Биклән урман мәктәбе
Биклән урман мәктәбе (рус. Биклянская лесная школа) – 1893 елда Россия империясенең Җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министрлыгы тарафыннан Уфа губернасы Минзәлә өязе, Бәтке волосте (хәзерге Татарстанның Тукай районы) Биклән (лашманчылар) авылында ачылган икееллык башлангыч һөнәри авыл хуҗалыгы уку йорты. 1921 елда мәктәп Мамадыш кантоны Лубян авылына күчерелә. Шуның нигезендә Лубян урман техникумы оештырыла[1].
Бина
РИ җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министры (1879—1881 елларда) Андрей Ливенның Түбән Афанас авылына якын урында, Чулман буенда борыслардан салынган ике катлы йорты Биклән авылына күчерелә һәм урман мәктәбе итеп үзгәртеп корыла. Соңрак әлеге йортта Биклән урман хуҗалыгы конторасы урнаша.
Тарих
1888 елда «Икееллык урман мәктәпләре турында нигезләмә» һәм «Урман мәктәбе уставы» раслана. Әлеге документ нигезендә илнең төрле төбәкләрендә урманчылыклар каршында урман мәктәпләре ачыла башлый. 1888 елда 10 урман мәктәбе ачыла. 1909 елда 35 (29 мәктәп — Европада, 6 — Азия өлешендә), 1913–1917 елларда ил буенча 43 урман мәктәбе исәпләнә.
1893 елда Уфа губернасының Минзәлә өязе 1 нче Минзәлә урманчылыгы каршында Биклән урман мәктәбе оеша[2]. Уку йорты РИ җир эшкәртү һәм дәүләт мөлкәте министрлыгы тарафыннан финанслана: 1894 елда чыгымнары 3 545 сумны тәшкил итә (әлеге сумманың 162 сумы укучылардан уку өчен түләүдән кергән).
Урман мәктәбе авыл хуҗалыгы уку йортлары разрядына кертелгән икееллык башлангыч һөнәри уку йорты булып исәпләнә. Мәктәпне ачуның максаты — урман белән идарә итү өчен белгечләр (надзирательләр, кондукторлар) әзерләү. Мәктәпкә авыл мәктәпләренең ким дигәндә ике классын тәмамлаган, 16 яше тулган төрле катлам ир балалар кабул ителә. Урман мәктәбенең 1 нче сыйныфына кабул итү өчен рус теле, арифметика, геометрия, география һәм тарихтан имтихан тапшырырга кирәк була. Елга 10 гына укучы кабул ителгәнлектән, урман мәктәбендә бер үк вакытта укучылар саны 20 дән артмый. Укучыларның 15 е тулысынча казна исәбеннән, 5 е үзе түләп (елга 150 сум) укый. Уку йорты мөдире карары белән тиешле уку хакының яртысын гына түләүчеләр дә (ярымпансиончылар) була. Укучыларның барысын да казна торак, ашау, өс һәм аяк киеме, уку әсбаплары белән тәэмин итә. Мәктәпне бетергәч барлыкка килгән өстенлекләргә кызыгып, дворян балалары да мәктәпкә укырга килә. Мәсәлән, 1894 елда 12 укучының 4 е дворян, чиновник, хәрби балалары була[3][4]. 1916 ел торышы буенча мәктәптә махсус югары белемле өч укытучы (шул исәптән, мәктәп мөдире А. И. Крупович (мөдирлек еллары: 1912–1917) һәм дин дәресе (рус. Закон Божий) укытучысы эшли.
Уку-укыту программасы
Мәктәптә укыту практика белән аралаштырып алып барыла. Укучылар урман эшләре белән танышалар, урман кондукторына кирәкле белем һәм күнекмәләр туплыйлар. Махсус курслар: урман эшендә кирәкле табигать күренешләрен аңлату, агач үлчәү һәм куллану күнекмәләре, төзелеш сәнгате һәм сызым буенча элементар мәгълүматлар, урман турында кануннарны өйрәнү, документлар тутыру. Гомуми белем бирү фәннәре шәһәр (өяз) укуханәләре күләмендә укытыла. Укучыларның практикасы урманда, урманчылык дачаларында уза. Мәктәпнең питомнигы һәм бакчасы була. Урман мәктәбендә җәйге каникуллар булмый. Җәй көне укучылар түбәндәге эшләр белән шөгыльләнә: урманда җирлекне рәсемгә төшерү, сызымын сызу һәм нивелирлау, техник сметалар төзү, делянкаларга бәя бирү, кәгазьләр тутыру, мәктәп яны бакчасында һәм агач питомнигында эшләү һ.б. Укучылар шәхси һәм төркемләп биремнәр үтиләр. Имтиханнар язмача һәм телдән уза.
Урман мәктәбе ябык типтагы уку йорты булып исәпләнә: укучылар казна бинасында яшәргә тиеш була, билгеләнгән территорияне үз белдеге белән ташлап китү тыела. Ашарга пешерүдән башка барлык эшләрне (утын әзерләү, мичкә ягу, бүлмәләрне чиста тоту, киемне, урын-җир әйберләрен юу һ. б.) укучылар үзләре башкара.
Мәктәпне тәмамлагач, казна исәбенә укыган укучылар урман хуҗалыгында мәктәптә укыган һәр ел өчен 1,5 ел (барысы 3 ел) эшләргә тиеш булган.
Урман мәктәбен тәмамлаучыларга «урман кондукторы» (ранглар табеле буенча XIV класс) таныклыгы бирелә. Лаеклы ялга чыккач, өстенлекләргә ия булганнар. Урман кондукторларының хезмәт хакы чагыштырмача югары: бер елга 450-850 сум, аңа 300 сум хисап соралмый торган юл хакы өстәлә (1913)[5]. Казна кондукторга торак йорт, ягарга утын, 10 дисәтинә җир биргән.
Биклән урман мәктәбендә чирек гасыр эчендә ~200 урман хуҗалыгы белгече әзерләнә.
1921 елда мәктәп 21 укучысы һәм уку җиһазлары белән бергә Лубянга күчерелә һәм Лубян урман техникумы оештырыла. Беренче мөдире — С. А. Николаев (1921–1923)[6]. 1970 елда техникум укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы белән берләштерелә һәм Лубян урман хуҗалыгы техникумы итеп үзгәртелә. 2012 елдан Лубян урман-техник көллияте, Татарстан Республикасының Кукмара районында[7].
Искәрмәләр
- ↑ Көллият тарихы. 2019 елның 23 март көнендә архивланган. Лубян урман-техник көллияте сайты [рус.]
- ↑ И. В. Евдокимов, Н. Н. Неволин. К истории низших лесных школ в России [рус.]
- ↑ Аминов Т. М. Лесная школа Биклянская. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Башкирская энциклопедия [рус.]
- ↑ Аминов Т. М. Из истории учебных заведений Уфимской губернии // Ватандаш : журнал. — 2010. — № 1. — С. 187-193.
- ↑ Низшие лесные школы. Сайт ВГД [рус.]
- ↑ Лубяны (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
- ↑ Лубянскому лесотехническому колледжу – 95 лет: от прошлого к настоящему. 2019 елның 23 март көнендә архивланган. Сайт Министерства лесного хозяйства Республики Татарстан, 11.08.2016 [рус.]