Ризат Рамазанов
Ризат Рамазанов (Ризат Ринат улы Рамазанов, рус. Ризат Ринатович Рамазанов; 25 октябрь 1990, Алан Елга, Татарстан) — татар эстрада җырчысы. «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның (2024) һәм Татарстанның (2025) атказанган артисты.
Тормыш юлы
1990 елның 25 октябрендә ТАССРның Саба районы, Алан-Елга авылында туган.
Саба районы Шекше урта мәктәбен тәмамлый (2008). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр факультетына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, шул ук институтта Салават Фәтхетдинов төркеменә күчә[1]. Мәктәп елларында, университетта укыганда, төрле җыр бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр һәм мактау кәгазьләре ала[2].
2012 елда Илфак Шиһапов һәм Илсөя Бәдретдинова төркеме составында гастрольләрдә йөри. Алардан аерылып, «Кредит» юмор төркеме төзи[3], төрле бәйрәм чараларында чыгыш ясый, таксида эшләп ала[4].
2015 елда беренче тапкыр Уфада Зинира белән чыгыш ясыйлар: «Бул үземә генә» җырын башкаралар. Шушы чарадан соң иҗатларын дуэт буларак дәвам итәләр[5].
Иҗаты
Ризат һәм Зинира Рамазановлар иҗат төркеме Россиянең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә чыгыш ясый, төркемдә барлыгы 16 кеше[6]. Тамашачылары концерт залларында гына түгел, интернет киңлекләрендә дә күп. Мәсәлән, 2022 елның 1 августында YouTube та чыккан «Авылкаем» җырына клип 3,4 млн карау җыйган. Шулай ук «Серләремне» (1,5 млн карау), «Алмагач бураны» (1,3 млн карау) клиплары тыңлаучылары арасында популяр[7].
Күп җырларына көйне композитор Айдар Тимербаев язган[5].
2025 елда дуэтның «Шәп альбом» дип аталган җыентыгы чыга[8]. 2025 елның 25 октябрендә «Ризат Рамазанов. 35 яшь» дип аталган концерт программасын тәкъдим итә, чара Г. Камал театры бинасында уза[9]. Концертта җырчының иҗатташ дуслары Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Алсу-Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Айдар Тимербаев, Вадим Захаров, Раяз Фасихов һ.б. катнаша[10].
Дискография
- Син икән ул (2019);
- Икәү, икәү (2019);
- Хыялым (2020);
- Шәп альбом (2025)[11].
Гаиләсе
Әтисе — Ринат Галихан улы, әнисе — Гөлйөзем Мәхмүт кызы. Гөлсирин исемле сеңлесе бар.
Тормыш иптәше — Зинира Рамазанова Башкортстанның Караидел районы, Хәлил авылыннан. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда танышалар, 20 яшендә өйләнә. 2013 елда кызлары Айгизә, 2021 елда Рияз исемле уллары туа[12].
Бүләкләре
- «ТМТВ», «Татар җыры» һәм «Болгар радиосы» милли музыкаль премия иясе;
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2024)[13];
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2025)[14].
Искәрмәләр
- ↑ Зинира Рамазанова Ризатны ни өчен "килмешәк" дип чит күрүен сөйләгән. Теләче информ (16 гыйнвар 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2025.
- ↑ 2008нче елда Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр (рус.). Саба муниципаль районы (21 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ «Кредит» - бездә кунакта. Саба муниципаль районы (25 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Сәхнәдәге тәртип гаиләдән башлана». Шәһри Казан, 20.09.2017
- ↑ 1 2 Илгизә Галиуллина. Ризат Рамазанов: «35 яшемдә өйләнермен дип уйлап йөри идем, 20дә гаилә кордым». Шәһри Казан (3 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Безгә, нишләп сез беркем белән дә талашмыйсыз, диләр». Интертат (12 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Байки из жизни Ризата и Зиниры Рамазановых: коварная попутчица и продавщица-хейтер (рус.). Реальное время (20 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Шэп альбом (рус.). Shazam. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Ризат Рамазановның юбилей концерты: «Миңа да бүләк бирделәр – ура!» Интертат (28 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Ризат Рамазанов. 35 яшь (рус.). KASSIR.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Альбомы (рус.). Звук. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Зинира Рамазанова — биография, творчество, личная жизнь (рус.). kratkoebio.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ Указ Главы Республики Башкортостан от 04.09.2024 N УГ-905 "О присвоении почетного звания "Заслуженный артист Республики Башкортостан" | ГАРАНТ (рус.). base.garant.ru (4 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.
- ↑ О присвоении почётного звания «Заслуженный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 декабрь 2025.