Алия Гәрәева

Алия Нургаян кызы Гәрәева, (рус. Алия Нургаяновна Гараева; 1 гыйнвар 1988, Екатеринбург) — спортчы (нәфис гимнастика), тренер. Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры, дөнья һәм Европа чемпионатларының күп тапкырлар призеры. 2005 елга кадәр Россия, 2005—2012 елларда Азәрбайҗан җыелма командалары өчен чыгыш ясый.

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 1 гыйнварында Свердловскта татар гаиләсендә туа. Әтисе — Нургаян (Николай)[1], әнисе — Василина Әхәт кызы, тренер. Алия Свердловскта ССРБ спорт мастеры, нәфис гимнастика буенча РФ атказанган тренеры Вера Семен кызы Пастуховада (1957) шөгыльләнә һәм спортта беренче уңышларын яулый[2]. 2005 елга кадәр Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясый.

2006 елдан — нәфис гимнастиканың кайбер төрләре буенча ике тапкыр Азәрбайҗан чемпионы.

2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2013 елда кияүгә чыга. 2014 елдан тренерлык эшен башлый.

Спорт күрсәткечләре

undefined
  • 2005 — Россия кубогы иясе;
  • 2006 — Европа чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси күп төрдә ярышу (многоборье) — 6нчы урын, команда белән — 7 нче урын;
  • 2007 — Дөнья чемпионаты (Патры, Греция) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 4нче урын, кыршау — 4 нче, булава — 5 нче, тасма — 6 нчы урын);
  • 2007 — Европа чемпионаты (Бакы, Азәрбайҗан) — шәхси многоборье — 5нче урын (скакалка — 1 нче урын, кыршау — 4 нче урын, тасма — 4 нче урын, туп — 5 нче урын), команда белән — көмеш;
  • 2008 — Җәйге Олимпия уеннары (Пекин, КХР) — шәхси многоборье — 6 нчы урын, команда белән — 7 нче урын;
  • 2009 — Дөнья чемпионаты (Исе, Япония) — шәхси многоборье — көмеш (туп), команда белән — бронза;
  • 2010 — Дөнья чемпионаты (Мәскәү, РФ) — шәхси многоборье — 3 бронза (кыршау, туп, тасма), команда белән — бронза;
  • 2010 — Европа чемпионаты (Бремен, Алмания) — шәхси многоборье — бронза;
  • 2011 — Дөнья чемпионаты (Монпелье, Франция) — шәхси многоборье — бронза[3], команда белән — 4 нче урын;
  • 2011 — Нәфис гимнастика буенча Гран-при финалы (Берлин, Алмания) — шәхси многоборье — 2 бронза (кыршау, туп);
  • 2012 — Олимпиада (Лондон, Бөекбритания) — финал, 4 нче урын. Тренеры — Динара Гыйматова;
  • 2012 — Европа чемпионаты (Түбән Новгород, РФ) — шәхси многоборье — бронза. Спорт карьерасын тәмамлый[4].

Тренерлык эшчәнлеге

Спорт карьерасын тәмамлагач, Алия Гәрәева тренер булып эшли. 2021 елның мартыннан ул Германиянең «Айнтрахт» (Франкфурт) клубында нәфис гимнастика буенча штатлы тренер вазифасын башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Азәрбайҗан Милли олимпия комитетының Fair Play премиясе (2012);
  • Азәрбайҗанның «Атказанган спорт остасы» мактаулы исеме (2013 елның июне)[5].

Иҗтимагый эшчәнлеге

2020 елның июлендә, Азәрбайҗан-Әрмәнстан чигендә Товуз юнәлешендә хәлләр кискенләшкән вакытта, Алия Гәрәева Азәрбайҗанга теләктәшлек белдерә. Үзенең мөрәҗәгатендә ул һәлак булганнарны хөрмәтләп искә ала һәм, ире белән балаларының азәрбайҗаннар, улларының карт бабасы — Советлар Союзы Герое Мәрдан Мусаевның чыгышы белән Товуз районыннан булуын әйтеп[6], бу ил белән тыгыз бәйләнеше барлыгын билгеләп үтә. 2020 елның октябрендә, Карабах конфликты кискенләшү фонында, спортчы кабат Азәрбайҗан армиясен яклап чыгыш ясый. Гәрәева Азәрбайҗанның Әрмәнстанга һөҗүм итүе турындагы хәбәрләрне «фейк яңалыклар» дип атый һәм Азәрбайҗан территориясенең 20 проценты 30 ел дәвамында оккупация астында булуын белдерә[7].

Гаиләсе

Ире — Җәвид Һаҗиев. Милләте — азәрбайҗан. Уллары: Тимур Һаҗиев (2015)[8], Эмиль Һаҗиев (2018). Алманиянең Франкфурт шәһәрендә яшиләр.

Искәрмәләр

Сылтамалар