Айдар Тимербаев

Айдар Рифкать улы Тимербаев (рус. Айдар Рифкатович Тимербаев; 22 октябрь 1971, Татар Икшермәсе, Татарстан АССР) — җырлар, көйләр авторы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, продюсер, эшмәкәр. Татарстанның атказанган артисты (2019).

Тормыш юлы

1971 елның 22 октябрендә Татарстан АССРның Саба районы Татар Икшермәсе авылында туа. Казанда югары белем ала. BARS Media реклама ширкәтендә эшли. Беренче продюсерлык эше — Зиннур. Зөлфәт Зиннуров өчен шансон стилендә 27 җыр яза. Соңрак Зинира һәм Ризат Рамазановларның продюсеры була.

Айдар Тимербаев 2009 елда, әтисенең хезмәтен дәвам итү максатыннан, туган авылында «Икшермә икмәге» дип атала торган ипи пешерү комбинаты ача.

Матбугатта чыккан мәгълүматлар буенча, Тимербаев үзенең уникаль проектын әзерли. Ул «Айдардус» авылы төзи. Йортлар танылган артистлар өчен торгызыла. 2025 елга 6 йорт төзелә[1].

2026 елда машинада барганда юлда ятучы кешене күреп ала һәм аны коткара[2].

Иҗаты

Җырларының саны 500 гә якын. Күп җырларының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.

Җырларын Салават Фәтхетдинов, Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һәм башкалар башкара.

Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе уза[3].

Айдар Тимербаевның концертлары Казанда, туган ягында үтә.

2025 елда «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясендә Айдар Тимербаев музыкасына язылган җырлар 8 номинациядә җиңә[4].

Альбомнары

  • 2012 — Кагылма кеше ярына[5].
undefined

Җырлары

  • Кагылма кеше ярына.
  • Яратмый кавышмагыз.
  • Тапшырылмаган хат.
  • Кайларда соң сез, дусларым.
  • Син дә мине күрсәң иде.
  • Алдама.
  • Монда авыл булган.
  • Ник көнләшим.
  • Ике минут.
  • Яшьлегемне сагынам.
  • Бар икән күрәселәр.
  • Үпкәләмик язмышларга.
  • Туган йорт.
  • Саба.
  • Югалган мәхәббәт.
  • Миңгәр Сабантуйлары.
  • Дусларымнан аерма.
  • Шәптән түгел.
  • Әнкәй мичтән ипи алган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2016 — Саба муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты («районда мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше һәм халык арасында музыка сәнгатен танытканы өчен»)[7].
  • 2018 — «Болгар радиосы» VI милли музыкаль премиясе лауреаты («Популяр җырлар авторы» номинациясе)[8].
  • 2018 — ТМТВ премиясе («Бер пәп итеп үпкәннән» җыры өчен. Башкаручылар: Зинира һәм Ризат Рамазановлар, автор: Гөлүсә Шаһбан, композитор: Айдар Тимербаев)[9].
  • 2019 — Татарстанның атказанган артисты[10].
  • 2024 — «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты («Эх, кайтасы иде шул чакларга» җыры өчен)[11].

Гаиләсе

Әтисе — Рифкать, икмәк пешерү заводы җитәкчесе вазифасын башкара. Әнисе — Әминә, совхозда, икмәк пешерү заводында эшли. Ике абыйсы һәм сеңлесе бар[12].

Өйләнгән. Хатыны — Гөлнара, табибә[13]. Уллары: Азат, Булат.

Искәрмәләр

  1. Мухаметшина, Гузель Деревня только для звезд татарской эстрады: в Татарстане строится уникальный поселок 31/10/2025 – Новости. KazanFirst (31 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  2. «Думал, что его сбили»: заслуженный артист РТ Айдар Тимербаев спас мужчину на дороге в Казани. KazanFirst (19 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
  3. Саба районында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды. 12 ноябрь 2025 тикшерелде.
  4. Миляуша Кашафутдинова. В Казани вручили национальную премию «Болгар радиосы». Реальное время (14 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
  5. Айдар Тимербаев. «Кагылма кеше ярына», archived from the original on 2020-01-02, retrieved 2025-11-12 
  6. Айдар Тимербаев (рус.). Яндекс Музыка. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  7. Благодарственное письмо Главы Сабинского муниципального района (рус.). Сабинский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  8. “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе: тулы репортаж! (рус.). bolgarradio.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  9. Премия ТМТВ (рус.) (28 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  10. Җырчылар Азалия Зиннәт һәм Нурзадәгә атказанган артист исеме бирелде (рус.). Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  11. ВКонтакте. Фотогалерея (рус.). vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  12. Айдар Тимербаев: «Үзем җырчы булмагач, җырчылар арасында йөрүне өнәп бетермим» (2024-01-07). 12 ноябрь 2025 тикшерелде.
  13. Айдар Тимербаев: «Кеше рәнҗетүдән куркам» (2024-01-08). 12 ноябрь 2025 тикшерелде.