Алия Арсланова
Алия Наил кызы Арсланова (Алия Арсланова, рус. Алия Наилевна Арсланова, 30 апрель 1980, Яңа Ярмәк, Самара өлкәсе — 12 февраль 2021, Самар) — татар язучысы, журналисты, «Бердәмлек» Самар өлкә татар газеты хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самара татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы[1].
Тормыш юлы
Алия Наил кызы Арсланова 1980 елның 30 апрелендә[2] Куйбышев өлкәсе Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Авылда урта мәктәпне тәмамлый[1].
Югары уку йортын тәмамлагач башта Самара шәһәрендә мәктәптә психолог булып эшли, шул ук вакытта журналистика, редакция эше белән мавыга. “Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы журналына да, сайтына да яза. Өлкә татар «Туган тел» оешмасының шура әгъзасы була.
2015 елның маеннан «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшли башлый[3].
2019 елда Самара шәһәрендә «Шатлык» татар балалары клубын оештыра,[3] анда йөрүчеләрне татар теле, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәр белән таныштыра, әдәби һәм мәдәни тәрбия чаралары үткәреп килгән[1].
2020 елның 22 декабрендә хастаханәгә ята, бер атнадан реанимациягә эләгә.[4] 2021 елның 12 февралендә 40 көн реанимациядә ятканнан соң коронавирус авыруыннан һәлак була[1].
2021 елның 13 февралендә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнә[5].
Гаиләсе
Ире — Рәмис, полиция хезмәткәре, подполковник, ике баласы — кызы Карина һәм улы Әмир[1].
Әнисе — Зөлфия, Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы фельдшеры, балаларын ялгыз үстерә, әтисе — Наил Шәяхмәтов[1][6].
Игезәк сеңлесе Лилия — эпидемиолог, әбисе — Әлфия, укытучы булган[1].
Китаплары
А. Арсланова. «Әмин маҗаралары һәм башкалар». Р. Нуретдинова. ред. «ООО Слово» нәшр. Самар. 2022.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Алия Арсланова турында уртаклашыр хатирәләр күп…
- ↑ Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, «Бердәмлек» газетасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе Алия Наил кызы
- ↑ 1 2 Сизгер җанлы кеше иде ул.
- ↑ Интертат: «Ике баласы әнисез калды» — Самара газеты журналисты Алия Арсланова ковидтан вафат.
- ↑ .Алиябезнең юклыгына әле дә күңелебез ышанмый…
- ↑ Бөтен авыл халкы аңа мең рәхмәтләрен җиткерә!
Сылтамалар