп милләтләр (Кырым татарлары, вайнахлар, карачайлар, Идел алманнары һ.б.) сөргенгә җибәрелә[8].

Галерея

Тышкы сылтамалар

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр