Берлин дивары
Берлин дивары (алман. Berliner Mauer, рәсми атама Antifaschistischer Schutzwall) — Алман Демократик Җөмһүриятенең Көнбатыш Берлин белән дәүләт чикләре.
Төзелеше
Берлин диварын төзү эшләре көнчыгыш Берлин алманнарының көнбатышка агылуын туктату максатыннан 1961 елның 13 августында башлана. Ул вакытка алдагы 12 елда Көнчыгыш Алманиядән инде 3 миллион чамасы кеше китеп өлгергән була.
Кулланылышы
Дивар аша узу өчен Алман Демократик Җөмһүрияте ватандашларына махсус рөхсәт кирәк булган. Ирекле рәвештә аны фәкать пенсионерлар гына уза алган.