Азат Җиһаншин (1971)
Бу режиссер турында мәкалә, Татарстан сәясәтчесе турында биредән укыгыз
Азат Надир улы Җиһаншин (баш. Азат Надир улы Йыһаншин, рус. Зиганшин Азат Надирович; 11 май 1971, Баймак, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — театр һәм кино артисты, режиссер. 2020 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссеры. Башкортстан Республикасының халык артисты (2020) һәм Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1996). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2026)[3].
Тормыш юлы
Азат Надир улы Җиһаншин 1971 елның 11 маенда БАССРның Баймак шәһәрендә туган[4]. Җирле 2 нче урта мәктәптә укый, шул еллардан җырлый, гитарада уйный.
1990—1994 елларда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укый[4].
Югары һөнәри белем алганнан соң Стәрлетамак концерт-театр берләшмәсендә актёр булып эшли башлый[4].
Шул ук 1994 елда «Акйондыз» төркемен оештыра һәм анда вокалчы булып чыгыш ясый башлый[5].
1995 елдан — Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актёры[6]. Мостай Кәримнең «Салават» пьесасы буенча куелган спектакльдәге Илеш роле һәм югары актёрлык осталыгы өчен 1996 елда Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясенә лаек була[5].
1998 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында хезмәт итә[4][5].
2002 елда «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була[4].
2008 елдан — Стәрлетамак башкорт дәүләт драма театрында эшли: 2009 елдан — куючы режиссёр, 2012 елдан — театрның сәнгать җитәкчесе[7]. Шул ук вакытта Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча Евгений Вахтангов исемендәге Дәүләт театры карамагындагы Б. Щукин исемендәге театр институтының режиссёрлык бүлегендә укый[6], аны 2011 елда тәмамлый[4].
2014 елда кыска вакыт (15 июльдән 1 декабрьгә кадәр) Салават башкорт дәүләт драма театрында директор була[8].
2014 елның декабреннән — Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры директоры[5].
2020 елда «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеме бирелә[9].
2020 елның 1 сентябрендә Азат Җиһаншин Уфа «Нур» татар дәүләт театрының баш режиссёры итеп билгеләнә[10].
Театрдагы рольләре
- Айгөл иле (Мостай Кәрим);
- Роже — Минем хатынымның исеме Морис (Раффи Шарт);
- Көнләш, Америка, көнләш![11];
- Печән өстендәге эт (Лопе де Вега, режиссёры Азат Нәзерголов, 1998);
- Толай — Чыңгызханның соңгы төбәге (реж. Н. Абдыкадиров, 2012);
- Тимерхан — Нәркәс (Илшат Йомаголов);
- Теләкләр бишеге (Н. Абдыкадиров);
- Аттила (Газим Шафиков);
- Гаепсез гаеплеләр (Александр Островский);
- Ал яулыклы тирәгем (Чыңгыз Айтматов);
- Салават (Мостай Кәрим);
- Их, өч егет, өч егет… (Өчәүнең маҗаралары).
Кинорольләре
- «Ике ерак-якын кыш» (1996);
- «Ай кызы» — төп герой (реж. Ә. Нурмөхәммәтов, 2002);
- «Әрлән көне» (2003);
- «Аркаим сере» — Ник роле (2006);
- «Рәхмәт» — Мәскәй әби роле (реж. Ә. Райбаев, 2007);
- «Әсә» — бабай роле (реж. Айнур Аскаров, 2015);
- «Уфадан сөю белән» — Герман Альфредович (реж. А. Аскаров, 2017).
Режиссерлык эшләре
- «Тылсымлы күл могҗизасы» (Сәрвәр Сурина, Стәрлетамак театры, әкият);
- «Сөясеңме-сөймисеңме…» (Стәрлетамак театры, Флорид Бүләков, трагикомедия, 2008);
- «Мәскәү — Васютки» (Стәрлетамак театры, Ф. Бүләков, 2009);
- «Мин сайлаган язмыш» (Стәрлетамак театры, Мәрьям Буракаева, 2011);
- «Кодача» (Баязит Бикбай, Стәрлетамак театры, 2012);
- «Асылъяр» (Мирхәйдәр Фәйзи, Стәрлетамак театры, 2013);
- «Калигула» (Альбер Камю, Стәрлетамак театры (2014), Милли яшьләр театры (Уфа, 2016));
- «Мәхәббәт күле» (Мөдәррис Багаев, 2012, Салават театры);
- «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин, 2014, Салават театры);
- «Бозлык чоры» (Алекс Тарн, 2013, Милли яшьләр театры);
- «Ул кайтты» (Әнгам Атнабаев, 2017, «Нур» татар театры);
- «Җанкисәккәем» (Ф. Бүләков, Башкорт драма театры, 2007);
- «Акча булса, бер букча» (Мөдәррис Багаев, 2015, «Нур» татар театры).
Дискографиясе
«Аҡйондоҙ» төркеме составында
- Аҡйондоҙ (1998)
Видеоязмалар
Иҗат иткән җырлары
- Аем;
- Тик сиңа табынам;
- Ай кызы;
- Ак каен;
- Багышлыйм сиңа;
- Заятүләк һәм Сусылу;
- Елыйм — җырлыйм;
- Кыңгыраулы чәчкә;
- Нәркәсем;
- Син генә;
- Тирәкәем;
- Хушыгыз, хыялларым;
- Яратам сине;
- Мәхәббәтем (Алсу Бәхтиева белән берлектә)[5].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2026) — театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[12];
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2020);
- «Урал моңы» фестивалендә Гран-при (1993);
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002);
- Башкортстан Республикасының Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе (1996) — Милли яшьләр театрының «Салават» спектаклендә (Мостай Кәрим әсәре) башкарган роле өчен;
- «Театр язы — 2009» фестиваленең «Өмет» дипломы (Ф. Бүләков, «Сөясеңме-сөймисеңме» спектакле);
- «Колынчак» республика балалар спектакльләре фестиваленең өч тапкыр дипломанты (Илшат Йомаголовның «Тылсымлы моң» пьесасы буенча режиссёр-консультанты);
- III Халыкара театраль фестивале дипломанты (Ф. Бүләков, «Мәскәү—Васютки» спектакле, 2010)
- Республика башкорт драматургиясе фестиваленең дүрт номинациядә җиңүчесе, «Иң яхшы режиссёр эше» (Ф. Бүләков, «Мәскәү—Васютки» спектакле);
- Төрки телле халыкларның «Мең сулыш — бер тавыш» Халыкара театраль фестиваленең дипломанты (Конья шәһәре, Төркия);
- «Һөнәр» («Ремесло») Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале (Казан, 2012, «Мәскәү—Васютки» спектакле өчен Гран-при);
- «Туганлык» халыкара төрки театрлары фестивалендә Гран-при (Уфа, 2012, «Мәскәү—Васютки» спектакле өчен).
Искәрмәләр
- ↑ KAOSTOGEL KAOSTOGEL : Link Resmi Situs Toto Slot Gacor & Bandar Slot Online Maxwin Terpercaya (ингл.)
- ↑ https://bashmusic.net/ru/music/music-collection/ispolniteli/view/playlist/id/286
- ↑ Главный режиссер уфимского театра «Нур» удостоен звания Заслуженного деятеля искусств РТ (рус.). Новости Татарстана и Казани - Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Баймакская энциклопедия / гл. ред. И. Х. Ситдиков. — Уфа: Башк. энцикл., 2013. — 640с.: ил., карты, ноты. ISBN 978 −5-88185-084-5 [рус.] [Тикшерелгән 6 июнь 2025]
- ↑ 1 2 3 4 5 Единый портал башкирской культуры и произведений искусства, 2025. Зиганшин Азат Надирович [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ 1 2 Сайт «kino-teatr.ru», 2006—2025. Главная / Театральные деятели / З / Азат Зиганшин [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ Проект «Театральные музеи и архивы» / Театры / Персоны / Зиганшин Азат Надирович [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ Республиканский центр народного творчества Республики Башкортостан. Официальный сайт. Азат Зиганшин — директор Салаватского государственного башкирского драматического театра [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ Молодежный театр отметил юбилей и собрал щедрый букет званий и наград. «Молодёжная газета», Официальный сайт [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ Главным режиссёром Уфимского татарского театра «Нур» стал Азат Зиганшин. ИА «Башинформ», 1 сентября 2020 года [рус.] [Тикшерелгән 7 июнь 2025]
- ↑ Спектакль «Көнләш, Америка, көнләш!». Единый портал башкирской культуры и произведений искусства
- ↑ О присвоении почетного звания «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (15 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
Сылтамалар
- Зиганшин Азат Надирович. Салават дәүләт башкорт драма театры сайты [рус.] [башк.]
- Зиганшин Азат Надирович. kino-teatr.ru [рус.]